Күп милләтле мәктәп шартларында яшь буынга укыту-тәрбия эшен оештыру

Гыйлемханова Энҗе Равил кызы,
Казан шәһәре Идел буе районы 10 татар-рус урта гомуми белем мәктәбенең
башлангыч сыйныф укытучысы


Мәктәптә төрле милләт балаларының белем алуы, аларның үзара элемтәсе, аралашуы, укучылар арасында уңай мөнәсәбәт булдыру, гражданлык сыйфатлары тәрбияләү, башка милләтләрнең мәдәниятенә ихтирам итү хисләре тудыруны таләп итә. Бу юнәлештә мәктәп куләмендә үткәрелгән халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре белән кызыксыну көчәя. Театр коллективлары фестивале, халык җырлары фестивале, ”Сөмбелә” Нәүрүз”, ”Сабантуй” бәйрәмнәре, шигырь сөйләүчеләр конкурсы, ”Зур тәнәфес“ конкурсы, 1 нче сыйныфлар көне, туган тел көне, милли ашлар көне, “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” һәм башка чараларның да зур әһәмияткә ия булуын әйтеп үтәргә кирәк. Монда балалар үзләренең осталыкларын гына түгел, ә башка милләтләрнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен ихтирам итәргә өйрәнәләр. Укучыларның Өлкәннәр көне, хезмәт һәм сугыш ветераннары өчен оештырылган чараларда, төрле хәйрия акцияләрендә теләп катнашулары да киләчәктә бар яктан да камил шәхес булып тәрбияләнүенә зур йогынты ясый.

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре белән кызыксыну көчәя генә бара. Аерым бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр турында сүз башланганчы, халык бәйрәмнәренең әһәмиятен, зарурлыгын аңлатып үтәргә кирәк. Моны бигрәк тә тәрбия эше белән шөгыльләнүчеләр, беренче чиратта, укытучылар тоярга тиеш.

Бәйрәмнәрнең әһәмияте нәрсәдә соң? Халык бәйрәмнәре – шул халыкның бердәм милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр мәдәниятен тәрбияләргә, формалаштырырга ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар.

Бәйрәмнәрдә халыкның олысы-кечесе бик теләп катнашалар. Эш шунда, ул бәйрәмнәрдә катнашу тәртибен гадәт, традиция рәвешендә, ана сөте белән дигәндәй, үзенә сеңдерә.

Бәйрәм вазифалары теләп, шатланып үтәлә. Шулай итеп, һәр кеше, үзе дә сизмәстән, үзара аралашу, үз-үзеңне тоту гадәтләрен үзләштерә, тәрбияләнә.

Халык бәйрәмнәре кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр, очрашу-танышулар мондый көннәрдә бигрәк тә күп була.

Бәйрәмнәребезнең тагын бер күркәм ягы – алар төрле буын кешеләрен дә берләштереп килгән, бер бәйрәм һәр кешегәдә чын мәгънәсендә шатлык китерә алган.

Мәсәлән, Сабантуен гына алыйк.

Сабантуй – татарларның иң билгеле милли бәйрәме. Бу бәйрәмнәрне язгы кыр эшләре беткәч, май һәм июнь айларының соңгы көннәре аралыгында үткәрәләр. Бәйрәмнең конкрет датасы юк, ул шул язгы кыр эшләренең бетүенә бәйле.

Сабантуй – чынлап торып массакүләм күңел ачу һәм спорт чарасы, бу чарада бәйрәмгә килгән һәм тамаша кылучы катнаша ала. Сабантуй - татарларның, гәрчә бер татарларның гына түгел, ә башка халыкларның да иң яраткан бәйрәме.

Бер-беренең күңелен күрә белү, бер-береңә ихтирам – кешенең гадәтенә керә барган, халык-фигыленә әйләнгән, тикмәгә генә “чир китәр, гадәт китмәс“ димиләр.

Ә инде балаларның, халкыбызның йоласын үтәп, табигать кочагында күмәкләшеп ботка пешереп ашаулары тамак туйдыру чарасы гына булмаганлыгы ап-ачык.

Мәктәптә тәрбия чаралары, шул исәптән “бәйрәм” дип атала торганнары да бихисап . Мәсәлән, Нәүрүз бәйрәме.

“Нәүрүз” сүзенең мәгьнәсе-фарсыча ”яңа көн” дигәнне аңлата. Урта һәм Кече Азия илләрендә борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Иран, Афганистан һәм башка кайбер илләрдә – дәүләт бәйрәме, көн белән төн озынлыгы тигезләшкән чорга 21-22 мартка туры килә. Шул төбәкләрдә язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Бу бәйрәмдә дә кешеләр бер-берсенең күңелләрен укучылар күтәргәннәр, бергәләшеп шатланганнар.

Казан шәһәре Идел буе районының 10 нчы татар-рус урта мәктәбе күпмилләтле мәктәп. Алар арасында татарлар, руслар, үзбәкләр, әзербәйҗаннар, таҗиклар, марилар, чувашлар, грузиннар һәм башка милләт балалары бар. Мәктәп администрациясе педагогик коллектив белән берлектә укыту-тәрбия эшчәнлеген кирәкле шартлар тудырып оештыруга нык игътибар итә. Төп максаты – белем бирүнең сыйфатын арттыру, яңа инновацион технологияләрне, алдынгы иҗади алымнарны куллану, үзара тәҗрибә уртаклашу, укучылар һәм мөгәллимнәр өчен бердәм тәлаплар һәм нормативларны билгеләү, аларның үтәләшенә нәтиҗә ясау. Башка милләтләрнең мәдәниятын өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудыру, толерантлык мөнәсәбәтләрен саклау да төп бурычлардан гыйбарәт.

Сүземне мондый юллар белән тәмамлыйсым килә.

Пушкин теле... Күп телләрне белү- яхшы шөгыль

Некрасов теле... Туган телең үги калмаса,

Тургенев һәм Толстой теленең Җаның салып әйткән әнкәң сүзен

Тиңсез көче , кодрәтен беләм мин. Синең аша балаң аңласа.

Әдәбият

1. Кәримуллин Ә. Тел - милләтнең сакчысы. Казан: Татар кит. нәш. 1991

2. Уразман Рәүфә. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. Казан: Татар кит. нәш. 1999 320 бит

3. Казан: ”Мәгариф” Бәйрәмнәр нигә кирәк? 1998

4. Ягьфәрова Р. “Балалар фольклоры”. Казан. Раннур нәш. 1999

5. Шәрәфетдинов Д.Р. Татар бар да - сабан туе бар. Казан, 2003


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2019

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика