Инглиз телен татар теле белән чагыштырып өйрән

Сафина Рәсимә Әхмәтхан кызы,
МББУ «11 нче татар гимназиясе»нең
беренче квалификацион категорияле инглиз теле укытучысы


«Телләр белгән илләр гизгән», дип юкка гына әймәгәннәр. 11нче татар гимназиясе укучылары бу мәкальнең асылын аңлап чит телләрне, бигрәк тә, инглиз телен зур кызыксыну белән өйрәнәләр. Каюм Насыйриның: «Кеше үз телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас» дигән сүзләрен дә истән чыгармыйлар. Минемчә, татар телен белгән балаларга инглиз телен өйрәнү җиңелрәк бирелә, чөнки бу ике телдә бик күп охшашлыклар бар. Шуңа күрә, без бу телләрне чагыштыру методы ярдәмендә өйрәтәбез . Бу чагыштырулар нәтиҗәсендә үзебез өчен файдалы да, кызыклы да мәгълүмат туплыйбыз, телләрнең үзенчәлекле һәм уртак якларын барлыйбыз, аларның типик билгеләрен табабыз.

Билгеле булганча, татар һəм инглиз теллəре генетик һəм типологик яктан төрле төркемнəргə карыйлар. А. Н. Баскаков классификациясе буенча, татар теле алтай семьялыгы төрки тармагының кыпчак төркеме кыпчак-болгар төркемчəсенə карый. Инглиз теле исə, һинд-европа теллəренең герман төркеменең көнбатыш герман төркемчəсенə керə.

Татар һəм инглиз телләрен чагыштырып өйрәнү нәтиҗәсендә бу теллəрнең фонетика, сүзьясалашы, грамматика һəм синтаксис өлкəлəрендə шактый типологик охшашлыклар барлыгын ачыкланды.

Иң беренче фонетика өлкәсендәге охшашлыклар күзгә ташлана. Инглиз һәм татар телендә бер үк төрле яңгырый торган сузык һәм тартык авазлар күп. Мәсәлән, татар телендәге [в],[һ],[ө],[җ],[ң] авазлары инглиз телендә дә шулай ук яңгырый. Шуңа күрә бу авазлар кергән инглиз сүзләрен әйтү татар телен белгән балалар өчен кыенлык тудырмый.

Икенче күзгә ташланган охшашлык –сүзьясалышы. Инглиз телендә дә татар телендәге кебек фигыльдән исем ясау күпчелек очракта бер кагыйдәгә буйсына. Инглиз телендәгәге –er суффиксы татар телендәге –чы кушымчасына тәңгәл килә. Мәсәлән: to write-writer, язарга-язучы, to read-reader, укырга-укучы, to teach-teacher, укытырга-укытучы.

Күләм һәм тәртип саннары төзелешен истә калдыру да бик җиңел.Thir+teen=thirteen, ун+өч=унөч, four+teen=fourteen, ун+дүрт=ундүрт,

Five+th=fith, six+th=sixth, биш+енче=бишенче, алты+нчы=алтынчы. Инглиз телендәге тәртип саннарына кушылган –th суффиксын татар телендә –енче, -ынчы кушымчасы алыштыра.

Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсендә дә охшашлыклар бар. Инглиз телендәге -er, -est суффиксларын татар телендәге-рак -рәк кышымчалары алыштыра. Татар телендәге –иң сүзен артыклык дәрәҗәсен күрсәтә. Old-older-(the) oldest, карт-картрак-иң карт, short-shorter-(the) shortest, кыска-кыскарак-иң кыска

Ике телдә дә билгеле бер гаилә кешеләре күплек санда күрсәтелә. The Browns-Брауннар гаиләсе, The Orlovs-Орловлар гаиләсе. Инглиз телендә дә татар телендәге кебек капма-каршы мәгънәгә ия булган сүзләр бар.King-queen, хан-ханбикә, boy-girl, малай-кыз, man-woman, ир-хатын,daughter-son, кыз-ул

Бу ике тел арасында иң күп охшашлыклар фигыль сүз төркемендə күренә. Бигрəк тə бу татар телендəге исем фигыль һəм инглиз телендəге герундийның синтаксик функциялəрендə шактый киң чагылыш таба.

Герундий (the Gerund) инглиз теле өчен үзенчəлекле күренеш. Инглиз телендə герундий –затланышсыз фигыль формасы. Ул фигыль нигезенə -ing кушымчасы кушылып ясала. Герундий – эш-хəлнең атамасын белдерə. Үзенең килеп чыгышы белəн ул фигыльдəн ясалган исемгə (verbal noun) барып тоташа. Телдə барган үзгəрешлəр нəтиҗəсендə фигыльдəн ясалган исем фигыль сүз төркеменə якыная, лəкин шул ук вакытта үзендə исем билгелəрен дə саклап кала ала. Шуңа күрə, герундий, татар телендəге исем фигыль кебек үк, үзендə һəм исем, һəм фигыль сүзтөркеменең билгелəрен берлəштерə.

Татар телендəге исем фигыль һəм инглиз телендəге герундийның охшаш яклары күп очрый. Бу бигрəк тə бу формаларның җөмлəдə башкарган функциялəрендə ачык чагылыш таба. Функциональ яктан исем фигыль дə, герундий да бик актив: барлык җөмлə кисəге ролендə дə килə алалар.

1. Татар телендəге исем фигыль һəм инглиз телендəге герундий эш-хəлнең, процессның, халəтнең атамасын белдерə һəм җөмлəдə ия булып килə: Шулай итеп, мәктәпкә бару бүген булмый калды.[Ә.Фәйзи “Тукай”,52 б.]. Smoking is bad for you [Т.И. Арбекова, Н.Н.В ласова, Г.А.Макарова, p,270].

2. Исем фигыль һəм герундий җөмлəнең хəбəре булалар. Герундий кушма фигыль хəбəрнең бер компоненты гына булып килə ала, ə исем фигыль мөстəкыйль хəбəр була: Халыкның гасырлар буена килгән тормыш-көнкүрешенә хас хезмәт-җеп эрләү.[Ф.Ә. Ганиева,И.Г.Гыйләҗев, Ф.Ф.Исламов,Әдәбият ,6 сыйныф,6 б] His hobby is collecting stamps [Т.И. Арбекова, Н.Н.В ласова, Г.А.Макарова, p,270].

3. Исем фигыль һəм герундий, туры объект мəгънəсен белдереп, җөмлəдə тəмамлык булып килəлəр: Андый балаларның ул сабак белмәүләрен дә, шуклыкларын да сизмәмешкә салынды, аларга төшәргә тиеш җәза һәм шелтәне дә икенчеләргә күчерде. [Ә.Фәйзи “Тукай”, 63 б.].

Nobody risked asking the guestion [Т.И. Арбекова, Н.Н.Власова, Г.А.Макарова, p,270].

4. Исем фигыль иялек, юнəлеш, чыгыш, урын-вакыт килешлəре белəн төрлəнеп, кыек объект мəгънəсен белдерə һəм җөмлəдə кыек тəмамлык булып килə. Герундий, шушы ук функцияне предлоглар белəн килгəндə башкара: Аның белəн очрашуымның иң олы, иң мөһим нəтиҗəсе əнə шул [Юк, шатланмады Габдулла бу макталуларга. Киресенчә, аны каты эч пошуы басты Ә.Фәйзи “Тукай”,65 б]We were surprised at hearing the news[Т.И. Арбекова, Н.Н.Власова, Г.А.Макарова, p,271].

5. Исем фигыль дə, герундий да җөмлəдə исемне ачыклап, аергыч функциясендə килəлəр: Икенче көнне Габдулла уятканны да көтми, мәктәпкә бару дәрте белән үзе үк сикереп торып утырды. [Ә.Фәйзи “Тукай”,52 б.]. What’s the use of doing it? He gave up the idea of becoming an actor[Т.И. Арбекова, Н.Н.В ласова, Г.А.Макарова, p,271].

6. Исем фигыль һəм герундий җөмлəдə хəл функциясен башкаралар: Башка балалар Шәпешнең шакмаклы камчысы һәм мыскыллауларыннан өйләренә кайтып котылалар. [Г. Исхакый, 288 Ә.Фәйзи “Тукай”,63 б.]. At hearing his name he turned round. In doing the work we met with a lot of difficulties[Т.И. Арбекова, Н.Н.В ласова, Г.А.Макарова, p,272].

Татар телендəге исем фигыль һəм инглиз телендəге герундий төрле мəгънəлəр белдерə алалар һəм җөмлəнең барлык кисəклəре ролендə килəлəр. Тикшерелгəн мисалларда исем фигыль һəм герундий җөмлəдə уртак функцияне башкаралар.

Татар һəм инглиз теллəрен чагыштырып өйрəнү нәтиҗәсендә бу телләрнең ничек бай икәнлекләрен аңлыйбыз. Мондый метод ярдәмендә теллəрнең уртак һəм аермалы яклары ачык күренә һәм бу уртак охшашлыкларны күрә белү инглиз телен җиңел үзләштерергә ярдәм итә.


Әдәбият

1.Биболетова М.З., Трубанева Н.Н«Enjoy English»-4-10 кл

2.Английский язык «Весь школьный курс в таблицах»

3. Тумашева Д.Г. Татарский глагол: Опыт функионально-семантических исследований грамматических категорий: Учеб. пособие / Д. Г. Тумашева. – Казань: Изд-во КГУ, 1986. – 189 с.

4. Хисамова В.Н. Глагольная система татарского и английского языков: сопоставительный анализ в аспекте изучения английского языка на базеродного (татарского) языка / В. Н. Хисамова. – Казань: Изд-во КГУ, 2004. – 252 с.

5. Блох М.Я. Теоретическая грамматика английского языка: Учебник. Длястудентов филол. фак. ун-тов и фак. англ. яз. педвузов / М. Я. Блох. – М.: Высшая школа, 1983. – 383 с.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2019

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика