Өстәмә белем бирү шартларында балаларның танып-белү һәм эзләнү активлыгын үстерү

Антонова Ләйсән Мансур кызы,
Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәгенең
милли тәрбия бирүне үстерү бүлеге мөдире


Бүгенге җәмгыятькә сәләтле, тирән белемле, эшлекле, талантлы шәхесләр кирәк. Тик шуны истә тоту мәҗбүри: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү – ил өчен иң мөһим мәсьәлә. Талантлы яшьләр – җәмгыятьнең төп байлыгы. Ә һәр бала да үзенчә талантлы.

Мәгариф өлкәсендәге җитди үзгәрешләр, белем бирү программаларын сайлап алу мөмкинлеге, фәннәрне тирәнтен өйрәнү балаларның табигый сәләтен үстерүгә, чын мәгънәсендә талантлы шәхес тәрбияләүгә юл ачты. Һәр бала шәхес, алай гына да түгел, иҗади шәхес. Һәркемнең мәктәпкәчә яшьтәге балаларны күзәткәне бардыр: кемдер балчык әвәләргә, кемдер көннәр буе рәсем ясарга, кайсыдыр такмак чыгарырга ярата. Ләкин ата-аналар, күпчелек очракта тәрбиячеләр дә, педагоглар да балаларның бу мавыгуларына иҗат итәргә омтылыш дип түгел, ә бала-чаганың гап-гади уеннары итеп карыйлар.

Иҗади юнәлештә эшләүче өстәмә белем бирү педагогларының төп бурычларының берсе – укучының иҗади сәләтен үстерү, иҗат итәргә омтылыш тудыру. Казанның Дәрвишләр бистәсе балалар иҗат үзәгендә эшләп килгән «Туган тел», «Гөрләшик әле, дуслар!», «Балкыш», «Хыял», «Алтын каләм», «Карлыгач», «Шаян йолдызлар», «Шаяннар», «Яшь эзләнүче», «Туган якны өйрәнүчеләр» берләшмәләренә балалар теләп йөриләр. Аларның җитәкчеләре Шиһабиева А.Х, Фәсхиева Р.Р., Мотыйгуллина Ә.Р., Хафизова З.М., Таһирова Г.Ә., Аткулова А.И., Рәфыйкова Л.З., Садыйкова Ә.Р., Елистратова Р.А. Бариева Р.А. берләшмә утырышларында уен алымнарына, кыска вакытлы иҗади эшләргә, һәр баланың сәләтен ачардай эш төрләренә зур урын бирәләр.

Әлеге берләшмәләрдә шөгыльләнүчеләр шигырь, әкият язарга, җырларга, биергә яраталар, икенчеләре фән дөньясына беренче адымнарын ясыйлар, туган якны өйрәнү, эзләнү эшләре белән шөгыльләнәләр, ә башкалары Шаяннар һәм тапкырлар клубына, театр сәнгатенә өстенлек бирәләр. Бала шәхесе тулысынча ачыла торган тәрбия эшчәнлеген табарга гына кирәк. Аларның нәрсәгә сәләтле булуларын, кызыксынуларын игътибарсыз калдырырга ярамый.

Балаларның төрле өлкәдәге сәләте, күп очракта, өстәмә белем бирү системасында ачылуы бәхәссез. Чыннан да балаларның сәләтен үстерү өчен тиешле шартлар булдыру әһәмиятле. Чөнки сәләт бары тик дөрес оештырылган эшчәнлек шартларында гына үсә. Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: «Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора», – дигән. Чыннан да, билгеле бер эш белән җитди һәм эзлекле шөгыльләнгән баланың сәләте тиз ачыла, кызыксынучанлыгы арта. Безнең Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәгендә эшләүче педагогларның эш тәҗрибәсе шуны ачык күрсәтте.

Кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә дә махсус сәләт кирәк. Укучының сәләте турында аның өлгерешенә карап кына фикер йөртү ялгыш караш дип саныйбыз без. Балалар үзара белем алу активлыгы белән бер-берсеннән аерылалар, нәкъ менә шундый аерымлык аларның шәхси сыйфатларына караганда өлгерешенә күбрәк тәэсир итә. Һәр баланы ул мәктәпкә кергәнче үк укырга, язарга, гади күнегүләр эшләргә, мәсьәлә чишәргә, рәсем ясарга өйрәткән булсалар, беренче сыйныфта аның психик сыйфатлары, бу эшләр белән шөгыльләнгән балаларныкы белән чагыштырганда, ныграк үскән була. Шул ук вакытта ярыйсы гына әзерлекле пассив укучы мәктәптә укуда артта кала һәм әкренләп уртача укучылар рәтендә исәпләнә. Әгәр дә кеше актив булмаса, аның төп психик функцияләре (сөйләме, хәтере, фикерләү сәләте) үсеше тоткарлана. Шулай итеп, хезмәттән, тырышлыктан башка талант сүнәргә, үсештән туктарга мөмкин. Балаларның өстәмә белем бирү оешмаларында шөгыльләнүе, аларны кызыксындыру, иҗади мавыктыру бу проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Билгеле, шундый хәлләр дә була: өлкәннәрнең уйламыйча әйткән сүзе балада үз-үзенә ышаныч хисен сүндерә, һәм ул кайчандыр яратып эшләгән эшен дә башкарырга теләми. Менә шундый хәлдә сәләтле бала сәләтсезгә әйләнә. Моның киресе дә булырга мөмкин: кайвакыт сәләтсез булып тоелган балаларның сәләтен үстерергә мөмкин. Билгеле бер яшьтә баланың танып-белү сәләте тиешенчә файдаланылмаса, алга таба аның бу сыйфаты бөтенләй югалырга мөмкин.

Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәгендә баланың ни дәрәҗәдә сәләтле, талантлы булуын белгечләр, педагоглар, психолог өйрәнә һәм алардагы бу сыйфатларны үстерергә ярдәм итә. Талантлы бала һәрвакыт үзенең җәмгыятькә кирәклеген тоеп, алга таба зур эшләр башкара алуына ышанып яшәргә тиеш. Сәләтле һәм талантлы балаларны укыту һәм тәрбияләү системасын булдыру һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә торган гамәли чаралар әзерләүне таләп итә. Шуннан чыгып, «Көз сылуы Сөмбелә», «Мин бит татар малае», «Без – Тукай оныклары», «Әни, диеп язып куйдым», «Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа», «Иң зирәк укучы», «Мәктәп сәхнәсе» кебек конкурс һәм бәйгеләр үткәрү матур традициягә әйләнде.

Балаларның төп кызыксынуын истә тотып, белем алу, сәләтен төрле яклап күрсәтү, үстерү өчен шартлар тудырыла. Иң мөһиме - һәр бала үзен кабатланмас шәхес итеп тоярга, үзенең эш-гамәлләрен аңларга һәм бәяләргә мөмкинлек ала.

Безнең үзәктә сәләтле балалар базасы булдырылды, алар белән эшләү планы төзелде. Соңгы елларда төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә укучыларыбызның уңышлары шактый. Бу, билгеле, педагогик коллективның сәләтле балалар белән даими эшләү күрсәткече.

Эш тәҗрибәсе шуны күрсәтте: сәләтле балалар белән эш нәтиҗәсе, беренче чиратта, аларның белем сыйфаты күтәрелүдә дә чагыла. Бүгенге заман таләп иткәнчә сыйфатлы белем алган, алга таба һөнәр алырга әзер булган шәхес тәрбияләү - безнең төп бурычыбыз. Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәгендә сәләтле балаларны үстерү, аларга белем, тәрбия алу өчен тиешле шартлар тудыру юнәлешендә максатчан эш оештырылган. Балаларның төрле иҗади бәйгеләрдә катнашырга омтылышы арта баруы - шуның ачык дәлиле.

Үзәктә эшләп килүче әдәби-иҗат берләшмәләрендә шөгыльләнүчеләр үзләренең каләмнәрен төрлечә сынап карыйлар: шәһәр, республика күләмендә чыгучы газета-журналларга язмаларын җибәрәләр. «Серле каләм», «Алтын каләм», «Илһам» бәйгеләрендә теләп катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.

Матбугат белән бәйләнеш укучыларның танып-белү активлыгын үстерә, дөньяга карашын киңәйтә, гамәли күнекмәләрен ныгыта. Иншалар, иҗади эшләр башкару, аларны матбугатка тәкъдим итү сөйләм телен һәм сөйләм культурасын үстерә, укучыларны эзләнүгә, мөстәкыйль фикер йөртергә, өстәмә чыганакларга мөрәҗәгать итәргә өйрәтә, киләчәктә тормышта үз урыннарын табарга, һөнәр сайларга булыша.

Бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә укучыларыбызның уңышлы эшләп килүе - Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәгендәге әдәби-иҗат берләшмәләренең Казан федераль университеты белән тыгыз элемтәдә эшләү нәтиҗәсе. Университетының Журналистика һәм мәгълүмати коммуникация югары мәктәбе галимнәре җитәкчелегендә узган мастер-класслар, матбугат конференцияләре, түгәрәк өстәл утырышларында укучылар турыдан-туры үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алалар, үзләрен чын журналист ролендә тоялар. Доцент, филология фәннәре кандидаты Резеда Локмановна Зәйни уздырган «Зур шәһәр журналисты» дип аталган мастер-класс балалар өчен бик нәтиҗәле булды. Балалар әлеге очрашудан соң интервью жанры белән аеруча мавыктылар. Мәгълүмат җыюның бер чарасы буларак та аны киң куллана башладылар. Резеда Зәйни балалар һәм яшьләрдә журналист һөнәренә кызыксыну уяту, киләчәктә әлеге һөнәрне сайлауга юнәлеш бирү буенча нәтиҗәле эш алып бара. Балалар иҗаты үзәгендә узучы берләшмә утырышларында, ачык дәресләрдә даими катнаша. Укытучылар һәм укучылар өчен шәһәр һәм республикакүләм семинарлар, конференцияләрне үткәрүдә һәм оештыруда зур ярдәм итә.

«Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга», «Казан утлары» һәм башка газета-журналлардан килгән журналистлар һәм мөхәррирләр катнашында узган чаралар балаларны иҗатка тартуда, аларның сәләтен үстерүдә мөһим роль уйнады.

Массакүләм мәгълүмат чараларының балалар һәм яшьләр арасында иң популяр булган төре – телевидение. «Татарстан – Яңа гасыр» телевидениесендәге «Яшьләр тукталышы», «Тамчы-шоу», «Манзара», «Башваткыч» һәм башка тапшыруларны даими карыйлар, анализлыйлар, эш алымнары белән танышалар. Әлеге тапшыруларда үзләре дә теләп катнашалар.

Журналистика һәм мәгълүмати коммуникация югары мәктәбе оештырган «Школа молодого мультимедийщика-2018» чарасында «Хыял» әдәби-иҗат берләшмәсенә йөрүче балалар актив катнашты, журналистика белән бәйле заманча профессияләрнең серләренә төшенделәр, үзләре дә мастер-классларда чыгыш ясап, осталыкларын арттырдылар.

Дистә еллар дәвамында тупланган тәҗрибәне башкалар белән дә уртаклашу, фикер алышу, эш алымнарын өйрәнү максатыннан фәнни-гамәли конференцияләргә нигез салынды. Әлеге башлангычны тормышка ашыруда да Казан федераль университетының Журналистика һәм мәгълүмати коммуникация югары мәктәбенең элеккеге татар журналистикасы, хәзерге берләштерелгән милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы теләктәшлек белдерде. Шуның нәтиҗәсе булып, «Укыту-тәрбия процессында балалар һәм яшьләр матбугатын куллану», «Милли медиа чаралары системасында яшьләр һәм балалар журналистикасы» фәни-гамәли конференцияләре үткәрелә башлады. Конференциягә килгән эшләргә анализ ясаганнан соң, балаларның һәм яшьләрнең тәрҗемә белән кызыксынулары күренде. Быел бу юнәлештә дә эшне башлап карарга уйладык. Бу башлангычыбызны КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Халыкара мөнәсәбәтләр һәм шәрыкъны өйрәнү югары мәктәбе директоры Хабибуллина Эльмира Камилевна хуплап каршы алды, һәм аларның киңәше белән фәни-гамәли конференциягә «Дөнья халыкларының үзара аңлашып яшәүләрендә һәм мәдәни багланышларның ныгуында тәрҗемә әсәрләрнең тоткан урыны» секциясе өстәлде.

Күпеллык тәҗрибә шуны күрсәтә: балаларның һәм яшьләрнең сәләтен һәм иҗатын үстерүдә мәктәп, өстәмә һәм югары белем бирү оешмалары кулга-кул тотынып эшләгәндә генә зур нәтиҗәләргә ирешеп була.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2019

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика