Шәһәр шартларында күпмәдәниятле мәгарифне үстерү юллары

Зиннәтуллин Раиф Кәримулла улы,
Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты,
Татарстанның атказанган укытучысы,
Кол Гали исемендәге халыкара бүләк иясе


XX нче гасырның 90 нчы елларында яңа сулыш алган күпмәдәниятле мәгариф проблемалары бүгенге көндә дә актуаль булып кала. Милләтара мөнәсәбәтләрдә, этноконфессия өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру, Россия халыкларының бердәмлеген ныгыту һәм аларның этно-мәдәни үсешен тәэмин итү максатыннан ил күләмендә төрле проектларны гамәлгә кую юкка гына түгелдер.

Мәгълүм булганча, илебезнең һәрбер субъектында уннарча-йөзләрчә төрле милләт вәкилләре яши. Шуңа күрә, күпмәдәниятле мәгариф милли республикаларда гына түгел, Россиянең һәр төбәгендә дә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булырга тиештер.

Күпмәдәниятле мәгарифнең кыйммәте башкача фикер йөртүгә түземлелек, мәдәниятләр диалогы, стереотиплардан баш тарту, дөнья күләмендәге кыйммәтләр һәм идеяләрне алмашу, бердәм мәдәни-мәгариф киңлеккә керү кебек фәлсәфи-педагогик нигезгә корылган.

Казан шәһәре мәгариф оешмаларында этномәдәни компонентны саклау һәм үстерү юнәлешендә шактый гына эшләр башкарыла. Күпмәдәниятле мәгарифнең төп бурычларына түбәндәгеләрне кертергә мөмкин:

• Казан шәһәрендә мәдәниятләрнең күп төрле булуын күзаллау;

• Казанда яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыру һәм аны өйрәнү, башка халыкларның мәдәниятенә, теленә, гореф-гадәтләренә, тарихына уңай караш формалаштыру;

• төрле халыклар мәдәниятенең аерымлы, үзенчәлекле якларын аңлау, уңай кабул итү;

• төрле халыклар мәдәниятенең тигез булуын тану, аерым мәдәниятләргә өстенлек бирмәү;

• мәдәниятләрнең бер-берсенә продуктив тәэсир итү күнекмәләрен үстерү;

• төрле милләт балаларының аралашу культурасын формалаштыру.

Шәһәребезнең 164 гомуми белем оешмасының 127 ендә укыту рус телендә алып барыла. Шуларның 21 сендә рус теле, рус әдәбияты, рус халкының мәдәнияте тирәнтен өйрәнелә. 37 татар мәктәбе уңышлы эшләп килә. Ш.Мәрҗани исемендәге татар гимназиясе базасында милли мәгариф үзәге ачылды. Үзәк гимназия, мәктәпкәчә балалар учреждениесе, өстәмә белем бирү оешмасын үз эченә ала. Үзәктә татар халкының мәдәниятен өйрәнү белән беррәттән рус һәм башка халыкларның мәдәниятен өйрәнүгә зур игътибар ителә. Гимназия дөньяның татарлар яши торган 5 иле (Финляндия, Австралия, Кытай, Америка, Төркия) белән иҗади элемтәләрдә яши. 19 ел дәвамында А.С. Пушкин иҗатын өйрәнүчеләр мәктәбе эшли. А.С. Пушкин иҗатын өйрәнү буенча укучылар һәм укытучылар Бөтенроссия һәм халыкара конференцияләрдә катнашып, барлыгы 70 якын диплом яуладылар. Гимназиядә өч музей (Ш. Мәрҗани музее, шамаил музее, Мансур Рәхимовның “XX гасыр кайтавазы” музее) эшли, А.С. Пушкин исемендәге әдәби кунакханә, Б. Урманче хезмәтләре күргәзмәсе бар. Музейларның эшчәнлеге милли үзаңы формалашкан, башка милләтләрнең мәдәниятен хөрмәтләүче, толерант шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Яңа типтагы полилингваль мәктәпләр ачу буенча эш башланды.

Шәһәрнең бер мәктәбендә иврит теле, яһүд халкының мәдәнияте өйрәтелә. 1 төрек этномәдәни мәктәбендә төрек теле, төрек әдәбияты укытыла. Ел саен бу мәктәп укучылары төрек мәдәниятенә багышланган кул эшләреннән ярминкә үткәрәләр. Ярминкәдән кергән табыш ятим балалар йортларына бүләк итеп бирелә.

Башка милләт балалары өчен якшәмбе мәктәпләре эшли. Аеруча “Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе” белем бирү үзәгенең эш системасы нәтиҗәле. 27 милләтнең телен, тарихын, мәдәниятен өйрәнү буенча аерым бүлекләр ачылган. Бер бинада төрле милли төркемнәрдә белем алучы балаларның уртак проектларда, уртак чараларда катнашуы укучылар арасындагы дустанә мөнәсәбәтне тагы да арттыра, теге яки бу милләт мәдәниятен аңларга, аны хөрмәт итәргә өйрәтә.

Укучылар арасында шәһәр күләмендә үткәрелә торган «Казан-йорт» фестивале, «Венок дружбы», «Татар кызы», «Татар егете», «Казан сандугачы», «Добрый молодец», «Красна девица», «Сәйәр» бәйгеләре халыкларның тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүгә һәм саклауга юнәлтелгән. «Нәүрүз», «Гырон-Быддон», «Кузьминка», «Каз өмәсе», «Карга боткасы», «Нардуган» фольклор бәйрәмнәрендә балалар төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре, йолалары белән танышалар, төрле халыкларның мәдәнияте эчендә «кайныйлар». Казан шәһәре мәктәпләрендә укучыларны башка халыкларның мәдәнияте белән тирәнрәк таныштыру максатыннан шәһәр мәгариф идарәсе һәм Халыклар дуслыгы йорты белән уртак проект эшләде. «Толерантлык дәресләре» дигән әлеге проект нигезендә 250 укучы һәр атнаны Халыклар дуслыгы йортында милли-мәдәни автономия җитәкчеләре белән очрашалар, мәдәни чараларда катнашалар, төрле милләтләрнең музей-кабинетлары эшчәнлеге белән танышалар. Балалар белән милләтара мөнәсәбәтләргә багышланган түгәрәк өстәлләр, диспутлар үткәрелә. Бүгенге көндә шәһәрнең 8000 артык баласы толерантлык дәресләрен тыңладылар инде.

«Казан - чын йөрәктән», «Казан – яшь гражданнар шәһәре», «Казан - бердәмлек шәһәре!» кебек шәһәркүләм проектлар яшь буынны патриотик, интернациональ рухта тәрбияләүдә, җәмгыятьтәге гармонияне саклауда, балаларның социаль-мәдәни компетентлыгын үстерүдә зур роль уйныйлар.

Соңгы елларда татар гомуми белем бирү оешмаларының Россия һәм республика күләмендә торле конкурсларда җиңүләре (Россия мәктәпләренең иң яхшы директоры конкурсы җиңүчесе - 85 нче мәктәп директоры Хәйбуллин Ренат Равил улы, Россиянең ел укытучысы конкурсының республика этабы җиңүчесе – Хәмидуллин Алмаз Нуретдин улы, 2 нче лицей-интернатның математика укытучысы (2017), 1 нче татар гимназиясенең физика укытучысы Хәбиров Радик Риф улы (2018) һ.б.), 2 нче лицей-интернатның биология укытучысы Мирсәитов Наил Галимҗан улы (2019), мәктәпләрдә төрле предметлардан 100 балл җыйган укучыларның артуы, олимпиадаларда, конкурсларда җиңүчеләр һәм призерларның күбәюе, грант алучы укытучылар санының тотрыклы булуы, әлбәттә, сөендерә. Ләкин шул ук вакытта татар милләтеннән булган укучыларның 32,2 % гына туган телендә белем ала. Дөрес, бу күрсәткеч берничә ел инде даими булса да, республиканың уртача күрсәткеченнән түбән. Ата-аналарның теләкләрен исәпкә алып, алга таба да туган телләрдә укыту өчен шартлар тудыру мөһим бурычларның берсе булып кала. Педагогик коллективларга бу юнәлештә ата-аналар белән эшне тагы да камилләштереп, туган телдә белем алуның өстенлекле якларын да күрсәтә белү зарури булып тора.

Күпмәдәниятле белем бирү шартларында туган тел һәм әдәбияты укытучыларының үз профессиональ дәрәҗәсен күтәрү мөһим бурычларның берсе. Һөнәри осталыкка ирешкән укытучы гына балаларны үз дәресләренә җәлеп итә алачак. Шәһәребездә ике ел элек мөгаллимнәрнең профессиональ компетентлылыгын күтәрү юнәлешендә берничә проект гамәлгә куелды. Алар уңай нәтиҗәләр бирә. Укытучыларның 98% ка якыны дәресләрендә заманча технологияләр куллана, 80 нән артык тьютор әзерләнде. Татар теле һәм әдәбиятыннан бердәм республика имтиханнары республика күрсәткеченнән югары, кайбер чыгарылыш сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга теләк белдереп, югары уку йортларына керүе дә безне сөендерә.

Күпмәдәнияте мәгариф турында сөйләгәндә игътибарны тагы бернәрсәгә юнәлтәсе килә. Ул -“Рухи-әхлакый үсеш һәм Россия гражданины шәхесен тәрбияләү концепциясе” . Анда иҗади һәм мөстәкыйль фикер йөртүче, үз Ватанын яратучы, кешелекле җәмгыять төзергә омтылучы акыллы һәм зыялы затлар тәрбияләү күздә тотыла; укучыларны яшәп килгән милли традицияләрне сакларга өйрәтү, халкына, туган иленә карата патриотик хисләр тәрбияләү; җәмгыятьнең мәдәни, рухи, әхлакый кыйммәтләрен үзләштерергә һәм аларны дөрес кабул итәргә ярдәм итү, бай рухи тормышка әзерләү бурычлары куелган. Милли үзаңы югары булган балага толерантлык, ирекле хезмәттәшлеккә һәм тынычлыкка омтылу, туган илен ярату хас. Бу сыйфатларга ия булган укучыда иң югары омтылышлар, идеаллар, бай рухи дөнья формалаштыру авыр түгел. Бүгенге мәктәпнең иң төп бурычы да шулар. Философ Сенека фикеренчә: “Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артта калып яши”. Чыннан да, бала белемле булып та, кешелексез булып үсә икән, бу безнең эшебезнең дөрес оештырылмавын күрсәтә. Балага рухи-әхлакый тәрбия бирүнең төп бурычы аңа ирекле шәхес булып үсәргә, иң кирәкле рухи кыйммәтләрне сайлап ала һәм аларны тормышта максатчан куллана белергә өйрәтү. Бу проблема һәрвакыт актуаль булып калачак, чөнки әхлак, игелек өстенлек алганда гына киләчәк ышанычлы, өметле булачак.

Российской Федерацисе Президенты Владимир Владимирович Путин Бөтенроссия яшьләр форумында Россия халыкларының телләрен саклау, үстерү буенча программа булдырырга кирәклеген искәртте. Ул ел саен дөньяда күп төрле телләрнең, сөйләмнәрнең югала баруын әйтте, совет чорында телләрне үстерүнең махсус программалар булуына ишарә ясады, тәҗрибәне өйрәнергә кушты.

Белем бирү оешмалары күпмәдәниятле мәгарифне саклау һәм үстерү буенча чаралар оештырганда төрле хокукый-норматив документларга таяналар. Шундый әһәмиятле документларның берсе булып «Россия Федерациясендә дәүләт милли сәясәте стратегиясе турында»гы Россия Федерациясе Президенты Указы санала. Стратегиядә милли сәясәт өлкәсендә башкарыласы эшләр, юнәлешләр күрсәтелгән.

Соңгы елларда «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасы эшләнде һәм расланды, Татар халкының үсеш стратегиясе төзелә. Бу программаларда Татарстан Республикасында дәүләт телләрен генә түгел, республикада яшәүче башка халыкларның туган телләрен, мәдәниятләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүгә һәм моңа катнашы булган оешмаларның эшен камилләштерүгә дә зур игътибар бирелә.

Шулай итеп, башка халыкларның мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен, телен ихтирам итүче күпмәдәниятле шәхес тәрбияләү Казан шәһәре мәгариф системасында иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала.

Әдәбият

1. Указ Президента РФ от 19 декабря 2012 года, № 1666 «О Стратегии государственной национальной политики Российской Федерации на период до 2025 года». URL:http://www.referent.ru/1/2076682.

2. Безрукова В.С. Основы духовной культуры (энциклопедический словарь педагога), Екатеринбург, 2000. – 937 с.

3. Государственная программа «Сохранение, изучение и развитие государственных языков Республики Татарстан и других языков в Республике Татарстан на 2014-2020 годы» // http://mon.tatarstan.ru/rus/file/pub_227812.pdf. – 38 c/

4. Голикова Т.А. Современное состояние национальных языков в Республике Алтай // Языки России и стран ближнего зарубежья как иностранные: преподавание и изучение: Материалы II Международной научно-практической конференции 28-29 ноября 2013 года. – Казань, 2013. – С. 121–127.

5. Материалы межрегиональной научно-практической конференции «Развитие родных и государственных языков в субъектах Российской Федерации как источника формирования общероссийской гражданской идентичности»// «Россия Федерациясе субъектларында дәүләт һәм туган телләрне үстерү – Россия гражданинын формалаштыруның нигезе» регионара фәнни-гамәли конференция материаллары.- Казань: Татарское республиканское издательство «ХЭТЕР», 2014.- 352 с.

6. Нигматов З.Г. Этнопедагогика/З.Г.Нигматов. - Казань: Магариф, 2002. - 159с.

7. Поликультурное образовательное пространство Поволжья: интеграция регионального и международного опыта: сборник научных трудов Международной научно-практической конференции (Казань, КФУ, 30 октября 2014 года) /под ред. Г.Ж.Фахрутдиновой. – Казань: Отечество, 2014. – 600 с.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2019

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика