Күпмилләтле мохиттә татар әдәбиятын модуль-блокларга бүлеп укытуның алымнары һәм ысуллары

Төхфәтуллина Рания Илдус кызы,
Сафарова Зилә Нәкыйп кызы,
Казан шәһәре Мәскәү районы
75 нче гимназиянең
туган тел һәм әдәбияты укытучылары


Укучыларның белем сыйфаты турыдан-туры укытучының белеме, сәләте, аның педагогик осталыгына бәйле. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде: ул мәгълүмат чыганагы гына түгел, ә бәлки, укучыларның фикерләү сәләтен үстерүче, уку-танып белү эшчәнлеген оештыручы. Аның бурычы - белем алу эшчәнлеге белән идарә итү, укучыларның рухи һәм физик үсешенә, кызыксынуларын үстерергә булышу. Бу бурычны тормышка ашыру исә укытучыдан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карап, яңалыкка омтылуны, заман сулышын тоеп, белемен өзлексез камилләштерүне, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләүне таләп итә.

Укытучылар бу яңарышларны тормышка ашыруда төп рольне башкаралар. Хезмәттә уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән һәм укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр, укытуның интерактив алымнары, аларны дәресләрдә куллану тәҗрибәсе, яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуның мәсьәләләрен ачыкларга ярдәм итәләр.

. Әйләнә-тирәне, кешелек дөньясын өйрәнү һәм аны укучыга дөрес аңлату, укучыны тормышка яраклаштыру – укытучылар алдына куелган мөһим бурыч. Бүгенге көндә белем-тәрбия бирү процессын тормыш белән бәйләп алып бару зарурилыгы да артты. Дәресләрдә әле моңа кадәр билгеле булмаган чаралар кулланыла, элеккеге метод-алымнар яңара, камилләшә. Хәзерге чорда укытучы күптөрле мәгълүматлар чолганышы эчендә калды. Алар алдында яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлеләрен сайлап алып аны үзләштерү зарурлыгы туды.

Күпмилләтле мәктәптә татар әдәбиятын модуль-блокларга бүлеп укытуның алымнары һәм ысулларын куллану да бүгенге укыту системасының үзенчәлекле һәм нәтиҗәле юнәлеше булып санала.

Блоклы-модульле укыту – программалаштырылган укытуның бер төре.

Бу программаның уңай яклары түбәндәгедән гыйбарәт:

1. Чагыштырмача зур вакыт аралыгында предмет белән тирәнтен шөгыльләнү.

2. Модульнең һәрбер өлешен тулы бербөтен итеп кабул итү.

3. Алынган белемнәрне мөстәкыйль фикерләүдә куллану.

4. Системалы рәвештә китап һәм башка информация белән эшләү күнекмәсе булдыру.

5. Белемнәрне тикшерүне даими алып бару.

6. Стресс халәтенең булмавы (чөнки билге алдагы этапларда гына алыначак).

Дәресләр түбәндәге максатларны күздә тотып бүленә ягъни модульләргә бүленә:

1. Дәрес-лекция. Фәннилек, үзләштерә алу. Вакытның дөрес бүленеше. Материалның җентекләп әзерләнгән булуы. Укучының аңын дисциплинага буйсындыру максатыннан, лекциянең кыскача язылып баруын тәэмин итү. Язучы турында сөйләгәндә, аның шәхесен кайсы яктан күрсәтү мөһим.

2. Мөстәкыйль эзләнү дәресе. Белемне укучы үзлегеннән ала. Дәреслек һәм өстәмә чыганаклар белән мөстәкыйль эшли. Укытучы юнәлеш биреп кенә тора. Биремнәр конкрет булырга тиеш.

3. Практик дәрес. Текст өстендә эш. Төрле практик эшләр. Әңгәмә, сурәтләү чараларын тикшерү. Рольле биремнәр, катлаулы план төзү. Шигырьләр уку һәм анализлау.

4. Контроль дәрес [1]

Блоклы укыту турында Ә.М.Закирҗановның фикерләре мондыйрак: Аның асылы түбәндәгедән гыйбарәт [2]: укучылар 4 сәгать дәвамында әдәбият белән генә шөгыльләнәләр (дәрес озынлыгы 30-40 минут). Билгеле инде, зур һәм җитди тема алына. Тактага тема, максат, һәр дәреснең планы языла, өстәмә әдәбият күрсәтелә. Дәрес башында ук укучылар белән килешенү төзелә, ягъни укучы нәрсә өчен нинди билге аласын белә.ул да тактага языла.

Беренче дәрестә укытучының лекциясе тыңланыла, укучылар төп фикерләрне язып баралар.

Икенче дәрес тулысы белән укучыларның үзлектән эшенә нигезләнә (погружение). Мөстәкыйль рәвештә дәреслектәге һәм фәнни-тәнкыйди материаллар белән танышалар. Һәр укучыга өстәмә әдәбият булдыру – җитди проблема, шуңа күрә китапханәче белән алдан сөйләшеп башка урыннардан (авылда мәдәният йорты китапханәсеннән) алдыру чарасын күрергә кирәк.

Өченче дәрес, гадәттә, семинар формасында үткәрелә. Укытучы лекциясе, үзлектән өйрәнгән материаллар нигезендә әдипнең программа таләп иткән әсәренә анализ ясала яки теге я бу мәсьәлә буенча бирелгән сораулар буенча сөйләшү үткәрелә.

Дүртенче дәрес – зачет. Аны төрле формада үткәрергә мөмкин. Әйтик, өч дәрес дәвамында өйрәнелгәннәр буенча тактага сораулар языла һәм шулар буенча телдән (я фронталь, я аерым) җавап алына. Яисә әдип иҗатын тулырак күзалларга ярдәм иткән берәр сорау буенча язма эш үткәрергә мөмкин.

Әнә шул рәвешчә, һәр укучы ким дигәндә бер билге ала, һәр дәрес өчен билгеләр кую укытучы ихтыярында. Шул ук көнне, төштән соң, бер-ике сәгать күләмдә лаборатор дәресләр үткәрелә. (Алар өчен факультативлар, экономияләнгән сәгатьләр файдаланыла). Төп максат: укучыга үзе теләгән күләмендә, характерда консультация бирү; дәрестә алган билгесен күтәрергә мөмкинлек тудыру; укучыларны кызыксындырган сорауларны ачыклау, тулыландыру; язма эшләргә (әйтик иншага) әзерлек алып бару, укытучы ярдәме белән план төзү, юнәлешен, структурасын ачыклау Һ.6.; өйгә бирелгән эшне үтәү, кабатлау да оештырыла.

Күпмилләтле мохиттә блок-модульле укытуда әдәби-теоретик төшенчәләрне өйрәнү дә зур әһәмияткә ия, алар ике телдә дә тәкъдим ителгән терминнар әдәби әсәрләрне теоретик яктан күзалларга гына түгел, ә өйрәнелә торган материалга бәйләп, киңрәк күренеш күзалларга ярдәм итәләр. Чөнки кайбер терминнар конкрет бер предметны аңлатсалар, аларның кайберләре хәтта әдәби чор, эпоха белән бәйле вакыйгаларны конкрет термин кысаларына салып аңлаталар, димәк укчы синтез һәм анализ осталыгына өйрәнә.


Әдәбият

1.Хәмитов, Р.Г. Федераль белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәм/ Р.Г. Хәмитов, Л.Ф. Салихова. – Казан: ТРМүи, 2015. – 29 б.

2.Закирҗанов Ә.М. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре. – Казан: Мастер Лайн, 1997. – 17б.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2019

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика