Балаларның иҗат сәләтен үстү

Әхмәдиева Наилә Мөхәммәт кызы,
Газизова Эльмира Фәрит кызы,
Мәҗитова Зөлфия Сәет кызы,
Казан шәһәре Мәскәү районы
372 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре


Татарстан Республикасының «Мәгариф турында»гы Законында мәгарифнең гуманистик, үстерешле һәм халыкчан – милли характерлы булуы, тәрбия белем бирүнең тормыш һәм милли – мәдәни традицияләр белән бәйләнештә булуы зарурлыгы ачык күрсәтелгән. Бу бурычларны тормышка ашыру гаиләдә үк башлана һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларга ана телендә белем һәм тәрбия бирү өчен мөмкинлекләр тудыру, аларны халкыбызның рухи байлыгына, милли мәдәниятенә якынайту шартларында алып барыла.

Бүген мәктәпкәчә тәрбия проблемасы киң һәм тирәнтен өйрәнелгән чорда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү максатлары катлаулана бара. Шул ук вакытта балаларны театр сәнгатенә өйрәтүне кече яшьтәгеләрдән башлау максаты да мөһим чара булып тора.

Балалар иҗаты – мәктәпкәчә педагогика һәм психология өлкәсендә иң актуаль проблемаларның берсе булып тора.

Әкиятләрне драматизацияләгәндә һәм курчак театрлары куйганда балаларда иҗат сәләте үсә. Кулланылган әсәрләр аша аларның акыл зирәклеге, сөйләм теле, эмоциональлелеге үсә, сәнгатьле сөйләү камилләштерелә, әкият персонажының образына керү өчен төрле хәрәкәт, мимика һәм ишарә куллану теләге туа.

Әкиятләр шулай ук педагогик таләпләргә дә туры килә: алар тыйнаклыкка, эчкерсезлеккә, гаделлеккә, ихтирамлылыкка, намуслылыкка, игелеклелеккә һәм шәфкатьлелеккә өйрәтәләр, һәртөрле әхлаксезлекне гаепли, куркаклардан көләләр.

Әкиятләрдәге чикләнмәгән хыял, фантазия баланың акыл зирәклеген, тирә-юньне танып белү сәләтен үстерүдә дә ярдәм итә. Балаларның әкият геройларына охшарга тырышуы да баладагы уңай сыйфатларны үстерергә булыша, чөнки әкияттәге уңай геройларның күбесе күркәм холыклы, намуслы, батыр, кыю, игелекле һәм уңган булалар.

Әкиятләр – әхлакый тәрбия чыганагы, хис тәрбияләү чыганагы. Әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү балада гражданлык хисләре, патриотизм, иҗтимагый һәм рухи активлык тәрбияли Балалар әкиятләрне тыңлап һәм театральләштереп уңай һәм тискәре сыйфатларны аера белергә өйрәнәләр. Күңелләре белән гаделлекнең, дөреслекнең җиңүен телиләр. Әкиятләр балаларда матурлыкка, изге эшләргә соклану, усаллыкка, явызлыкка нәфрәтләнү, шулай ук яклаучысызларны кызгану, кайгырту кебек хисләр тәрбияли.

Әкиятләрне театральләштергәндә балалар әхлак тәрбиясе ныгытыла: балалар өлкәннәр белән исәнләшергә, саубуллашырга өйрәнәләр, ягымлы сүзләр белән бер-берсенә эндәшәләр. Иң якын кешене – әнине борчымаска өйрәнәләр. Һәр әйбернең үз урыны барлыгын һәм аны һәрвакыт урынына куярга өйрәнәләр. Өлкәннәр хезмәтен хөрмәтләргә, хезмәт эшчәнлегендә катнашырга омтылу һәм өлкәннәргә ярдәм итәргә теләк уяту теләге тәрбияләнә.

Шулай итеп, театр уеннары аша балаларда уңай нәтиҗәләр күренә, бала бәйрәм иртәләрендә, эшчәнлекләрдә оялмыйча чыгыш ясый, үзен иркен тотарга өйрәнә, аның фантазиясе үсә, әдәплелеге арта. Шуңа күрә без, балалар бакчасында кече яшьтән мәктәпкәчә яшьтә тәрбия һәм белем бирү методикасына нигезләнеп, үз ана телендә уеннар, халык авыз иҗаты әсәрләре аша, рухи - әхлакый һәм милли мәдәни хәзинәләре нигезенә җитди игътибар биреп эшлибез.

Балалар курчак театрын карарга бик яраталар. Ул аларга якын һәм аңлаешлы. Курчак театрын күңел ачу кичәсе дип кенә карау һич дөрес булмас иде. Ул бик зур тәрбияви әһәмияткә ия. Мәктәпкәчә яшьтәге елларда балаларның тирә-юньгә карашы, характеры формалаша. Шуңа күрә бу яшьтәге балаларга дуслык, мәрхәмәтлелек, хезмәтне ярату үрнәкләрен күрсәтү бик файдалы. Пьесаларда, һәм төрле күренешләрдә кечкенәләр, уртанчылар һәм зурлар өчен дуслык, бер – береңә ярдәм итү күренешләре ачык күрсәтелә. Күп әсәрләрдә, төрле материалларда балаларга аңлаешлы итеп эшчәнлек, бер – береңә булышу темалары күрсәтелә. Шул ук вакытта ялкаулар, борын чөеп йөрүчеләр, бер нәрсәдә эшли белмәүчеләр һәм аларның тәртипләре кире тәэсир калдыра.

Курчак театрының шартлылыгы балаларга якын, чөнки бу - алар үзләре. Менә шуңа күрә балалар тиз спектакльләргә катнашып китәләр: курчакның сорауларына җавап бирәләр, аларның йомышларын үтиләр, киңәшләр бирәләр, куркыныч турында кисәтәләр, спектакль геройларына ярдәм күрсәтәләр. Үзенә бер төрле күренеш балаларны чолгап ала һәм кызыклы әкият иленә илтеп куя. Курчак театры балаларга бик зур шатлык китерә.Дөрес, балалар бакчалары эшчәнлегендә зур, катлаулы спектакльләр таләп итеп булмый һәм ул кирәкми дә. Ул фланелеграфта күрсәтелгән кечкенә генә күренеш яки рәсемнәр белән күрсәтелгән кечкенә спектакль, яки петрушкалар театры булсын. Шунысы әһәмиятле, мондый спектакльләр системалы һәм даими күрсәтелсен, шул ук вакытта курчак театрының бөтен төрләре кулланылсын.

Бөтен төр курчак театрларының балалар бакчаларында иң еш һәм яратып кулланылганы – фланелеграф театры, курчаклар һәм петрушкалар театры.

Курчак театры фланелеграфтан башлана. Аны эшләргә һәм күрсәтергә уңайлы. Бумазидан эшләнгән рәсемнәр һәм декорацияләр яссы. Аларны шуның өчен эшләнгән өстәлдәге тактада күрсәтәләр. Картондагы рәсемнәр шулай ук яссы. Сцена ролен өстәл үти. Күчереп йөртү өчен аслыкларга куелган рәсемнәрне өстәлдә йөртүе бик уңайлы.

Ә менә уенчыклар һәм петрушкалар театры - күләмле. Курчак театрында балаларның уенчыклары һәм курчаклары файдаланыла. Шуңа күрә спектакль әзерләгәнда аерым уенчык эшләү таләп ителми. Петрушкалар театры – элеккеге, халыкның курчак герое Петрушка исеме белән аталган. Курчакны йөртүче, петрушка курчакны кулына кия, үзе ширма артына баса, курчакны хәрәкәтләндерә, аның өчен сөйли.

Рәсемнәр театрын, курчаклар театрын күрсәткәндә тәрбияче автор сүзләрен катнашучыларның сөйләмнәрен генә әйтеп калмый, ә балалар белән персонажлар арасында арадашчы ролен дә үти. Петрушкалар театрында тәрбияченең бөтен осталыгы курчакларны хәрәкәтләндерүгә, аларның тәртипләре, хәрәкәтләре, сөйләшүләре аркылы балалар белән бәйләнеш булдыруга юнәлдерелә.

Кечкенә тамашачыга спектакльләрнең тәэсир итү көче пьесаны дөрес сайлауда, аның матур итеп бизәлешенә һәм спектакльне хәзерлеге, куелышына бәйле. Бу эшне югары сыйфатлы, педагогик һәм куелу дәрәҗәсе яхшы булырлык итеп оештырырга кирәк. Бу мәктәпкәчә яшьтәге балаларның театр, сәнгать белән беренче тапкыр якыннан танышуы икәнен бер вакытта да истән чыгармаска кирәк.

Без тәкъдим итә торган сценарийлар шуның белән әһәмиятле – аларны балалар үзләре театр итеп тә, курчак яки петрушкалар театры итеп тә, өстәл театры итеп тә уйнарга мөмкинлек бирә. Сүзләре җиңел әйтелешле, декорацияләр артык күп таләп ителми.

ЛӘЙСӘН ҺӘМ АНЫҢ ДУСЛАРЫ

КАТНАШАЛАР: Ләйсән, Әтәч, Мырауҗан.

Өйдән Ләйсән: чыга.

Ләйсән: Әтәч, әтәчем, кил әле монда!

Әтәч: Ко, ко. Мин монда, Ләйсән:! Хәерле иртә!

Ләйсән: Син, Әтәчем, ник иртә белән бүген кычкырмадың? Ник мине йокыдан уятмадың?

Әтәч: (үпкәләгән) Мин кычкыра – кычкыра туйдым инде. Мин бүтән сине уятмыйм! Менә шул.

Ләйсән: Мин сиңа шуңа күрә сөт бирмим. Пес –пес – пес! Мырауҗан кил әле монда.

Песи: Мияу, мияу. Мин монда. Хәерле иртә,Ләйсән.

Ләйсән: Син нишләп, Мырауҗан, бүген тычкан тотмадың? Алар шкафка кергәннәр, майны ашаганнар, кабартманы алып киткәнәр. Син бик ялкауландың. Мин сиңа сөт бирмим.

Песи: Минем тычкан тотасым килми, кич белән йоклыйсым килә. Менә шул.

Ләйсән: Ничек телисең үзеңә кара.(өйгә кереп китә)

Әтәч: (песи янына килә) Әйдә, Мырауҗан, Ләйсәннән китәбез. Урманда яшәрбез Күпме телибез шуның кадәр йокларбыз.

Песи: Китәбез. Ә ашарга чиратлап әзерләрбез. Бер көнне – син, икенче көнне мин. Син ризамы?

Әтәч: Бер көнне мин ашарга әзерлим, ә син йоклыйсың. Икенче көнне син азык эзлисең, мин йоклыйм. Һәм бер нәрсәдә эшләргә кирәкми.

Песи: Менә шәп була. Әйдә, хәзер үк китәбез.

Әтәч: Тизрәк. (Йөгереп китеп баралар)

Урман аланы. Алдагы планда Әтәч йоклый. Песи керә авызына тычкан капкан.

Песи: Әтәчкәй, тор әйдә. Көне буе урман буйлап йөгереп эзләп йөрдем, көчкә бер тычкан тоттым. Әйдә, урталай бүлеп ашыйбыз.

Әтәч: (йокысыннан тора) Син нәрсә, Мырауҗан, мин бит тычкан ашамыйм. Миңа ярма кирәк. Мин нишлим инде? Мин ач бүген! Иртәгә иртәдән үзем азык эзлим.

Песи утырып тычканны ашый, әтәч белән бергә утыра һәм йоклап китә. Кояш чыга.

Әтәч: Торырга вакыт, ашарга алып кайтырга кирәк (песи йоклап кала, әтәч китә).

Әтәч: (әйләнеп кайта) Мырауҗан, тор! Күпме генә йөрмәдем, күпме генә эзләмәдем, бары тик 5 ярма таптым. Алары да әллә ни тәмле түгел. Әйдә, менә сиңа 3 ярма, ә миңа икесе булыр.

Песи: Син нәрсә, Әтәчкәй! Мин бит ярма ашамыйм. Минем тычкан ашыйсым, җылы сөт эчәсем килә. Кичә син ач калган идең, бүген мин – ач. Нәрсә эшләргә инде безгә?

Әтәч: Беләсеңме нәрсә, әйдә, Ләйсәнгә кире кайтыйк. Аннан гафу үтеник. Ул нәрсә әйтсә шуны эшләрбез. Әйдә, киттек.

Йөгереп китеп баралар. Ләйсән: өе янына киләләр.

Әтәч белән Песи: Ләйсән, безнең янга чык әле, зинһар!

Ләйсән: (тәрәзәдән кычкыра) Кем анда мине чакыра? Ә бу сез мени әле. 2 көн буе сез кайда булдыгыз? Мин инде икенче песи белән икенче әтәч алып кайтмакчы идем.

Әтәч: Безгә синнән башка яхшырак булыр дип уйлаган идек. Шуңа күрә урманга киттек.

Песи: Без ач. Синнән башка безгә бик читен. Без синең сүзеңне тыңларбыз. Мин һәр кичне тычкан тотармын.

Әтәч: Ә мин иртүк торырмын. Кикрикүк дип кычкырырмын. Ләйсән, син безне гафу ит, без әйбәт булырбыз, сиңа булышырбыз.

Ләйсән: Ярар, алайса. Беренче тапкыр гафу итәм. Хәзер мин сезне ашатам. Менә, Әтәчем, сиңа тәмле ярма, ә сиңа – Мырауҗан, җылы сөт. Әйдәгез, киттек.

Барысы да өйгә кереп китәлә.

ӨЙРӘНЧЕК ТӨЛКЕ.

КАТНАШАЛАР: Төлке, Мырауҗан, Актырнак, Гөлназ.

Сулда куак. Куак артыннан төлке килеп чыга.

Төлке: Тагын Актырнак миңа тавыклар янына керергә комачаулый инде. Әнә ул! (Куак артына кача.)

Актырнак: (Аның артыннан йөгерә.) Син тагын монда килдеңме?

Төлке: (Куак артыннан карап.) Тукта әле, Актырнак. Мин бит сиңа эш белән килдем.

Актырнак: Эш белән?

Төлке: Бөтенесе мине орышалар! Туйдырды мине аларны тыңлау. Төлке хәйләкәр, Төлке юлбасар – һаман бер сүз. Бөтенесе төлкене сүгә, миңа яшәргә оят. Мин бик әйбәт булырмын, дөрес яшәргә өйрәт.

Актырнак: Хәйләлисең син, төлке.

Төлке: Син нәрсә! Мин хәйләләмим. Өйрәт мине яхшы булырга. Үзеңә өйрәнчек итеп ал. Син нәрсә әйтәсең, мин барысын да эшләрмен.

Актырна: Сине нәрсәгә өйрәтергә соң? Мин бит үзем дә саклый гына беләм.

Төлке: Менә, мин сиңа булышырмын.

Актырнак: Ярар! Эшләп кара! Монда тор һәм бер кемне дә китермә. Әгәр бүре килсә, өр, өстенә ташлан, өзгәләп ат.

Төлке: Килеп кенә карасын! Мин аңа күрсәтермен!

Актырнак: Ярар! Сакла! Мин киттем!

Төлке: Бар, бар!

Актырнак: Мин хәзер кайтам. ( Китә.)

Төлке: Ха –ха – ха. Алдаладым Актырнакны. Ул миңа ышанды! Хәзер мин тавыклар ашыйм. (Улаган тавыш ишетелә.) Әй, кем бар анда? Мөгаен бүре? (Улау тавышы көчлерәк ишетелә.). Өрергә кирәк. (Акрын гына өрә).

Актырнак: (Куаклар артыннан калынрак тавыш белән) Танымадыңмени, Төлкекәй?

Төлке: Таныдым, сорыкай, таныдым, бүрекәй!

Актырнак: Алайса, нигә тавыш куптарасың?

Төлке: Мине Актырнак шулай өйрәтте.

Актырнак: Әле ул миңа ташланырга да өйрәткәндер мөгаен.

Төлке: Өйрәтте, бүре дус, өйрәтте!

Актырнак: Син читкәрәк китеп тор, мин сарык тотарга барам.

Төлке: Ярар, бүре дус, читкә китәм.

Актырнак: (Куаклар артыннан чыга) Менә син ничек тырышасың икән! Мин сиңа ышанган булдым тагын. (Улаган тавыш ишетелә) Бүре! Куарга кирәк аны.( Төлкегә) Кит моннан! Бүтән эзең булмасын. (Төлке бер якка, эт икенче якка йөгереп китеп баралар.)

Мырауҗан: Кем тавышланды? Беркем дә юк. (Төлке чыга) Төлке, син монда нишлисең?

Төлке: Өй сакларга өйрәт дигән идем Актырнакка. Булышырга теләгән аның вакыты юк. Бүре куарга китте. Минем дә файдалы эш эшлисем килә, тик бер нәрсә дә белмим. Бәлки, син мине үзеңә өйрәнчек итеп алырсың?

Мырауҗан: Мин бит тычкан гына тота беләм. Өйрәтимме соң?

Төлке: Тычкан тотарга? Ә син аларны кайдан тотасың?

Мырауҗан: Чормада, лапаста, базда.

Төлке: Әйбәт (Читкә карап) мин аны синнән башка да беләм.

Мырауҗан: Хәзер башлыйбыз. (Читкә карап) Аңа тычка түгел, баз кирәк кебек тоела. (Төлке алдына кечкенә генә капчык куя).Читкәрәк кит. (Төлке китә) Яхшы, хәзер, шыпырт кына кил дә сикер һәм тычканны тот. (Төлке килә, сикерә, песи капчыкны тартып ала.) Тота алмадың! Әйдә тагын эшләп кара! (Яңадан эшләп карыйлар, 3-4 тапкырдан соң тота.) Булдырдың, син булдыклы өйрәнчек.

Төлке: Моның бернинди авырлыгы юк. Миңа хәтта ошап китте, Мырауҗан, әйдә базга төшер мине, күрерсең, күпме тычкан тотармын мин. Мырауҗан (читкә карап). Әй, хәйләкәр (төлкегә). Башта чормага мен, анда яктырак та, тычканнар да күбрәк.

Төлке: Мин базда да күрәм (Читкә карап) Сизелмәсен тагын. Саграк булырга кирәк. (Мәчегә) Ярар, әйдә киттек чормага (китәләр).

(Икенче яктан Гөлназ белән Актырнак чыгалар).

Актырнак: Ә бит, бүрене куып тормады, читкә китте.

Гөлназ: Төлкегә ышанырга ярыймы соң! (Мәче чыга) Мырауҗан, син тыңлап кара әле, Актырнак төлке турында нәрсәләр сөйли.

Мырауҗан: Беләм, беләм. Ул мине дә алдарга теләде. Ә ул башка бервакытта да алдаламасын өчен мин аны чормага бикләп куйдым.

Гөлназ: Булдыргансың, Мырауҗан. Аның белән нишләргә инде хәзер?

Мырауҗан: Үзем дә белмим.

Гөлназ: Әйдә, төлкене зоопаркка бирик. Балалар да аны күрсеннәр, алар бит төлкене рәсемнәр буенча гына беләләр.

ЯШЕЛЧӘ БАКЧАСЫНДА.

КАТНАШАЛАР: Каз, Бабай, Үрдәк, Чыпчык, Умарта.

Яшелчә бакчасы, уңда куаклар.

Чыпчык: ( Очып барган вакытта орлыгын төшереп җибәрә.) Ай – яй – яй, орлыгым төшеп китте. ( Эзли, таба алмый. Очып китә.)

Бабай: (Килә) Ай – яй – яй, орлык таптым, ак кына, яссы гына. Андыйны беркайчан да күргәнем юк иде әле. Нәрсә үсәр икән, түтәлгә утыртыйм әле, су сибим (утырта, су сибә, китә).

Чыпчык: Чык – чырык! ( Бабай утырткан җиргә килә). Чык – чырык!

Каз: Чыпчык, син нәрсә эзлисең?

Чыпчык: Орлык эзлим. Мин ялгыш төшереп җибәрдем, бабай тапкан да җиргә күмеп куйган. Менә шуны эзлим.

Каз: Мин сиңа булышыйммы?

Чыпчык: Булыш! ( Эзлиләр.)

Үрдәк (килеп чыга): Бак – бак, нәрсә эзлисез?

Каз: Чыпчык орлыгын төшергән, бабай аны күмеп куйган, шуны эзлибез.

Үрдәк: Бак – бак, ә ни өчен күмгән?

Чыпчык: Ай, кемдер килә! (Куак артына качалар.)

Бабай: (су сибәргә килә) Суны җәлләмим, күбрәк сибим әле.

Каз: (куак артыннан) Су сибә.

Бабай: Менә сибеп тә бетердем. Үс инде орлык хәзер. Миңа шатлыкка кешеләр гаҗәпләнерлек итеп үс.

Үрдәк: Кызык, ул орлыктан нәрсә үсәр икән?

Каз: Үсеп чыккач белербез! (Төрле якка китәләр.)

Алып баручы: Менә көз дә килеп җитте. Яшелчәләр өлгерде. (Акрын гына кабак үсеп чыга.)

Бабай: (Кабак янына килә) Минем орлыктан менә нәрсә үсеп чыкты. Түгәрәк, зур, сары төстә. Шалканга охшаган. Ләкин шалкан түгел. Шалканның яфраклары өскә карап үсә. Ә моның - киңәеп үсәләр. Әй, кош- кортлар, килегез әле монда! Әйтеп бирегез әле, бу яшелчәне ничек атыйлар?

Чыпчык: (кабак янында очып йөри) Чык – чырык.

Бабай: Ничек, ничек?

Чыпчык: Чык – чырык.

Бабай: Чык-чырык?! Яшелчәнең исеме шалкан, кишер… юк. Бу аңлашылмый, чык – чырык туры килми

Чыпчык: Чык – чырык. Чык – чырык ( очып китә).

Бабай: Син нәрсә, әллә миннән көләсең инде?

Умарта (оча): Ж –Ж –Ж

Бабай: Умартакай, әйт әле, бу яшелчәне ничек атарга?

Умарта (катырак): Ж –Ж –Ж (очып китә.)

Бабай: Юк, бу бөтенләй туры килми. Казкаем, син бөтен җиргә өлгерәсең, әйт әле, бу яшелчә ничек атала?

Каз: Кыйгак – кыйгак – ка – ка (читкәрәк китә).

Бабай: Үрдәгем, әйт зинһар, бу гаҗәп яшелчәне ничек атарга?

Үрдәк: Бак – бак – бак

Каз: Кыйгак – ка – ка.

Үрдәк: Бак – бак – бак.

Бабай: Нәрсәдер килеп чыга бугай. Ка – бак, ка – бак. Бу яшелчәне кабак дип атарга микән әллә? Балалар, сез ничек уйлыйсыз?

(Кулларын ышкып) кабак булсын. Хәзер инде өзәргә дә була. Каз, син бу яфрактан тарт, ә мин арттан эткәләрмен. Сез, балалар, булышыгыз, бер – ике дип әйтегез. Башладык. 1 -2 – алдык, 1- 2 – алдык. Уфф! Рәхмәт сезгә, кош – кортлар. Хәзер бу яшелчәне бөтен кешеләр дә кабак дип атасыннар.

Әдәбият

1. Мәктәпкәчә мәгарифнең Федераль дәүләт белем стандарты (Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013елның 17 октябрендә 1155 нче номерлы боерык нигезендә расланган).

2. “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү прогроммасы” Р.К.Шәехова, 2016

3. Зарипова З.М., Кидрячева Р.Г. Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү программасы. «Идел-Пресс», 2013.

4. Зарипова, З.М. Туган телдә сөйләшәбез: 5-7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек / төз.: З. М. Зарипова һ.б. - Казан : Фолиант, 2012.

5. Зиннурова, Ф.М. Уйнап укый сабыйлар: Логопедлар, тәрбиячеләр һәм укытучылар өчен методик кулланма / Ф.М.Зиннурова. – Казан: Мәгариф, 2007. – 158 б.

6. Иң матур сүз: уку китабы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия/ [төз.-авт. К.В.Закирова].- Яңадан эшләнгән һәм тулыл. 2нче басма.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2012.

7. “Сөенеч – Радость познания” региональная образовательная программа дошкольного образования, Р.К. Шаехова, Казань: Магариф – Вакыт, 2016

8. Туган телем – бөек анам теле: татар балаларын ана теленә өйрәтү өчен тәрбиячеләргә методик кулланма / З.М. Зарипова җитәкчелегендә. – Яр Чаллы, 2004.

9. К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова. Әхлак нигезе – матур гадәт. Методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2009.

10. Ф.М.Зиннурова.Үз илемдә ,үз телемдә.Казан:Мәгариф,2009.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2019

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика