Туган тел дәресләрендә милләтара аралашу культурасы тәрбияләү

Саликиева Валентина Михаил кызы,
Корбанова Люция Әнвәр кызы,
Казан шәһәре Совет районы 169 нчы урта гомуми белем мәктәбенең
югары категорияле туган тел укытучылары


Балалар яшь агач кебектер, яшь агач, һәрникадәр кәкре булса да, төзәтмәк асандыр (ансаттыр). Шуның кеби ... кечкенә ... вә яшь вакытта тәрбияне кабул итмәк асан булыр. (Каюм Насыйри)

Кеше - җәмгыятьнең иң зур байлыгы. Безнең республикабыз күпмилләтле. Һәр милләт үз теле, мәдәнияте белән яшәешне бизи, баета һәм үзе дә башка халыклар белән аралашып үсә, алга китә.

Бүгенге көндә дә яшь буынны мәгърифәтле итү процессында Россия педагогик традициясенең үзенчәлеге булып, тәрбиягә өстенлек бирү тора. Һәр кеше җәмгыятьтә лаеклы яшәргә хаклы. Тәрбия шуңа җавап бирми башласа, җәмгыять гуманистик функциясен үтәмәсә, рухи һәм әхлакый үсеш өчен җирлек булдыра алмаска мөмкин.

XXI гасыр шәхесен үстерүдә тәрбия зур әһәмияткә ия. Беренче чиратта бала гаиләдә тәрбияләнсә дә, тәрбия процессында мәктәпнең роле бик зур. Яшь буында патриотизм, гуманлылык, интернационализм кебек мәңгелек рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүдә тупланган байлыкны үстерү, баету, тәрбия эшендә куллану зур әһәмияткә ия. Балаларга белем һәм тәрбия бирү юлы - туган телгә, туган нигезгә, төбәккә, халыкка, аның гореф-гадәтләренә, йолаларына ихтирам тәрбияләү, моның өчен төрле чаралардан киң һәм нәтиҗәле файдалану, шулар ярдәмендә укучыларда югары әхлак сыйфатлары булдыру, белем алуга, сәламәт яшәешкә омтылыш уяту, үзара һәм башка кешеләр белән иркен аралаша белү күнекмәләре үстерү.

Без эшли торган 169 нчы мәктәп - рус мәктәбе. Барлык фәннәр дә рус телендә алып барыла. Бездә төрле милләт балалары укый. Белгәнебезчә, милләтара һәм конфессияара аралашу культурасын формалаштыру гаиләдән һәм мәктәптән башлана. Бу ата-аналардан, укытучылардан зур җаваплылык, тырышлык сорый.

Мәктәбебездә 12 туган тел укытучысы эшли. Һәркайсы туган телгә мәхәббәт, төрле милләт балаларында үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләргә тырыша. Татар теле дәресләрендә ике дәүләт теленең кагыйдәләре чагыштырып үзләштерелә, әдәбият дәресләрендә укучыларда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, үз халкыбызның гореф-гадәтләрен, халкыбыз тарихын, мәдәниятен, иң күркәм йолаларын, җәмгыятьтә тирән эз калдырган шәхесләрен хөрмәт итәргә өйрәтү эше бара.

Укучыларда милләтара дуслык, хөрмәт, түземлелек тәрбияләүгә дәресләрдә генә ирешеп булмый, әлбәттә. Шуны истә тотып, ФДБС буенча дәрестән тыш эшчәнлек программасын халык педагогикасы һәм фольклорга нигезләнеп төзедек. Бу укучыларда гореф-гадәтләргә, йолаларга, туган нигезгә, туган телгә, үз халкына ихтирам, хөрмәт тәрбияләү максатыннан чыгып эшләнде. Класстан тыш чараларның мөмкин булган барлык төрләрен дә кулланырга тырышабыз. Әйтик, әдәби-музыкаль кичәләр әзерләү, концертлар оештыру, экскурсия, очрашу кичәләре, бәйрәм, конкурс, конференцияләр, олимпиадалар һ.б. шундыйлардан.

Мәктәбебездә бик күп бәйрәмнәр үткәрелә. Бәйрәм-кичәләрне ике телдә алып барабыз. Мәсәлән: Нәүрүз, Сөмбелә, Покрау бәйрәме, Масленница (Май чабу) кебек бәйрәмнәрдә төрле милләт балалары бик теләп катнаша. Бу бәйрәмнәрне бергәләп үткәрү милләтара дуслыкны ныгыта.

Рус мәктәбе булуга карамастан, икенче дәүләт теле булып саналган татар телен өйрәнү өчен бөтен шартлар тудырылган. Шуңа күрә, без татар теле бунча шәһәр һәм республика конкурсларында катнашып призлы урыннар алабыз. Быелгы уку елында “Татар кызы”, “Татар егете” конкурсларында 2 нче урын, “Сөмбелә”дә – 3 нче урын, “Татар малае” конкурсында 1 нче урын алдык. “Мир науки”, “Дни науки”, “Интеллект. Карьера”, “Глобализация – реальность современного мира”, Д.В. Вилькеев, Д.С. Лихачев конференцияләрендә бик күп призлы урыннар яуладык.

Эшебезне йомгаклап, шуны әйтәсе килә, кайда гына яшәсә дә, нинди генә милләттән булса да, кеше үз мәдәнияте кысаларында бикләнеп кала алмый. Шуңа күрә бүгенге көндә поликультуралы җәмгыятьтә яши алучы укучылар тәрбияләү милли мәгариф системасының яңа стандартларында да төп урында тора. Мәктәпләрдә белем алучы укучылар татар һәм рус мәдәнияте белән генә чикләнмәскә, әйләнә-тирәбездә яшәүче башка милләтләрнең мәдәнияте белән дә таныш булырга тиешләр. Шулай булганда гына без илебездә, дус-тату булып, аңлашып, бер-беребезне хөрмәт итеп яши алырбыз.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2019

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика