“Сәлам!”- заманча дәреслек

Дәүләтҗанова Гүзәл Марат кызы,
Казан шәһәре Совет районы 11нче татар гимназиясенең
рус теле һәм әдәбияты укытучысы


21 нче гасыр информацион, инновацияле технологияләрнең үсеше белән безнең тормышка килеп керде һәм иң түрдәге урынны яулавын дәвам итә.

Бүгенге информацион технологияләрнең үсеше киң колач алганда, интернет – иң массакүләм аралашу ысулы ул. Әлбәттә, татар теленең үсешендә дә интернет челтәре мөһим урын алып тора.

Китап укып, инновацион технологияләрне кулланмыйча гына бүгенге көндә отышлы дәрес тә үткәреп булмыйдыр, мөгаен. Замана укучыларында укуга, телгә карата мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләве дә бик авыр.

Әлбәттә, бу югары технологияләрне, педагогик техниканы якын белеп, замана дәресләрендә куллану бүгенге көндә бик тә мөһим. Әмма, шул исәптән, иҗат эшләре белән шөгыльләнүне дә туктатмаска кирәк.

Ә инде укыту мәсьәләсенә килгәндә, бу заманча технологияләргә нигезләнеп эшләнгән әсбап, дәреслек, минемчә. Мисал буларак, яңа “Сәлам” УМКсын китереп була. Әлеге комплексның укытучыга уңышлы эшләр өчен “Укытучы китабы” да, флеш-карточкалары да, дәреслек тә, эш дәфтәре дә, укучыларны мавыктыргыч стикерлары да бар. Димәк, укытучы чит илләрдәге кебек үк күпкырлы эшчәнлек алып бара алачак.

Шәхсән, минем мәктәптә укыту тәҗрибәм әле зур түгел, шунлыктан, яңача уку-укыту хикмәтләрен, ысулларын якыннанрак танышыр өчен, уңай һәм отышлы тәҗрибә туплар өчен, бу УМК турында ишетү белән, аның буенча укырга булдым. Бу УМК рустелле башлангыч сыйныф балалары өчен чыгарылган. Инглиз телендәге укыту әсбаплары кебек үк, телне өйрәтү лексик темаларга (модульләргә) нигезләнеп эшләнгән. Әлеге УМК белән эшләве җиңел дә, мавыктыргыч та, әгәр дә укытучы теләп, күңел биреп эшли икән, дәресләр театральләшкән уенга әверелә. Мәсәлән, дәреслектә һәр модульнең өйрәнелергә тиешле сүзләрдән торган үз җыры бар. Бу җырларны сюжеты буенча без дәрестә рольләргә бүлеп тә, костюмнар белән җырлый идек (ике ел рус-татар мәктәбендә рустелле балаларга татар теле укыттым). Бу, әлбәттә, 1нче сыйныф укучылары өчен бик кызыклы, мавыктыргыч та. Шулай ук, ярдәмгә махсус сайт та булдырылган. Укучылар өйдә дә тел өйрәнүне онлайн кызыклы уеннар аша дәвам итә алалар. Ә бит башлангыч сыйныф балалары өчен төп шөгыль – уен. Уен аша, билгеле булганча, баланың социаль ролен күзаллавы формалаша, тотып карап, үтәп, нәрсәдер булса да үзең булдырып, иҗади эшләп укысаң, нәтиҗәсе озаккарак җитә, белем дә җиңелрәк үзләштерелә. УМКның эш дәфтәре дә үзенчәлекле: биредә стикерлар да ябыштырып була, кызыклы иҗади биремнәр дә бар, иң мөһиме – буяр өчен материал җитәрлек.

Дәрестә укучылар утырып кына тормый, гел хәрәкәттә, дәрес барышында уеннар күп уйнала – бу кечкенә, башлангыч сыйныф балалары өчен туры килә, мондый дәресләр аларга бик ошый, шуңа күрә дә татар теле дәресләре яраткан дәрескә әверелә. Шулай ук, укытучыга аудио язмалар тыңлату да бик зур ярдәм булып тора.

Методик кулланма буларак, укытучы өчен махсус ярдәмлек тә булдырылган. Аның үзенчәлеге шунда: дәрестә кулланыр өчен төрле биремнәр, уеннар тәкъдим ителә, ләкин катгый план юк, димәк, һәр укытучы үз тәҗрибәсеннән чыгып, үзе уйлавынча дәрес планы төзеп, күнегү-биремнәрне кулланып, үзе теләгәнчә дәресне үткәрә ала.

Бу УМКның тагын бер ягы бар: ул сингапур структураларына нигезләнеп тә төзелгән. Мәсәлән, “конэрс”(почмаклар) алымы: укучылар укытучы тәкъдим иткән берәр тема яки бирем буенча почмакларга бүленәләр һәм үзләренең ни өчен шул почмакларны сайлавы турында күршесенә сөйләп бирәләр, аннан рольләре белән алышыналар һ.б. Сингапур структурасының күп алымнары тел укытуда аеруча отышлы.

Хәзерге вакытта 11 нче татар гимназиясендә озынайтылган көн педагогы буларак, мин әлеге УМКаның кайбер өлешен шөгыль буларак кулланам (мәсәлән, балалар җырларны яратып башкаралар, әйләнә - тирәне өйрәнгәндә дә җырларны кулланып була, онлайн уеннар балалар арасында аеруча популяр), чөнки безнең гимназия татар гимназиясе булса да, арада татар телен камил белмәүче татар балалары да, татар телен тирәнтен өйрәнергә теләүче рус балалары да бар. Әлбәттә, татар теленә мәхәббәт, кызыксыну уяту максатыннан караганда, әлеге УМК бик файдалы. Иң мөһиме: безгә, татар гимназиясе шартларында, татар телен саклауда, үстерүдә, аңа карата мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләүдә әлеге әсбап дәрестән тыш чараларда әһәмиятле алым буларак ярдәм итә.

Димәк, мондый әсбапларның булуы тел өйрәтүдә яңалык та, җиңеллек тә бирә.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2019

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика