Татар теле дәресләрендә шәхескә аерым якын килеп укыту технологиясенең нәтиҗәлелеге

Шәймәрдәнова Гүзәлия Әсхәт кызы,
Казан шәһәре Киров районы 67 нче урта гомуми белем мәктәбенең
туган тел һәм әдәбият укытучысы


Укучыга индивидуаль якын килү татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тудыруны күздә тота. Бу уңайдан укытучы укучының укыту эшчәнлегенә карата табигый мөмкинлекләрен, аның мәнфәгатьләрен белергә һәм исәпкә алырга тиеш, чөнки алар үз мөмкинлекләре буенча төрле булалар. Кайбер балаларны һәрчак контрольдә тотарга, аларга күбрәк игътибар итәргә кирәк; икенчеләренә исә, көтелгән нәтиҗәне алу өчен, бер тапкыр аңлату да җитә. Бу–укытучының, билгеле бер яшьтәге балаларның, психофизиологик үзенчәлекләре һәм мөмкинлекләре хакында мәгълүматка ия булуының мөһимлеге һәм кирәклеге турында сөйли.

Белем биргән вакытта индивидуаль якын килү принцибы һәр балага тиешле игътибарны арттыруны, сыйфат күтәрү юлында фронталь, төркемләп һәм индивидуаль биремнәрне рациональ яраштыруны күздә тота. Укучыларның индивидуаль мөмкинлекләренә әһәмият бирмәү “аларның өлгерешләрен киметүгә һәм психик үсештә артта калуларына китерә, – дип раслый Д.В. Вилькеев. Үз укучыларының индивидуаль үзенчәлекләрен белмәүче мөгаллимнәр уку мөмкинлекләрен бәяләүдә һәм аерым укучыларның өлгермәү сәбәпләрен аңлауда кайвакыт тупас педагогик хаталар җибәрәләр. Балаларның бөтенләй төрле-төрле икәнен оныталар” [1;127].

Индивидуаль якын килү принцибын тормышка ашыру өчен, татар теле укытучысына укучыларның сөйләм мөмкинлекләрен, өйрәнелә торган предметка аларның сәләтен һәм кызыксынуын белү, дифференциацияле, көч җитәрлек коммуникатив биремнәр тәкъдим итү мөһим.

Индивидуаль якын килү, гомумән, укытучының тәҗрибәсеннән һәм осталыгыннан тора. Индивидуаль булгач, бу беренче чиратта укытучының шәхесенә бәйле. Һәр укытучының үзенең укыту стиле бар дип уйлыйм. Һәр укытучы бер теманы төрлечә, төрле алымнар кулланып аңлата. Мондый очракта ул традицион булган алымнардан кала, үзенең уйлап табылган алымнарын кулланырга мөмкин. Ләкин мөһим шарт – бу алым нәтиҗәле булырга тиеш.

Индивидуаль укыту стиле барлыкка килү вакыты төрле кешедә төрлечә. Яшь физиология ягыннан караганда карьера үсеше һәм стабильләшү чоры 27-32 яшькә туры килә. Шулай булгач, тәҗрибә үстерү өчен вакыт бар. Тәҗрибә, беренче чиратта, балаларның психологиясен аңлау өчен кирәк.

Укыту барышында уңышлы, дәрескә куелган максатларга туры килгән һәм укытучы өчен уңайлы булган алымнарны укытучы аңлы рәвештә сайлап ала. Бу алымнар укытуда кулланыла башлый һәм “ябышып кала”.

Индивидуаль якын килү, алда әйтелгәнчә, укучыларның психологик торышын белүдән башлана. Балалар - төрле, һәрберсе шәхес. Һәр баланың психологиясе һәм акыл эшчәнлеге үзенчәлекле, кемдер теманы тиз отып алса кайберләре өчен кат-кат аңлатырга кирәк. Бу, әлбәттә, укытучының уку процессын формалаштыруда зур роль уйный.

Мин укыткан 6 нчы сыйныфның рус төркемендә 23 укучы, 10 кыз, 13 малай. Аларның укуга мөмкинлекләрен анализлагач, мондый нәтиҗәгә килдем. Сыйныфны өчкә бүлә алабыз. Беренче төркем – татар телен өйрәнүгә сәләте бар, теманы тиз отып ала, яхшы тәрҗемә итә, бу аларның телне белүе турында әйтә, игътибарлы, бирелгән күнегүләрне җиренә җиткереп, төгәл итеп эшли. Болар яхшы өлгерешле укучылар. Икенче төркем укучылар өчен үтелгән материалны практикада куллану кыенлыклык тудыра, аерым килеп үрнәктән күрсәтеп аңлаткан очракта тема үзләштерелә, тырыш, игътибарлы, бирелгән эшләрне вакытында эшли, типик хаталар җибәрә. Боларны уртача өлгерешле группасына кертәбез. Өченче төркем – игътибарсызлыгы аркасында сыйныфка теманы биргәндә аңламый кала. Татар теленнән генә түгел, башка фәннәрдән дә өлгереш түбән. Язма эшләр эшләгәндә, хаталар күп җибәрә, акрын уйлый. Аларны йомшак өлгерешле укучылар рәтенә кертәбез.

Шәхескә аерым якын килү технологиясенең белем бирүдә куллануын дүрт этапка бүлергә мөмкин:

– яңа материал өйрәнүгә әзерләнү;

– белемнәрне аңлау процессы;

– белемнәрне ныгыту процессы;

– өй эше бирү [1; 74].

Беренче этап яңа материалны өйрәнүгә әзерләнү. Сыйныфтагы төрле өлгереш категориясендә. Яңа материалны үтәр алдыннан укучы дәрескә кереп китсен өчен кечкенә мөстәкыйль эшлибез. Мәсәлән, карточкаларга алдагы дәрестә үткән темага кагылышлы күнегү, берничә фразаның русча тәрҗемәсен язарга кирәк. Укучыларның үзенчәлекләрен истә тотып, мин беренче төркемгә өч фразаны русчадан татарчага, өч фразаны татарчадан русчага тәрҗемә итү биреме бирәм, икенче төркемгә өч фразаны татарчадан русчага, өченче төркемнең әкрен эшләвен истә тотып, биремне эшләү вакытын озакка сузмас өчен ике фразалы карточка бирәм. Мәсәлән,



Таблица 1

Бирем. Бирелгән җөмләләрне тәрҗемә итәргә.

На уроках татарского языка мы слушаем учителя и отвечаем на его вопросы. Мы также повторяем слова, читаем диалоги и тексты. Мы учимся понимать татарскую речь и говорить по-татарски, правильно читать и писать.

Таблица 2

Бирем. Бирелгән җөмләләрне тәрҗемә итәргә. Дәрестә без төрле рәсемнәрдән файдаланабыз. Мин русча-татарча сүзлекне еш кулланам. Укытучы балаларның өй эшләрен тикшерә һәм хаталарын төзәтә.

Таблица 3

Бирем. Бирелгән җөмләләрне тәрҗемә итәргә.

Дәрестә без төрле рәсемнәрдән файдаланабыз. Мин русча-татарча сүзлекне еш кулланам.

Дәрес материалы аңлатылганнан соң, белемнәрне ныгыту процессы бара. Укытучының төп максаты: укучының бирелгән белемне телдән яисә язма рәвештә яңадан кабатлату. Йомшаграк укучыларның аңламаганын аның ныгыту өчен бирелгән күнегүне эшли алмавында күренә. Кайбер очракта укучы материалны аңлаган кебек тоелса да, практикада куллана алмый. Тикшерү өчен укучылардан материалны кабатлату зарур. Сорауларны җиңелдән катлаулыга формасында бирәбез. Йомшаграк укучыларга җиңелрәк сораулар, яхшы өлгерешле укучыларга катлаулырак. Йомшак укучыларга җиңел биремнәр бирү, белем дәрәҗәсендә бу тема буенча бушлык калуы ихтимал диеп уйларга мөмкин. Мондый алымның максаты: яхшы өлгерешле укучының сорауларга төгәл җавап бирүе йомшак укучыларга, беренчедән стимул бирсә, икенчедән, исендә калдырсын өчен бирелә.

Дәрес барышында психологик мохитнең нинди булуы зур роль уйный. Укучыларга мөнәсәбәт яхшы һәм җылы булганда гына, укуда нәтиҗәләргә ирешеп була. Үземнең тәҗрибәм күрсәткәнчә, төрле балага үзенчәлекле мөнәсәбәт кирәк. Кемгәдер яхшы нәтиҗә алыр өчен, мактау сүзләре әйтергә. Кемнеңдер яхшы эшчәнлеге тәнкыйть сүзләреннән көчәя. Мондый үзенчәлекләрне шулай ук истә тотарга кирәк.

Шәхескә аерым якын килү технологиясен өй эшен биргәндә дә куллану кирәк. Өй эше укучының мөстәкыйль эшчәнлеген үстерә. Өйдә эшләнәчәк биремнәрнең күләмен һәм катлаулыгын укучының нинди өлгерешле булуына карап бирелә. Минем сыйныф очрагында, өченче төркем зур күләмле күнегүләрне эшләгәндә кызыксынуын югалта, шуңа күрә аңа кыска күләмле күнегүләр һәм орфографиясен тарттыру өчен, кыска-кыска җөмләләрдәге сүзләрнең төшеп калган хәрефләрен язарга дигән биремле карточкалар биреп җибәрәм.

Таблица 4

1. Нокталар урнына о, ө хәрефләре куеп, сүзләрне күчереп язарга.

Й...рт, й...рәк, ...рә, ...лы, җ...мга, м...гез, й...мырка, й...н, й...герә, к...йрык, й...зә, ...ча, б...лыт.

2. Кызлар ... уйныйлар. Җәен без ... уйнадык. Кышын алар ... уйнарлар. Малайлар ... уйнарга яраталар.

Беренче төркемгә дәрестә эшли башлаган күнегүне эшләп бетерергә генә түгел, өстәмә методик кулланмадан да биремнәр бирәм.

Шәхескә аерым якын килү технологиясен дәрестә куллану уңай нәтиҗә бирсә дә, дәрестән тыш эшләү дә укуга сыйфат өстәү өчен мөмкинлек. Йомшак укучылар белән дәрестән тыш эшләү аларның белем дәрәҗәсенең бушлыгын тулыландырга булышса, сәләтле балалар белән эшләү аларның телне тагы да яхшырак өйрәнүгә китерә.

Әдәбият

1.Харисов Ф. Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре / Ф. Ф. Харисов. – Казан. – 2015 – 302 б.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2019

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика