Туган якка мәхәббәт бишектән башлана

Хәйретдинова Гүзәл Шамил кызы,
Балык Бистәсе районымәгариф бүлеге методисты,
Нуриева Гөлия Раиф кызы,
Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк авылы
“Шатлык”балалар бакчасы тәрбиячесе


Туган җир... Туган авыл...

Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, камыш белән капланган сазлыклар, балыклы күлләр, куе әрәмә белән уратылган елга үләннәре, туган ягыбызның кырлары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Елга, күлләр, чишмәләр атамалары безнең борынгы тарихыбызның, данлы үткәнебезне көзгедәге кебек чагылдыра. Кайда гына барсак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый. Һәр кешенең язмышында үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез нык бәйләнгән. Бу бәйләнеш өзелсә, алга таба баруның максаты югалыр иде. Бүген без тәрбияләгән балалар киләчәктә- җитәкчеләр, эшчеләр, депутатлар булырлар. Димәк, илебезнең киләчәге бүген без аларга биргән тәрбиядән тора. Балалар күп вакытларын бакчада уздыралар, шуңа курә безнең ролебезне бүгенге көндә, гаилә роле белән чагыштырырга була. Буыннан буынга традицияләрне, бәйрәмнәрне тапшырып, халкыбызның рухи, милли байлыгын саклап калу, баету-безнең төп бурычыбыз. Системалы рәвештәге эш дәверендә генә мәктәпкәчә яшьтәге балаларда туган җиргә, туган илгә, туган табигатькә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә, балаларны илебезнең чын гражданнары итеп үстерүдә зур уңышларга ирешеп була. Шулай булганда гына изге теләгебезгә ирешүебезне аңлап, балалар бакчасында түбәндәге эчтәлекле шөгыльләр үткәрәбез: “И туган тел. И матур тел”,“Туган телем –әнкәм теле”. Бакчабызда “Аулак өй” түгәрәге эшчәнлеге күп еллардан бирле алып барыла. Ул татар милли музее бүлмәсендә үтә. Элеккечә җиһазландырылган өйдә балалар чигү чигәләр, җырлы – биюле уеннар уйныйлар, татар халык әкиятләрен укыйлар. Анда халкыбызның милли бәйрәмнәре “Су буенда , “Зәлидә”, “Аулак өй”, “Нәүрүз”, “Сөмбелә” дә күңелле уза . Балалар бакчасында тирән мәгънәгә ия булган очрашулар бик еш була.

Без үз эшебезнең төп юнәлеше итеп туган ягыбызның истәлекле урыннары, чишмәләре белән таныштыру һәм балаларда патриотизм, гражданлык хисләре тәрбияләү максатын куйдык. Эшебезне балалар бакчасында этнографик материаллар тупланган халык көнкүреше почмагы оештырудан башладык. Анда татар, керәшен татарлары һәм рус культурасы, республикабыз, районыбыз, авылыбыз турында тарихи материаллар, истәлекле урыннарны чагылдырган фоторәсемнәр,чишмәләр турында мәгълүмат тупланылган. Балалар биредәге әсбапларны күрә, үз куллары белән тотып карый. Бу исә аларга үзләрен шушы тарихның, шушы мохитның бер кисәкчәге итеп тоерга, тарихның һәр кеше катнашында тууын аңларга ярдәм итә. Шуны истә тотып, без авылыбызның истәлекле, тарихи-урыннарын балаларга кечкенәдән өйрәтергә тырышабыз. Һәр төбәкнең дә төрле атамалар белән исемләнгән, халык телендә кереп калган аерым тарихи, легенда-риваятьләре белән күңелдә яшәгән урыннары бихисап. Ул тарихи хикәятләр телдән-телгә тапшырылып, буыннан буынга күчә килә, андый урыннар аерым бер изге җир-туган якның атрибуты итеп кабул ителә, куңелдә саклана. Туган җирен сагынганда, кеше шул үз якларына гына хас булган атамаларны, сабый чактан хәтеренә сеңеп калган урыннарны искә төшерә торган була. Чөнки ул аныкы, аның җанының бер кисәге... Бу легендаларда аның әби-бабайларының рухи халәте, сөйләм теленең матурлыгы-байлыгы тупланган.

Халкыбызның рухи байлыгын барлау, югалып бара торган йола гадәтләрен тормышыбызга кире кайтару, һәрберебезне рухландыра, илһамландыра, күңел дөньябызны баета.

Һәр авылның тирә-юнь табигатен су чыганаклары-чишмәләр бизи. Элек-электән әби бабаларыбыз чишмәләрне чистартып, карап торганнар, анда күңелле ял иткәннәр. Без дә балалар белән авылыбыздагы чишмәләргә барырга, тирә-ягын күзәтергә, чишмә челтерәвен тыңларга яратабыз. Чишмәләрнең исемнәренең килеп чыгышын, нәрсә аңлатулары белән танышабыз. Чишмә тирәләрен чүп-чардан арындырып, аларның изге урын булуын кечкенәдәән үк балалар куңеленә сеңдерергә тырышабыз. Авылыбызда зәңгәр күзле чишмәләрнең саны 30лап, шуларның 15нең атамасы билгеле. Бу атамалар юкка гына бирелмәгән, аларның нигезендә берәр сәбәп ята, чөнки халыкның тормышы су белән бәйле. Безне чолгап алган атамаларга көндәлек тормышта шундый күнеккәнбез, ияләшкәнбез, хәтта аларның бар икәнлеген дә белми халык. Алар бар, безнең белән бергә яшиләр. Кеше исемнәре, фамилияләре, кушаматлары белән аталган чишмәләр: Хаҗи абый, Барый абый, Тикиннар, Морозлар, Җәмәркә, Мәрәзләр, Мәтәй чишмәләре. Чишмәләргә атамаларны урнашу урынына карап та биргәннәр. Мәсәлән: Тамас суы, Сай елга, Зыярат асты, Алмагач елгасы, Чыршы асты, Кибет, Кирәмәт чишмәләре. Чишмәләр кечкенә генә булсалар да табигатькә җан өрүчеләр, елга, күл, океннарга тормыш бирүчеләр. ”Башы-тауда, аягы диңгездә”дигән табышмак чишмәләрнең җитез, йөгерек булуларын, кешеләргә хезмәт итүләрен бик дөрес сурәтли. Исәбе-хисабы булмаган чишмә, инеш, елга су кушылдыклары белән туклана-туклана алар зур елгаларга әвереләләр. Еллар үткән саен, кешеләрнең тормышы яхшыра бара.Чишмәгә килүләр онытыла. Алар янындагы агачлар киселә, сындырыла, тирәсен мал-туар таптый. Ә шулай да чишмәләр исән кала. Бүген алар безне саф сулары белән куандыра. Изге күңелле кешеләр чишмәләргә яңадан җан өрә, чишмәләрне төзекләндерә. Без үсеп килүче яшь буында изгелек орлыкларын уятып, традицияләрне дәвам итәргә кирәклекне аңлата алсак, йогерек ага торган чишмәләребез юкка чыкмас. Чишмәләребезне карап, тирәләрен һәрвакыт чистартып, тәртипкә китереп тормасак, кошлар сайрап торган гаҗәеп матур урын җансыз, күңелсез, ташландык бер чокыр-чакырга әверелер иде.Чишмәләрне һәрвакыт карап, чистартып торырга, тирәсенә агачлар утыртырга, туып үскән якның табигатен тагын да баетырга, матурларга кирәклеген истә тотып, быел әти-әниләр белән берлектә “Зыярат асты” чишмәсе буена агачлар утырттык. Алдагы елларда да шушы традицияне дәвам итүне үзебезгә максат итеп куйдык. Чишмәләр язмышы кешеләр кулында. Бу изге эшкә өндәү, чакыру, безнен изге ниятебез. Балалар чишмәләргә булган хөрмәтне кечкенәдән күреп үссәләр, авылыбызның челтерәп аккан чишмәләре юкка чыкмас, традицияләр югалмас. Балаларыбыз бөтен яктан үрнәк булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.

Әдәбият

1.Авыллар һәм калалар тарихыннан.Гарипова Ф.Г.-Казан: Татарстан китап нәшрияте, 1997

2.Татар топономиясе.Саттаров Г.Ф.-Казан:Унив.нәшрияте, 1998


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2019

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика