Милли тәрбия - заманның актуаль мәсьәләсе

Насибуллина Гөлия Хәниф кызы,
Мамадыш районы Усали урта гомуми белем мәктәбенең
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Мәктәбебездә милли тәрбия, гореф-гадәтләрнең сакланышы турында таныштырганчы, аның тарихы хакында бер-ике сүз әйтеп китми мөмкин булмас, чөнки киләсе елга авылыбызда беренче мәдрәсә эшли башлаганга 105 ел була. 1928нче елга кадәр авылда ике мәдрәсә эшләп килә, шушы елны кирпечтән яңа мәктәп бинасы салына. 1950нче елдан урта мәктәп буларак балаларны кабул итә. Биредә 22 авылдан җыелып укыйлар, балалар саны 640 ка, параллель класслар 6 га җитә. Уку-укытуның куелышы, укытучыларның әзерлеге ягыннан Усали мәктәбе республика күләмендә таныла. 1964 нче елда “Совет мәктәбе” (“Мәгариф”) журналының бер саны махсус Усали урта мәктәбенә багышлана.

Шундый бай тарихы булган мәктәбебездә халкыбызның борынгы гореф-гадәтләре, йолалары нигезендә укучыларны милли рухта тәрбияләү мөһим бурычларның берсе булып тора. Шулай ук бүгенге көндә белем-тәрбия бирү процессын тормыш белән бәйләп алып бару зарурилыгы да артты.

Укыту-тәрбия системасын яңарту – яңа идеяләр, ысуллар, чаралар эзләү дигәнне аңлата. Мәктәпнең төп бурычы – хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер йөртә торган, социаль актив, карарларны мөстәкыйль кабул итә алырлык иҗади шәхес тәрбияләү. Укыту-тәрбиянең бүгенге көндәге уңышы укытучының бу процессны сыйфатлы башкаруында, укучыларны танып-белү процессы белән кызыксындыра алуында; иҗади уйларга, мөстәкыйль белем алырга өйрәнүенә, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләвенә бәйле. Әйләнә-тирәне, кешелек дөньясын өйрәнү һәм аны укучыга дөрес аңлату, укучыны тормышка яраклаштыру – укытучылар алдына куелган мөһим бурычларның берсе.

Милли мәгариф - шәхеснең җитлегү-камилләшү процессының нигезе, җәмгыятьнең мәдәни һәм интеллектуаль үсеш дәрәҗәсе күрсәткече. Күпмилләтле Татарстан мәктәпләрендә дәүләт һәм туган телләрне үстерү, милли үзаң һәм патриотизм хисләре тәрбияләү – бик мөһим эш юнә-лешләренең берсе һәм бу юнәлеш Федераль дәүләт белем бирү стандартларында аерым ассызыклана. Бүгенге көндә мәктәп әлеге сыйфатларны формалаштыруның үзәге, сүнмәс учагы булып тора.

Иң асыл рухи-әхлакый кыйммәтләр, дөрес яшәү кануннары ислам тәгълиматында һәм татар халкының тәрбия тәҗрибәсендә тупланган. Халык бәйрәмнәре, аларга караган күп кенә гореф-гадәт, йолалар шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләрнә күнектерү чарасы да булып хезмәт итә. Бу чараларда халыкның олысы-кечесе теләп катнаша, һәр буын кешесе анда катнашу тәртибен гадәт итеп үзенә сеңдерә.

Мәктәптә традиция рәвешендә ел да “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, бәйрәмнәре үткәрелә. Милли тәрбия бирүдә авылыбызның аксакаллары да бик теләп катнаша, алар катнашында үткән “Әхлак дәресләре” һәркемнең күңеленә игелек орлыклары сала. Аларның эчтәлекле вәгазьләрен күрше Албай, Владимир авылларыннан, Дружба поселогыннан килеп укучы балалар (керәшен татарлары) да йотлыгып тыңлап утыра. Мәктәбебез укучылары өчен бәйрәмнәрдә бер-берсенең милли киемнәрен киеп, чыгыш ясау - гадәти хәл.

Тотрыклы (толерант) шәхес тәрбияләү – ул укучыларда башка милләт кешеләренә, аларның мәдәниятенә уңай мөнәсәбәт булдыру дигән сүз. Без балаларда үз халкыбызга, үз илебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән генә чикләнмичә, кайда яшәүләренә һәм нинди милләт кешеләре булуга карамастан – барлык халыкларны, аларның мәдәниятен, гореф-гадәт, традицияләрен хөрмәт итәргә, табигатьне яратырга өйрәтәбез, гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштырабыз. Бу мәктәп күләмендә эшләнгән стендлар һәм мәктәп музеенда милли төбәк компонентлары да чагылыш тапкан. Шулай ук күренекле якташларыбыз, танылган шәхесләребез белән дә очрашулар оештырылып тора.

Шуңа без, укытучылар, милли тәрбия биреп, халыкның гореф-гадәтләре, милли мирасы, җырлары, биюләре, уеннарын һ.б. бала күңеленә кече яшьтән кертеп калдырырга тырышабыз. Укучыларыбыз тәнәфесләрдә дә татар халык уеннарын яратып уйныйлар.

Туган якка, милләткә мәхәббәт тәрбияләү гаиләдән башлана. Ата-ана тырышлыгы, әби-бабайның йомшак сүзе, гаиләдәге халәт сабыйның холкын тәрбияләргә, дөньяга карашын үстерергә ярдәм итә. Шунлыктан әти-әниләр белән элемтә, гаиләдә милли тәрбия бирүгә дә игътибарны арттыру өстендә эш алып барыла:“Әниләр көне”, “Гаилә бәйрәме”, “Өлкәннәр көне”ндә очрашулар үткәрелә.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: башкаларга карата түземле, тыңлый белгән, җәмгыятьтә үз сүзен әйтә алган толерант шәхесне милли гореф-гадәтләр, йолаларга таянып, гаилә белән мәктәп берлектә генә тәрбияли ала. Шуңа да укучыларда милли үзаң булдыру – безнең төп бурычыбыз.

Әдәбият:

1. «Государственая программа Республики Татарстан «Сохранение, изучение и развитие языков РТ и других народов в Республике Татарстан на 2014–2020 годы» - «2014-2020 нче елларда ТР сы дәүләт телләрен һәм ТРның башка халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» ТРсы дәүләт программасы (ТР Министрлар Кабинетының 2013 нче елның 25 нче октябреннән 794 нче карары);

2. Мозаффарова М.Г. “Әдәбият” предметын укыту үзенчәлекләре. Татар әдәбияты буенча төп, урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә куя торган педагогик хезмәткәрләр өчен тәкъдимнәр. Казан. ТРМҮИ. 2014;

3. Садыйкова Д. Укыту-тәрбиядә милли-төбәк компоненты.// “Мәгариф”журналы,2003 №11, 54б.;

4. Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәм// Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә профессиональ белем бирүче дәүләт автоном мәгариф оешмасы «Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты». Казан, ТРМҮИ 2015;

5. Хаматгалиева Г. Халык педагогикасы – тәрбия чыганагы.// “Мәгариф” журналы, 2004 №12, 21б.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2019

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика