Бер тел – бер ачкыч, ике тел – ике ачкыч

Сахрова Румия Зөлфекар кызы,
Казан шәһәре Мәскәү районы “Фатиха Аитова исемендәге
татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия”нең
башлангыч сыйныф укытучысы


Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,
Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.


Татар классик поэзиясенең күренекле вәкиле Дәрдмәнд язган сүзләр белән килешми мөмкин түгел, чөнки хәзерге вакытта илебездә телләр өйрәнү ихтыяҗы аеруча үсте. Интернет челтәре аша аралашу мөмкинлеге туу, кәрәзле телефоннар аша сөйләшү, чит илләргә барып белем алу мөмкинлеге үсү моңа этәргеч булып тора. Шуңа күрә дә телләр өйрәнү актуаль мәсьәләләрдән санала. Хәзерге вакытта күптеллелек милли телләр үсешенең әһәмиятле һәм законлы үзенчәлеген тәшкил итә.

Үткәннәргә күз салсак, галимебез К.Насыйри беренчеләрдән булып башка халыкның телен өйрәнүне, халыкның рухын аңлау, шул халыкны хөрмәт итү идеяләрен билгеләгән. Шулай ук татар телен русларга укытуда да үз эзен калдырган. Ул сөйләм теленә таянуны, мисалларга һәм күнегүләргә күбрәк игътибар итүне таләп иткән.

Илебездә дистәләрчә телдә сөйләшүче күп төрле халыкларның туганнарча дус, хезмәттәшлек итеп яшәүләре, куәтле икътисад төзүләре, аларның милли мәдәниятләре, телләре чәчәк ата бару —җәмгыятьнең бәхәссез казанышы. Хәзерге шартларда милли мөнәсәбәтләргә ике тенденция хас. Беренчедән, һәрбер милләт мәдәнияте һәрьяклап үсә, чәчәк ата бара. Икенчедән, милләтләр бер-берсенә якынаялар, тормышның барлык төп өлкәләрендә дә үзара тәэсир итешү, фән һәм техника, мәдәният һәм сәнгать казанышларын алмашу бара.

Телләр бер-берсеннән аерылган хәлдә яши алмыйлар. Алар үзләренең ияләре кебек үк, барлыкка килгәннән бирле үзара даими бәйләнештә торалар һәм нәтиҗәдә бер-берсенә төрле формаларда тәэсир итәләр. Башка телләр белән бәйләнеш — һәрбер тел яки телләр гаиләсе үсеше өчен тарихи зарурлык ул! Телләрнең тәэсир итешүе һәм бер-берсен баету мәсьәләсе һәрбер халык кешелек эшчәнлегенең барлык өлкәләре үсешенә үзенең өлешен кертә дигән тәгълиматка нигезләнгән.

Бер генә тел аркылы өйрәнеп, бер фәнне дә төгәл итеп үзләштереп булмый. Шуның өчен без үз телебезне үзәккә куеп, шуның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кеше нихәтле күбрәк тел белсә, шулхәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Юкка гына халыкта “Бер тел – бер ачкыч, ике тел – ике ачкыч”, “Телләр белгән илләр гизгән”, “Телләр белгән ил ачар” кебек мәкальләр барлыкка килмәгән.

Тел - ул шул телдә сөйләүче халыкның милли мәдәнияте хәзинәсе. Халыкның тормыш тәҗрибәсе, мәдәни казанышлары телдә теркәлә, тел ярдәмендә саклана. Милли компонент телнең бөтен берәмлекләрендә чагылыш тапса да, лексика, фразеология, сөйләм этикеты кагыйдәләрендә, текстларда аеруча күп күзәтелә. Шуңа күрә икенче телне өйрәнгәндә бер нюансны истә тоту зарури: теләсә нинди телнең милли эчтәлеге бар, ягъни тел милли чагылыш таба, милли рухны белдерә, шул телдә сөйләшүче халыкның милли мәдәниятен чагылдыра. Милли тел буларак ул милли психология, милләтнең тормыш-көнкүреше белән дә тыгыз бәйләнгән һәм милли традиция, стереотип, гадәтләрне киләчәк буыннарга тапшыру чарасы да. Димәк, икенче бер телне өйрәнү тирәлекнең телдә яңача сурәтләнешен үзләштерү белән үрелеп барса гына уңышлы була. Тирәлекнең өйрәнелә торган телдә сурәтләнешен аңлау - шул телдә сөйләшүче халыкның дөньяга карашын төшенү ул.

Күптеллелекне (полилингвизм) үстерүгә гимназиябездә зур игътибар ителә. Тирәнтен гуманитар белем бирү белән беррәттән, укучыларыбызда кешелеклелек, башка милләтләргә карата хөрмәт хисләрен, толерант шәхес тәрбияләү өлкәсендә эчтәлекле эш алып барабыз. Гимназиябездә ел саен “Халыкара туган тел көне” фестиваль итеп үткәрелә. Бу көнне барлык сыйныф укучылары да төрле милләт халыкларының милли киемнәре, җырлары, ризыклары белән таныштыра. Балалар бу көнне бик көтеп алалар. Бу бәйрәм телләр һәм мәдәният төрлелеген сакларга, үстерергә чакыру буларак яңгырый, башка милләт кешеләренең телләрен ихтирам итәргә, кадерләргә өйрәтә.

Укыту процессының нәтиҗәлелеге һәм халыкчанлыгы, тәрбия эшләренең укыту процессы белән бәйлелеге һәм халык мәнфәгатьләренә хезмәт итүгә юнәлдерелгән булуына да, гимназия коллективының белемен һәм тәҗрибәсен үстерү өстендә эшләү дә, гимназиянең милли рухта бизәлеше дә, ата-аналар белән эш тә - бер бөтенне тәшкил итеп, бер максаттан чыгып эшләнелә, һәм көтелгән соңгы нәтиҗә буларак, башка милләтләрне дә хөрмәт итүче, алар белән тыныч хезмәттәшлек корып, үз милләтенә хезмәт итәргә әзер шәхесләр үстерү тора.

Дәресләрдә тел шәхесе формалаштыру түбәндәге эшләрдән гыйбарәт:

— әйләнә тирә дөнья дәресләрендә татар һәм башка халыклар тарихына ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү; табигатьне саклауга багышланган халык йолаларын, традицияләрен файдалану;

— татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларда татар халкына хас күркәм сыйфатлар тәрбияләү; милләтара татулык хисләре формалаштыру;

— сынлы сәнгать дәресләрендә укучыларны татар халкының һәм төрле милләт халыкларының орнаментлары, күн мозаикасы, йорт, каралты-кура, капка, йорт җиһазларының бизәлешендәге милли үзенчәлекләр белән таныштыру.

Дәрестән тыш чараларда да төрле формаларда дәвам иттерелә: фестивальләр, эшлекле уеннар, милли бәйрәмнәр, төрле китапханә, музейлар белән хезмәттәшлек һ.б. Укучыларның туган тел, әдәбият, мәдәният, тарих белән кызыксынуларын үстерү максатыннан әдәби кунакханәдә татар зыялылары, танылган галимнәр, язучылар, журналистлар, артистлар белән очрашулар да еш оештырыла. Укучылар андый очрашуларны көтеп алалар, бик теләп катнашалар.

Шулай ук өстәмә белем бирү системасындагы музыка мәктәбе, төрле студия, түгәрәкләр эшен оештырганда да укучыларны татар халкы һәм башка халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыру максаты куела.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2019

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика