Күпмәдәниятлелек шартларында толерант шәхес тәрбияләү

Нуриева Лилия Рашшат кызы,
Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Яшь буынга төпле белем һәм ныклы тәрбия бирү мәгариф системасының бер-берсеннән аерылгысыз үзәк проблемалары булып тора. Күпмилләтле Татарстанда милләтара дуслык һәм бер-береңә ихтирам хисе тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелә. Милләтләр дус булганда гына, яшәешебез ныклы һәм ышанычлы булачак. Башка милләт балаларын татар теленә өйрәтү эшенә нокта куелган шартларда (рус балаларына татар телен укыту турында сүз бара), белем бирү системасында телебезгә бәйле байтак үзгәрешләр килеп чыкты, тик шулай да төрле милләтләр арасында толерант мөнәсәбәтләрне ныгыту, дуслык урнаштыру һаман да беренчел мөһим проблема булып санала. Бу өлкәдә элегрәк эшләнгән эшләрне һич тә юкка чыгарырга ярамый. Мәктәпнең татар теле укытучыларына һәрвакыттагыча зур җаваплылык йөкләнә: элеккеге эш тәҗрибәсен саклаган хәлдә, аны яңа юнәлешкә кертеп җибәрү һәм милләтара дуслыкны үстерү эшен дәвам итү бурычы тора. Безнең мәктәптә күп төрле милләт балалары белем ала. Аларны төрле яклап тәрбияләүгә элек-электән зур әһәмият бирелә иде. Сәяси тормышта нинди генә үзгәрешләр килеп чыкмасын, бүген дә бу эшебезне үз агымына куя алмыйбыз. Татар һәм башка милләт балаларын үз халкының, башка милләтләрнең рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләү эшен дөрес һәм нәтиҗәле итеп оештыру төп бурычларыбызның берсе булып кала бирә. Дәрестә уңай психологик климат тудырып, бер-беребезгә ихтирам саклаган хәлдә, укучыларны тормыш-көнкүрешне дөрес бәяләргә, һәр милләтнең үзенчәлеген дөрес аңларга, өйрәнелгән мәгълүматны анализлап, тәнкыйть күзлегеннән үткәрә белергә өйрәтәбез. Дәрестән тыш чараларда теоретик белемне гамәли яктан ныгытабыз: төрле милләт балаларын бер-берсе белән дус яшәргә өйрәтәбез, ягъни тормышка әзерлибез, тәрбиялибез.

Мин үзем быелгы уку елында 10 нчы рус сыйныфларында рус ана теле дәресләрен укытам. Сыйныфымда татар, рус, әзербайҗан, еврей, чуваш балалары укый. 9 ел дәвамында татар телен өйрәнгәнгә күрә, укучыларым белән татар телендә үткәрелә торган төрле милли чараларда катнашып килдек, һәр милләтнең үзенә генә хас үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре белән таныштык. Рус ана теле дәресләренә йөри башлагач та, укучылар татар телендә үткәрелә торган чараларда катнашудан баш тартырга җыенмадылар, чөнки алар шул ук татар халкы белән янәшә яшиләр, татар мохитен, телен хөрмәт итәләр. Укучыларда Татарстаныбызга, анда яшәүче төрле милләт халкына, чит телгә ихтирам хисе тәрбияләүне төп бурычларымның берсе дип саныйм. Сәяси, социаль, мәдәни тормыштагы көндәлек мәгълүматны кечкенәдән үк балалар аңына сеңдерә баруым ярдәм иткәндер, мөгаен, укучыларым бар яктан камил, шул ук вакытта толерант шәхесләр булып үстеләр, дип курыкмыйча әйтә алам. Һәр баланы башкаларның милли хисләрен хөрмәт итәргә өйрәтү, толерантлыкның зур көчкә ия булуын тормыш мисалларында аңлату педагогтан төпле белем һәм методик, психологик яктан әзерлек, зур ихтыяр көче таләп итә. Бүген дә шул юнәлештә эшләвемне дәвам итәм.

Бу хезмәтемдә мин күп еллар дәвамында эшләгән эшләрем турында сөйләргә, икенче төрле әйткәндә, толерант шәхес, ягъни башка милләтләрне хөрмәт итүче игелекле балалар тәрбияләү тәҗрибәсе белән якыннанрак таныштырып китәргә телим.

Безнең гимназиядә татар телен өйрәнүче төркемнәр байтак. Шунысы кызык: бу төркемнәрдә татар балалары белән бергә рус һәм башка милләт балаларын да күрергә була. Алар бу төркемнәргә үзләре теләп килделәр. Берәүләр элек укыткан укытучыларыннан аерылырга теләмәсә, икенчеләре татар телен өйрәнүне дәвам итәргә теләделәр.

Ана телебезнең тормышта тоткан урынын ныгытуда, милләтләр арасындагы дуслыкны үстерүдә сыйныфтан тыш чаралар үткәрүнең файдасы искиткеч зур. Без мондый эшләрне туктатырга уйламыйбыз. Иң беренче адымыбыз, гадәттә, башлангыч сыйныф укучылары белән кечкенә генә әкиятләр сәхнәләштерүдән башланса да, зур сыйныфларда да моны уңышлы дәвам итәбез. Репертуарыбызга махсус рәвештә төрле милләт әкиятләрен алабыз. Күптән түгел укытучылар башлангыч сыйныфларда “Өч кыз” (татар халык әкияте), “Түгәрәк күмәч” (“Колобок”, рус халык әкияте) әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Каникулдан соң өлкән сыйныфларда мари һәм әзербайҗан халык әкиятләрен тәрҗемә итеп куячакбыз. Гимназиядә Тинчурин театры артисткасының өч елдан бирле балалар белән шушы өлкәдә эшләве дә безнең файдага булды. Бу, әлбәттә, җиңел эш түгел. Һәр эштә дә шулай: иң авыры башлап җибәрү. Балаларны кызыксындыра белсәң, алар киләчәктә дә төрле чараларда бик теләп катнашачаклар. Телне ятлап кына өйрәнеп булмый. Ул телдә аралашсаң гына аны өйрәнә һәм камилләштерүгә ирешә аласың. Төрле милләт укучылары бер-берсенең ана теленә ихтирам белән караганда, аларга төрле милләтләрнең үзенчәлекле якларын аңлау җиңел булачак, шул чакта уңай психологик шартлар барлыкка килә. Шуңа күрә төрле телләрдә әкиятләр уйлап чыгару, булган әкиятләрне кую, төрле сюжетлы уеннар уйлап чыгару телне үстерүдә, баетуда зур роль уйный да инде. Бүгенге көн шартларында рәсми рәвештә рус телле балаларга татар телен өйрәтү эше туктатылса да, укучылар сыйныфтан тыш чараларда теләп катнашалар. Әзерләнгән чаралар ата-аналарга да күрсәтелә.

Урта звенода укый торган балалар белән кызыклы бәйрәмнәр үткәрәбез.

Мәсәлән, бездә "Аулак өй" уены уздырыла. Табышмаклар-җырлар ятлаганда,

укучылар телне үзләштерү белән бергә, үзләре дә сизмәстән, татар халкының

милли йолалары, гореф-гадәтләре турында күбрәк белә башлыйлар һәм аларны үз итәләр. Күп мәкальләр, табышмаклар ике телдә яңгырый. Бу үзе балаларны бер-берсенә якынайта. Әлеге кичәләр технология, рәсем дәресләре белән тыгыз бәйләнештә үткәреләләр. Укучы кызлар "Аулак өйгә" хезмәт дәресләрендә үзләре чиккән сөлгеләрен, кулъяулыкларын һәм башка әйберләрен алып киләләр. Ә рәсем дәресләрендә балаларга, фольклорга нигезләнеп, татар орнаментлары, аларның килеп чыгышы сөйләнелеп, мәгънәсе аңлатып бирелә. Биредә балаларның булганлыгы да, хезмәт сөючәнлеге дә, сынала. Иң мөһиме: һәр эшкә иҗади якын килә белү сәләте үстерелә, ныгый. Бигрәк тә демократик җәмгыять тәрбияләү күзлегеннән карасак, укучыларны яшьтән үк тормышның бар өлкәләре белән тыгыз бәйләнештә булырга өйрәтү, тирә-яктагы халыкларның мәдәниятенә дөрес, дустанә караш тәрбияләү педагогның төп бурычы дип саныйм.

Сабантуй бәйрәме Татарстанда һәм татарлар яшәгән башка төбәкләрдә инде күптән уртак бәйрәм дип санала, чөнки җөмһүриятебездә генә түгел, чит төбәкләрдә дә бу бәйрәмне үз итәләр һәм бик теләп үткәрәләр. Шуңа күрә безнең теләк яшь буынга бу бәйрәмнең күңел ачу чарасы гына булып калмавын, ә тирәнрәк мәгънәгә ия булуын ачып бирү. Элек-электән килгән бу милли бәйрәмнең барлык үзенчәлекләрен дөрес аңлату зарур. Шуңа күрә дәрестән тыш чараларның иң күркәме – кечкенә Сабантуй бәйрәмнәрен уздыру. “Май чабу” (“Масленица”) бәйрәмен дә ел саен уздырабыз. Мондый милли бәйрәмнәр милләтара дуслыкны үстерүдә, ныгытуда әһәмиятле урын алып торалар.

Һәр милләтнең үзенчәлеген чагылдыруда, төрле милләтләрне бер-берсенә якынайтуда укучылар кулдан чыгара торган газеталарның да роле зур. Мәсәлән, безнең укучылар "Казан һәм бөтен Россия" яки "Казан – Татарстан Республикасының башкаласы" дигән газеталар чыгару эшендә дә теләп катнашалар. Бу эштә мәктәбебездә укучы төрле милләт балалары катнаша. “Милли ашлар”, “Бәйрәмнәр һәм йолалар”, “Киемнәр һәм бизәнү әйберләре” рубрикаларында кызыклы әйберләр, милли үзенчәлекләр белән танышу мөмкин.

Газета чыгару белән шөгыльләнгәндә, телне өйрәнүгә омтылган һәм

сәләте булган укучы күп кенә өстәмә материаллар белән эш итә. Бу вакытта ул

яңалыкка булган ихтыяҗын канәгатьләндерә ала. Еш кына укучы күршесенең нидер эшләгәнен күреп, үзе дә кызыксына һәм бу эшкә тартыла.

Туган як тематикасына бәйле экскурсияләр оештырабыз. Балалар белән Татарстанның тарихи урыннарыннан саналган Борынгы Биләр, Болгар, Зөя җирләрендә булып кайттык. Биредә булу һәркемгә уңай тәэсир итә, ә бала күңелендә мондый сәяхәтләр, әлбәттә, эзсез калмый. Алар үзләренең борынгы бабалары, аларның яшәеше турында уйланалар. Әлеге чаралар укучының танып-белү сәләтен үстерү ягыннан да, тәрбияви яктан да зур әһәмияткә ия. Иң мөһиме: рус һәм башка милләт балалары татар халкының мәдәниятен күреп, аңлап үсә. Мондый чаралар уңай психологик климат тудыруда аеруча нык ярдәм итәләр.

Кешелек дөньясы, фәнни-техник прогресс елдан-ел тизрәк темплар

белән үсә бара. Татарстанның киләчәге андагы халыкның дөнья мәгарифе,

фәнни-техник казанышлары белән үз вакытында танышып, шуннан

файдаланып баруына бик тә бәйле. Укытучы эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен

файдаланылган күп төрле методик алымнарның иң отышлысы – компьютер куллану. Ул укытучы һәм укучы арасында арадашчы ролен үти. Мин сыйныфтан тыш чаралар әзерләгәндә, заманча технологияләрдән еш файдаланам. Укучыларым һәр чыгышыбызның презентациясен әзерлиләр. Быелгы уку елында 10 нчы рус сыйныфлары белән мәктәптә, ә соңрак шәһәрдә уздырылган “Красна девица”, “Добрый молодец” бәйгеләре моның ачык мисалы булып тора. Тиздән “Татар кызы” бәйгесендә катнашачакбыз. Мәктәбебездә “Гимназист көне” чарасы да бик матур оештырыла. Бу көнне Гала-концерт була. Һәр милләт укучысы үз телендә җырлар, биюләр башкара. Беркем дә оялмый. Киресенчә, укучылар төрле милләт сәнгате үрнәкләре белән танышырга теләк белдерәләр.

Югары сыйныфлар белән эшләгәндә иң кызыклысы – төрле бәйрәмнәргә багышлап газеталар чыгару, дияр идем. Рус телле укучыларым анда үзләренең котлауларын татар телендә язалар. Иң матур котлауга конкурс уздыру традициягә әйләнә бара. Күп еллар дәвамында мәктәбебездә “Мы” (“Без”) журналы чыгып килә. Анда рус һәм башка телле балаларның татар телендә язылган кыска әкиятләре һәм хикәяләре өчен махсус “Юлдаш” рубрикасы бар. Типографиядә бастырылган матур бизәкле журналда үз исеме белән чыккан иҗат җимешен күрү һәр баланы сөендерә. Хәзер рус телле укучылар өчен татар телен өйрәнү мәҗбүри булмаса да, рус балалары арасында татар төркеменә йөрергә теләп гариза язучылар бар. Беренче чиратта, аларны бу төркемнәрдә укучы балаларның тыйнаклыгы, ярдәмчеллеге тарта. Икенчедән, телне өйрәнүгә дә теләкләре бар. Димәк, без телебезгә ихтирам тәрбияли алганбыз булып чыга. Тамчылардан күл җыела, диләр. Без эшләгән эшләр бик аз булып тоелса да, аның уңай ягы шактый. Бер республикада яшәгән төрле милләт балалары дус яшәргә, бер-берсен хөрмәт итәргә тиеш. Укучыларыбыз моны яхшы аңлыйлар.

Яшүсмерләрне, мәктәп балаларын тәрбияләүдә укытучылар алдында күптөрле педагогик-психологик бурычлар тора. Кызганычка каршы, хәзерге чорда битарафлык, акчага табыну тамыр җәя. Бу глобаль күренешкә әверелә бара. Бер-берсен күралмас дәрәҗәгә килгән кешеләр белән очрашканда куркып куясың. Ике автобус шоферы, күбрәк табыш алу өчен, кеше гомерен куркыныч астына куеп, бер-берсен уздырмаска теләп чаба. Берсенең алга чыгуы икенчесенең мин-минлегенә тигәнгә күрә, урамда пыр туздырып сугышалар. Мондый күренешләр ешая бара. Гадәттә, ике төрле милләт кешесенең бәрелешү очрагы күзгә ташлана. Җитмәсә, шуның ише вакыйга турында интернетка да урнаштыралар. Моны балалар да күреп үсә. Без кая барабыз? Балаларны ничек саклап калырга? Мондый сыйфатларны булдырмауның төп юлы – киң күңелле, башкаларга ярдәм кулы сузарга әзер торган шәхес тәрбияләү. Мондый шәхес усал да, кешеләргә карата битараф та була алмый. Һәр укытучы моны аңлый, ничек булса да, укучыны шул юнәлештә тәрбияләргә, кызыксындырырга, өйрәтергә, игелекле эшләргә тартырга тырыша. Мәктәпләрдә татар теле укытучылары, гадәттә, бу изге эшнең башында тора. Бүген нинди шартларга куелсак та, иң беренче чиратта шуны онытмыйк!

Без карап киткән эш алымнарының һәркайсы бер-берсен тулыландыра, баета, иҗади шәхес формалашуына шартлар тудыра. Әлеге эшчәнлек төрләренең һәммәсендә бала үзен үрнәк яктан күрсәтә алган икән, димәк, без чын мәгънәсендә һәрьяклап гармонияле үсеш процессына аяк баскан шәхес тәрбиялибез дигән сүз. Тик шундый шәхесләр генә демократик җәмгыятьне үстерә ала. Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү һәркемгә шатлык китерә, ә үз иленең киләчәген тәрбияләүче педагог өчен бу әле зур бүләк тә булып тора.

Әдәбият

Васильева И.Ф. Нравственность нужно воспитывать //Школьная библиотека. – 2001. №3. 21 с.

Гыймадиева Н.С. Дәрестә һәм дәрестән соң. – Казан: “Яңалиф”, 2004.

Самоукина Н.В. Психология профессиональной деятельности /Н.В.Самоукина. – СПб. : Питер, 2004.

Хуҗиәхмәтов Ә. Н. “Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә”. – 2001.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2019

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика