Әйдәгез, дуслар булыйк, без – кешеләр

Гобәйдуллина Зөлфия Равил кызы,
Мөхәмәдова Әлфирә Фәсхетдин кызы,
Казан шәһәре Мәскәү районы 9нчы гимназиянең
туган тел һәм әдәбияты укытучылары


Милләтара һәм конфессияара толерантлык формалаштыру – катлаулы һәм озакка сузыла торган процесс, ул гаиләдә башланып, кешене гомере буена озата бара. Бик җаваплы да, четерекле дә булган бу эш бик күп факторларның йогынысы тәэсирендә бара һәм баланың унберьеллык мәктәп чоры аның иң хәлиткеч чоры булып санала.

Дәүләтебез дә, бүгенге тынычлыкка омтылу, кеше хокукларын яхшы белү, толерантлык, хезмәттәшлек, әхлаклылык кебек сыйфатлар бик нык таләп ителгән шартларда, мәгариф системасы каршына белемле, милли һәм чит милләтләр мәдәниятен яхшы белүче, хөрмәт итүче, конкурентлыкка һәм хезмәттәшлеккә сәләтле шәхес тәрбиялүне куя. Билгеле булганча, идеаль шәхес моделен әзерләү “Туган йорттан – зур дөньяга» чылбыры буенча бара.

Бу эштә рус телендә белем һәм тәрбия бирүче уку йортларында эшләүче туган тел һәм әдәбият укытучыларының вазифасы бик җаваплы. Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә дә, татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү дәресләрендә дә мәдәни кыйммәтләргә, халкыбызның гүзәл сыйфатларына басым ясалмаса, татар балалары өчен бу чылбырның туган йорт боҗрасы төшеп калырга да мөмкин. Башка милләтләр мәдәниятен үзеңнеке белән чагыштырып өйрәнә алганда гына, шәхес тулы мәгънәсендә камил була ала бит. Көндәлек тормышта да, гаиләдә, күршеләр блән аралашканда бала үзенең гореф- гадәтләрен өйрәнә, күршеләрнеке белән таныша, мәктәпкә килгәч ул бу күзәтүләрен фәнни яктан чыгып өйрәнә башлый, үз халкының һәм башка халыкларның тарихын үзләштерә, милләтләрнең телләре,г ореф-гадәтләре, тоткан диннәре төрле булса да, социаль – тарихи үсеш юлларының уртак икәнлегенә төшенә. Уйлап карасаң, һәр мәктәп күпмилләтле дөньяның кечкенә бер моделе кебек. Бер мәктәптә укучы дистәләгән милләт баласының көн саен бер-берсе белән аралашып яшәве нәтиҗәсендә милләтара дуслыкка нигез салына. Балалар кешенең тормыштагы урыны аның милләтенә түгел, ә аның кешелек сыйфатларына, белеменә бәйле икәнен аңлап үсәләр.Төрле милләтләрнең гореф-гадәтләренә багышланган дәрестән тыш чаралар, сыйныф сәгатьләре милләтара дуслыкның үсешенә тәэсир итүче иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора.

Безнең француз теле тирәнтен өйрәтүче гимназиябездә 13 милләт вәкиле белем ала. Гимназиябез чын мәгънәсендә дөнья мәдәниятләре территориясе булып тора. Балаларыбыз рус, татар, француз, инглиз телләрендә аралашалар, бу халыкларның мәдәниятен, тарихын өйрәнәләр. Рус, татар, француз театрларында шөгыльләнеп телләрен чарлыйлар, проект эшләре башкаралар. Яңа стандартлар буенча, киләчәктә чыгарылыш сыйныф укучысы өч төрле нәтиҗәлелеккә – предмет буенча, метапредмет һәм шәхси кешелеклелек сыйфатлары буенча нәтиҗәлелеккә ирешергә тиеш.

Югарыда әйтелгәнчә, бу эштә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының роле аеруча әһәмиятле, чөнки безнең дәресләребез, үткәргән сыйныфтан тыш чараларыбыз татар балалары өчен укыту-тәрбия чылбырында туган йорт боҗрасын үти, ә башка милләт балалары өчен күрше халык мәдәниятенә, тарихына тәрәзә ролен үтиләр.

Бүгенге ФДББС таләпләрен тормышка ашыру шартларында һәр дәресебез күрше халыкларның аваз иҗаты җәүһәрләренә мөрәҗәгать итеп үткәрелә. Төрле милләт әкиятләре, мәкальләре, җырлары аша, телләребез төрле булуга карамастан, уй-фикерләребез, теләкләребезнең борын-борыннан уртак икәнлеген аңлатырга, күрсәтергә тырышабыз.

Күптән түгел гимназиябездә үткәрелгән “Без яшибез бер үк җирдә, без – күршеләр; Без, әйдәгез, дуслар булыйк, без – кешеләр!!” дип исемләнгән дуслык кичәсе эшебезнең нәтиҗәсен күрсәтүче гүзәл кичә булды. Әлеге чарада гимназиябездә белем алучы уннан артык милләт баласы, әти-әниләре белән берлектә чыгыш ясап, үзләренең гореф-гадәтләре, җыр-биюләре, милли ризыклары белән таныштырдылар, кичә ахырында тамашачыларны милли ризыклардан авыз иттерделәр. Төрле милләтләрнең күңел бизәкләре кушып эшләнгән кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе эшләде. Бу көнне гимназиябез татар, рус, чуаш, мари, мордва, әрмән, даргин, әзәрбайҗан, үзбәк, таҗик, грузин, корея халыкларының милли моңнары, аһәңле сөйләме, дәртле бию көйләре белән яңгырап торды, милли аш-су исенә күмелде.

Ул кичәдән һәр тамашачы Роберт Миңнуллин шигырендәгечә:

“Җир саклап кала алмабыз,

Дуслашмаган килеш без.

Шуңа күрә барыбыз да

Дус булырга тиеш без!”, - дигән уйлар белән киткәндер.

Бала мондый чараларда чыгыш ясаучы булып катнашса да, тамашачы булып тыңлап утырса да, аның күңелендә үз милләте белән горурлану, башка халыкларга хөрмәт хисләре уянмый калмый. Мондый кичәләр бала тормышында күбрәк урын алса, бер-беребезгә түземлерәк булырга өйрәнербез, дөньяларыбыз тыныч булыр. Халыклар арасындагы дуслыкны үстерү һәм ныгыту процессында белем бирү системасының ролен әнә шулайрак күзаллыйбыз без.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2019

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика