Остазлык - педагогик консультациянең бер төре

Борисова Светлана Алексеевна,
Казан шәһәре мәгариф идарәсенең мәгълүмати – методик бүлек методисты


Мәгариф системасында үзгәрешләр һәрвакыт булып тора. Белем бирү оешмаларында вариативлык, белем бирү программалары яңартыла, илдә бердәм белем бирү киңлеген саклауга һәм югары белем бирүнең сыйфатын тәэмин итүгә юнәлтелгән стандартлаштыру тенденциясе билгеләнә. Дәүләт белем бирү стандартлары кертелә, укыту-тәрбия процессын гамәлгә ашыруның яңа ысулларын һәм технологияләрен эзләү бара, белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларның әзерлеген бәяләүнең сынау алымнары киң тарала, төрле типтагы һәм төрле белем бирү учреждениеләре рейтингы төзелә һ.б.

Заман технологияләре алга киткән чорда, югары уку йортын бетереп, белем бирү учреждениеләренә эшкә килгән яшь мөгаллимнәргә югалып калмаска, ничек коллективка кереп китәргә, бу очракта остазлык ярдәмгә килә һәм бүгенге көндә аның роле арта бара.

Остазлык һөнәри тәҗрибәне һәм әхлакый нормаларны тапшыру максаты белән ике буын арасында ышанычлы аралашуны барлыкка китерә. Остазлык ул - тиешле һөнәр буенча яшьләрне әзерләүдә һәм тәрбияләүдә тәҗрибәле профессионалларның эшчәнлеге. Яшьләргә профессиональ әзерлек, сәяси һәм әхлакый тәрбия бирүнең нәтиҗәле формасы. Яшь белгечкә киңәш бирүче тәҗрибәле укытучы остаз була ала. Остазлык мөнәсәбәтләренең мөһим үзенчәлеге шунда, алар кагыйдә буларак, һөнәр осталыгының нечкәлекләрен генә түгел, ә яшь педагогны һөнәри мохит таләпләренә индивидуаль-психологик җайлаштыру буенча катлаулы бурычларны да хәл итәргә ярдәм итәләр. Остазлыкка нинди дә булса формалар һәм методлар бәйле түгел. Ул төрле хәлләрдә һәм төрле юллар белән тормышка ашырыла. Бу форма эшләсен өчен кимендә ике кешенең булуы шарт, аларның берсе ярдәм итәргә, икенчесе белем һәм ярдәм алырга әзер булырга тиеш. Остазлык мөнәсәбәтләре мәҗбүри булырга тиеш түгел. Остазлык шәхеснең төрле компонентларына һәм якларына кагыла. Ул танып-белү процессларын гына түгел, ә кыйммәтле-эмоциональ процессларны да колачлый.

Минемчә, бу методик эшнең аерым ысулы, остазлык белән бергә яшь укытучы һәм тәҗрибәле укытучы арасында уңай психологик климат барлыкка килә. Остаз алдына куела торган максат – кагыйдә буларак, югары уку йортын тәмамлаган белгечне методик яктан әзерләү. Эш урынында һөнәри адаптациядә ярдәм күрсәтергә, хезмәттәшләре белән коммуникатив элемтәләр урнаштырырга, оешма җитәкчелеге белән беррәттән, яшь белгечкә беркетелгән остаз ярдәм итә ала. Остаз үзара өйрәнү процессында үзенең эшлекле сыйфатларын үстерә һәм һөнәри дәрәҗәсен күтәрә. Мәктәп шулай итеп, кадрлар әзерләүнең мәдәни һәм һөнәри дәрәҗәсен арттыра, хезмәткәрләр арасында үзара мөнәсәбәтләр яхшырта.

Остазлыкның эшләү рәвешен безгә шәһәр күләмендә уздырыла торган һөнәри бәйгеләр вакытында күзәтергә туры килә. Укытучылар арасында һәр елны уздырыла торган “Ел укытучысы” бәйгесендә, остазлык ролен ачык күрергә мөмкин. Быел эш тәҗрибәсе 5 айдан алып 3 елга кадәр булган 12 яшь укытучы шәһәр күләмендә үзләренең осталыкларын тәкъдим иттеләр. Алар дәрес, мастер-класс, дәрестән тыш чара бирделәр, белем проектларын якладылар. Алар остазлары ярдәмендә үзләренең һөнәри осталыкларын уңышлы гына күрсәтә алдылар. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, бу укытучылар белән эшләүнең шәхси ысулы. Яшь укытучылар белән эшләүнең күмәк эшләү һәм төркемдә эшләү ысуллары да бар.

Шулай итеп, остазлык яшь укытучыларга консультация һәм өзлексез белем бирүнең отышлы варианты дип әйтү ялгыш булмас.

Әдәбият

1. Журнал “Инновации в образовании”, 2019 №2, “ Наставничество как форма педагогического консультирования”.

2. Богданова, Л.А. Наставничество в профессиональном образовании: методическое пособие

3. Интернет ресурсы: /Масалимова А.Р. Содержание и технологии корпоративной подготовки наставников: педагогическая составляющая: Учебно-методическое пособие./


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2019

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика