Балаларга милли тәрбия бирүдә күпкырлы эшчәнлек

Никитина Гөлфәния Тәлгать кызы,
Хуҗина Асия Тәлгать кызы,
Дәүләтшина Гөлназ Рамил кызы,
Яр Чаллы шәһәренең 118 нче “Алмакай” балалар бакчасы тәрбиячеләре


Халкыбызның милли гореф - гадәтләрен саклап калу, өйрәтү – туган өйдән, балалар бакчасыннан ук башлана. Ата –аналар, тәрбиячеләр белем һәм тәрбия бирүдә уртак фикергә килеп, бергә хезмәт куйсалар гына, аның нәтиҗәсе уңай була. Шуңа күрә татар халкының милли бәйрәмнәрен даими үткәреп торабыз. Көзен - “Сөмбелә”, язын - “Нәүрүз”, җәен - “Сабантуй”ны балалар да, ата –аналар да көтеп ала. Балалар һәм ата-аналар белән уртак бәйрәмнәр, чаралар үткәрү гаилә һәм балалар бакчасы, тәрбиячеләр арасындагы бәйләнешне ныгыта. Безнең балалар бакчасына татар, рус һәм башка милләт вәкиле балалары да йөри. Ә бәйрәмнәр һәрвакыт бергә үткәрелә.

Балаларны рухи яктан бай, иманлы, әхлаклы, халкыбызның гореф- гадәтләрен белеп, аны киләчәктә кулланып һәм ихтирам итеп яшәүче итеп тәрбияләү безнең үзебездән тора.

Хәзерге вакытта көн кадагына суга торган мәсьәлә-ана телен саклап калу. Шуны күз алдында тотып, без, татар төркемендә эшләүче тәрбиячеләр, ата- аналар белән төрле эш алымнары кулланабыз. Безнең төркемдә барлык ата-аналар да татарлар. Шуңа күрә ана телен онытмыйча, көндәлек тормышта кулланырлык итеп, бергәләп өйрәтүне, ныгытуны бурыч итеп куйдык.

Күптән түгел төркемебездә “Бәби туе” үткәрдек. Анда әбиләрне, әниләрне дә кунакка чакырдык. Гаиләдә бәби тууның куанычлы, шатлыклы вакыйга икәнен күрсәтүне максат итеп куйган идек. Бәйрәмдә балалар бүләк бирү, котлау, күңел ачу шатлыгын кичерделәр. Бәбине котлап, теләкләр теләделәр, юаткыч шигырьләр дә сөйләделәр. Ә бишек җырларын җырлауга әниләр, әбиләр дә кушылды. Алар үзләренең бала тибрәткән чакларын искә төшерделәр. Бәбине йоклаткач, халкыбызның яратып уйный торган “Түбәтәй” уенын уйнадылар. “Җәза” үтәгәндә тизәйткечләр, санамышлар, мәкаль, табышмаклар әйтештеләр. Бәби туена килгән Зөләйха әби “Тукмак әйләндерү” уенын оештырды. Анда кызыклы мәзәк сөйләү, үртәвечләр әйтү дә булды. Кыскасы – балалар фольклоры киң кулланылды. “Челтәр элдем читәнгә” уенын уйнаганда, Аделиянең әнисе матур итеп баянда уйнады. Кызлар – бәби итәкле алъяпкычлар киеп, ап –ак яулыклар бәйләп, малайлар – түбәтәйләр киеп килгәннәр иде. Кунакка килгән әбиебез (Асия Тәлгатовна) балаларга файдалы киңәшләрен дә әйтте: “Шундый шаян, уңган балаларга минем үгет, нәсихәтләрем дә бар әле. Кадерле балалар! Менә шулай акыллы, тәүфыйклы булыгыз, әти –әниләрегезнең сүзен тыңлагыз!

Хөрмәтле кунаклар! Бәбиләр туып торсын, бәйрәмнәр булып торсын. Балаларыбызны, оныкларыбызны милли рухта тәрбиялик, милли йолаларыбызны онытмыйк. Бәхеттә, шатлыкта яшик!”

Ә соңыннан барлык кунаклар “Бәби чәе” белән сыйландылар. “Иң тәмле милли ризык” күргәзмәсенә алып килгән ризыклардан һәркем авыз итте. Балалар, әниләр, әбиләр катнашында үткән бу бәйрәм – халкыбызның гореф –гадәтләрен , йолаларын күрсәтүче бик матур чара булды.

Милли тәрбия бирүнең тагын бер кызыклы юлын күрсәтәсебез килә. Быел –театр елы. Шуңа күрә балаларга театр сәнгатен һәрьяклап ачу, спектакльләр карарга теләк кызыксыну уяту буенча эшләргә кирәк.

Бу эш беръяклы гына була алмый. Шуны исәпкә алып, без бакчабызда “Театр яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә” дигән күпкырлы эшчәнлек башладык. Аңа тәрбиячеләр, балалар гына түгел, ата- аналар да теләп кушылдылар. Безнең “Алмакай” балалар бакчасы әле бик яшь. Шуңа күрә театр зоналарын тулыландыру мөһим. Театр аркылы балаларда зәвык, әдәплелек, намуслылык, бердәмлек, татулык, ярдәмчеллек тәрбияләнә.

Шуның кирәклеген аңлап, ата –аналарыбыз да балаларга уйнар өчен ул зонага төрле атрибутлар ясап алып килә башладылар. Безнең төркемнең ата- аналары аларны ясаганда фотога да төшергәннәр. Әзер курчаклар белән гаиләдә бергәләп театр уйнап та алганнар. Бүлмәбез төрле әкият персонажларының маскалары, бармак, кул курчаклары, бияләй, кашык белән ясалган әкият геройлары белән тулыланды. Зур һәм кечкенә ширмалар да алып килделәр. Өстәл әкиятләрен дә балалар бик кызыксынып, рольләрне алышынып уйныйлар. Эмоцияләрне күрсәтү өчен маскалар бик кызыклы. Сөйләм үстерүнең дә бик үтемле чарасы бу. Теге яки бу хикәя, шигырьне укып, маскаларны киеп, сөйләп, үз фикерләрен белдерәләр. Яки киресенчә, бу маскага нинди ситуация туры килә, шуны әйтеп күрсәтәләр. Мәсәлән: мин ялгыш чынаяк ваттым, иптәшемне үпкәләттем, песине кызгандым, матур рәсем ясап, әниемә күрсәттем, яңа шигырь сөйләдем, циркка барып, артистларның уйнаганын карадым. Шундый җөмләләр төзү аркылы балаларның фикер төрлелеге, сөйләмнәре үсә. Әти – әниләр моның кирәклеген, мөһимлеген балаларның уеннары аша аңлыйлар. Уеннар барышында төшкән фотоларын карыйлар.

Үз эшчәнлекләребездә театрда эшләүчеләрнең һөнәрләре белән таныштырабыз. Әлбәттә, бу уен аша оештырыла. Проблемалы ситуация аша кереп китү отышлырак. Мәсәлән: театр бинасы да бар, ләкин анда эшләүчеләр юк икән. Без нәрсә эшли алабыз? Балалар үз ярдәмнәрен тәкъдим итәләр. Театр һөнәрләре, һәр һөнәр иясенең бурычлары белән таныштыру аерым бүлмәләрдә оештырыла. “Режиссер” кем ул, костюмерлар, гримерлар, рәссам –декораторлар, ут куючылар, тавыш режиссерлары нәрсә белән шөгыльләнәләр-уен барышында барысы да ачыклана. Костюмны зәвыклы итеп сайлау, гримны дөрес салу һәм башка осталыкларга балалар теләп өйрәнәләр. Киемнәр, башка кирәк –яракларны табарга, әлбәттә, ата-аналарыбыз ярдәм итә.

“Әкиятне үзебез язабыз һәи сәхнәләштерәбез” дип аталган эшчәнлек тә оештырдык. Ул бик уңышлы булды. Алдан Абдулла Алишның “Куян кызы” әкиятен укып, сорауларга җавап биреп, фикер алыштык. Аннан соң ситуацияле сорау куелды: “Ә куян кызының аякларын туңдырмыйча да калырга була идеме?” Балалар күп төрле җаваплар бирделәр. Куян кызының итекләрен салмаска күндерә торган фикерләр әйттеләр. Шул әкиятне куяр өчен режиссер сайлап, актерлар билгеләнде. Куян кызының яңа дуслары барлыкка килде. Татар халык җырлы – биюле уены, дуслык турында мәкаль, табышмаклар кулланылды. Ә соңыннан куянның әнисе дусларын татар халык ризыклары белән кунак итте. Яңа әкият язганны күзәтеп торган редактор “китап” та бастырып чыгарды. Бик күңелле театр булды бу. Проблемалы сорауларга җавап бирү ярдәмендә образлы фикер йөртү дә артты. Ягымлы сүзләрне сөйләмдә куллану да активлашты. Үзара дустанә мөнәсәбәт ныгыды.

Әкиятләрне сәхнәләштерү аша балаларның сөйләмнәре үсә. Уйнап, теге яки бу геройның кичерешләрен башкаларга җиткерү өчен, интонация, жест, мимиканы да дөрес сайларга кирәк. Бала үзенең генә түгел, иптәшләренең дә уйнаганын күреп, нәтиҗә ясый. “Син бу рольне уйнасаң, нәрсәне үзгәртер идең?” дигән фикерне сорау да урынлы. Чөнки һәр бала үзенчәлекле. Әкият геройларын алар күпкырлы итеп күрәләр. Сәхнәләштергәндә балаларның сәнгатьле, монологик, диалогик сөйләмнәре дә үсә. Синоним, антоним, чагыштырулар куллану аша сүз байлыклары да күбәя. Балага нинди дә булса герой булып уйнарга тәкъдим ителә икән, сүзләрен өйрәнеп, хәрәкәтләр, һ. б. аркылы персонажны төрле яктан ачарга тырыша. Аның җаваплылык хисе дә арта. Кабатлау, ныгыту аша хәтере ныгый. Чөнки театр куйганда күп әзерлек таләп ителә. Әкиятне укып, сорауларга җавап биреп, үз фикереңне әйтү, геройларның эш-гамәлләрен ачыклау өчен балалар бөтен сүзлек байлыкларын эшкә җигәләр. Әкият геройларының характерлы үзенчәлекләрен дә белү кирәк бит әле. Җәнлекләр икән - бүренең усаллыгын, төлкенең хәйләкәрлеген, куянның җитезлеген хәрәкәт, йөз мимикалары белән дөрес күрсәтү мөһим. Бу таләпләр бербөтен булып үтәлгәндә генә, әкият тамашачылар тарафыннан кабул ителеп, аның тәрбияви максаты үтәлә.

Безнең бакчабызда халкыбызның буыннан –буынга күчеп килә торган бай мирасын дәвам итү, гореф –гадәтләрен искә төшерү буенча күп эшләр эшләнә. 9нчы төркем балалары һәм ата –аналары белән берлектә Ләйсән Әлфисовна “Аулак өй” дигән фольклор бәйрәме үткәрде. Ул татар халкының җыр, бию, милли уеннарын өйрәнергә теләк, үз халкыңның милли бәйрәмнәренә, йолаларына кызыксыну уяту максатыннан оештырылды.

Аулак өйләрне көз көне кыр эшләре тәмамлангач, кыш айларына кергәндә үткәргәннәр. Ул- кызларның уңганлыкларын күрсәтеп, кул эшләре белән шөгыльләнү генә түгел, ә күңел ачу чарасы да булган.

Безнең бәйрәмдә дә кызлар чигү чигеп, җеп эрләп, бәйләп, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Ә инде көтмәгәндә әби кайтып кергәч, “аулак өйчеләр”, башта югалып калганнар иде. Ләкин юкка борчылганнар икән. Әби аларга үзләре дә яшь чакта уйнаган күңелле уеннарны өйрәтте. Егетләрне дә кунакка чакырдылар. “Йөзек салыш”, “Миңлебай”, “Орчык тәгәрәтү” уеннарын бик кызыксынып уйнадылар. Җырлы – биюле “ Зәнгәр чәчәк”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Талы –талы” уеннарын, малайлар, кызлар кара- каршы әйтеп, такмаклар җырлаулары килгән кунакларга да ошады. Әти –әниләр, әбиләр үзләре дә кушылып уйнадылар, җырладылар, бергәләп күңел ачтылар.

Эш сөючән, тырыш татар халкына хөрмәт хисләре тәрбияләү буларак та уңышлы фольклор бәйрәме булды бу. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Әниләр, әбиләр бер- берсен, балаларны милли ризыклар белән сыйладылар. Мондый түгәрәк өстәлләр ата –аналарны, балаларны, тәрбиячеләрне якынайта, үзара җылы мөнәсәбәтләр урнаштыра.

Театр куюны урамда. саф һавада оештыручылар да шушы төркем балалары булды. Ата –аналар ясаган кар корылмалары, кардан ясалган өйдә алар “Йомры икмәк” әкиятен дә сәхнәләштерделәр.

Ата –аналар белән дә әңгәмәләр үткәрәбез. Балалар бакчасында курчак театры спектакльләре еш була. Ләкин без ата-аналарга чын театр бинасына барып, андагы гүзәллекне күреп, артистлар, курчак театрындагы геройлар белән таныштырырга киңәш итәбез. Андагы мохитнең баланың зәвыгын үстерүгә зур роль уйнаганын аңлатабыз. Бу дөрестән дә шулай. Театр бинасы тыштан ук гүзәллек бөркеп тора. Ә эчкә үткәч, үзеңне сихри дөньяга кергән кебек тоясың. Гади сүзләр белән аңлатып булмаганны, әкият иле сиздермичә генә аңга сеңдерә.

Безнең эшләребез сүздә генә калмыйча, үзенең җимешләрен дә бирә. Бакчабыз ачылганга 3 кенә ел булса да, менә 3тапкыр рәттән “Сәйяр” театры оештырган республика күләмендәге конкурста катнашып, җиңү яулыйбыз. 2016 нчы елда “Ике кыз”, 2017 нче елда “ Апуш әкиятләре”, 2018 нче елда “Энҗеле үрдәк“ әкиятен сәхнәләштереп, тамашачыларның мәхәббәтен яуладык. Асия Тәлгатовна сценарийны төзеп, үзе режиссер булып, балаларны өйрәтсә, Алия Рөстәмовна музыкаль бизәлеш ягыннан эчтәлекне баетты. Артистлар өчен киемнәрне Тәнзилә Илгизәровна зәвыклы итеп тексә, балта остасы Салих абыебыз декорация өчен бөтен кирәк- яракларны ясады. Әлбәттә, балаларның сәләтләрен үстерергә кирәклеген, мөһимлеген тирәнтен аңлап, барысын да бакчабыз мөдире Зөлфия Рәхимҗановна оештырды. Димәк, җиңү бүләкләре –диплом һәм кубоклар – уртак хезмәт җимеше.

Театр елы дәвам итә. Ләкин театрга булган мәхәббәт ата –аналар, балалар күңелендә гомер буе саклансын. Ә бу ел – театр аша безне рухи яктан баетып, сихри дөньяга алып керүче, тормышның авырлыкларын җиңәргә көч бирүче, матурлыкны күреп, ямьсез күренешләрдән өстен булырга өйрәтүче ел булып истә калсын.

“Татар малае, татар кызы” дигән конкурс ничә еллардан бирле шәһәребез сәхнәләре түреннән төшми. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр югары дәрәҗәдәге әзерлек белән киләләр. Ел саен эчтәлеге, зәвыклылыгы, сәхнә бизәлеше ягыннан баей барып, катнашучылар саны да арта бара. Быелгы бу конкурс театр елына багышланган иде.

Узган елгысы үзгә – туган телебезне саклау, аны өйрәнүне дәвам итү, тагын да югары дәрәҗәгә җиткерү максатыннан үткәрелгән иде. Бәйгенең бурычлары - балаларда туган телгә мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү, аны өйрәнергә теләк уяту, милли гореф –гадәтләрне саклау, аларга хөрмәт белән карау, халкыбызның күпъеллык мирасын балалар телендә яшьтәшләренә, өлкәннәргә дә һәръяклап ачу.

Бу конкурста безнең 118 нче “Алмакай” балалар бакчасыннан Насифуллин Кәрим дә катнашып, үзенең чын татар малае булуын раслады. Кәрим, аның дуслары (малайлар, кызлар) эчтәлекле, кыска спектакль күрсәттеләр дисәк тә, ялгыш булмас. Безнең балалар бакчасы күрсәткән төп идея - “Авыл бәйрәме” “Туган телем- иркә гөлем” дип аталган шәһәркүләм чара өчен дә алынды. Шәһәрдән кайткан Кәримебез, авыл кызларын үзенең саф ана телендә сөйләве, җырлавы белән таң калдырды. Коега су алырга килгән кызлар, Кәримнең дус малайлары халкыбыз фольклорын күпкырлы итеп күрсәттеләр. Кыска әкият сөйләп, такмак әйтеп, сынамыш, санамыш, мәкаль, табышмакларны да бик урынлы кулландылар. Ана телебезнең буыннардан – буыннарга күчеп килеп тә, онытылмыйча, бүгенге көнгә кадәр югары дәрәҗәдә сакланып килүен исбатлап күрсәттеләр. Кәрим, матур җырлавы белән дә һәркемне сокландырды. Коеның серле, изге суы аша Сөембикә – ханбикә пәйда булып, татар халкы, балалары, туган теле белән горурлануын белдерде. “Туган телем – татар теле - гасырлардан гасырларга тапшырылып та, үз моңын, үз аһәңен югалтмаган. Шушындый бай эчтәлекле, матур бәйрәмнәр, бәйгеләр аша үзенең мәңге яшәвен күрсәтә. Туган телем байый, үсә, чәчәк ата. “

Кәримебезнең, малайлар, кызларыбызның һөнәрләрен күреп, тиешле бәя бирелде. Шәһәркүләм йомгаклау бәйгесендә катнашып, ул “Иң матур сәхнә образын күрсәтүче” дигән исемгә лаек булды.

Апрель аенда халкыбыз Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтте. Шәһәребезнең 17 нче китапханәсе шул уңайдан “Һәркем өчен кадерле шагыйрь” дигән иң яхшы шигырь сөйләүчегә конкурс үткәрде. Конкурста төрле балалар бакчаларыннан килгән 3-7 яшьлек балалар катнашты. Сәхнәләштереп тә, җырлы – биюле уен итеп тә, аерым да сөйләп күрсәттеләр Тукай шигырьләрен. Безнең “Алмакай” бакчасы иң актив катнашучыларның берсе булды. Безнең бакчадан гына 20 дән артык бала катнашып, көчләрен сынадылар һәм призлы урыннарга лаек булдылар. Бу китапханә хезмәткәрләре күп төрле бәйгеләр үткәреп, шәһәребез бакчаларындагы балаларның иҗади сәләтләрен, милли үзаңнарын үстерергә ярдәм итәләр, бәяләп, киңәшләрен биреп торалар.

Балалар белән генә түгел, ә ата- аналар белән берлектә гаилә конкурсы да үткәрелде. Тукайның шигырьләре, әкиятләренә карата кулдан ясалган эшләнмәләрне безнең әниләр, әбиләр дә алып килделәр. Һәрберсенең эше жюри тарафыннан тиешле дәрәҗәдә бәяләнде. Чөнки һәр эш төрле, үзенчәлекле (бәйләнгән, тегелгән, чигелгән, төрле материалдан, табигый материаллардан ясалган.)

Кайчан гына килмә, китапханә мөдире Гизатуллина Фирая Җәүдәт кызы, китапханә хезмәткәрләре Закирҗанова Сәбилә Хәләф кызы, Сәйфетдинова Рима Гариф кызы ачык йөз белән каршы алалар. Кирәкле әдәбиятны сайлап алырга булышалар. Безнең һәм балаларыбызның уңышлары өчен сөенәләр, киңәшләрен бирәләр. Шундый матур бәйгеләр үткәргәннәре өчен аларга рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә хезмәттәшлекнең дәвам итүен телибез.

Һәр үткәрелгән чара, эшчәнлек, әңгәмәләребез балаларны халкыбызның гореф- гадәтләренә ихтирам белән карарга, аларны сакларга өйрәтә.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2019

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика