Әхтәмова Гөлназ Миңгали кызы,
Казан шәһәре Совет районы
175 нче гомуми урта белем мәктәбенең
югары категорияле
туган тел һәм әдәбият укытучысы
«Шәкерт ничек кенә яшь булмасын, ул мәгърифәт үзләштерүгә сәләтле булыр,
фәкать укытучының укыту ысулын белүе һәм алдында
утырган көчсез җан иясенең киләчәк көндә мәшһүр һәм файдалы
адәм булу ихтималы барлыгын фикерләп, саклык белән тәрбияләве шарттыр»
Р.Фәхретдин
Федераль белем стандартлары таләпләре нигезендә бүгенге көн чыгарылыш сыйныф укучысы яңалыклар алдында югалып калмыйча, мөстәкыйль фикер йөртеп, кирәкле мәгълүматны таба белергә тиеш. Ләкин статистикадан күренгәнчә, 17-18 яшьлек егет-кызларның нибары 39% гына мәгълүмат белән эшли белә. Әлбәттә, монда уйланырлык җирлек бар. Ә менә укучының танып- белү эшчәнлеген ничек активлаштырырыга? Укучыга үз фикерен ничек җиткерә белергә? Иҗади стандарт булмаган фикергә ничек ирешергә?
Минемчә, критик фикерләү сәләтенә ия булган укучы гына җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш сынаулары алдында югалып калмыйча, алган белем һәм күнекмәләрен тормышта файдалана алыр һәм максатына ирешер.
Методик темамны да шуларны исәптә тотып сайладым: “Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә критик фикерләү технологиясен кулланып, укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү”.
Минем максатларым: уйлый белергә сәләтле, һәр эшкә җаваплы караучы, куйган максатына ирешүче, алган белемен тиешле дәрәҗәдә куллана белүче шәхес тәрбияләү.
Бурычларым: танып-белү эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән күнекмәләр булдыру нигезендә укуга кызыксыну уяту; укучыларның критик фикерләү сәләтләрен үстерү; укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек нигезендә актив, уйлый белергә сәләтле, үз фикерен дәлилли белә торган шәхес тәрбияләү.
Эш тәҗрибәсе бердәм системага салынган дәрес, дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруны үз эченә ала. Бу эш төрләрен дәресләрдә генә түгел, шулай ук дәрестән тыш эшчәнлектә дә кулланыла ала.
Критик фикерләү — ул үз позицияңне яклый һәм башкаларга җиткерә алу, әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, аргументларга нигезләнеп, логик фикер йөртә белү сәләте дигән сүз. Замана укытучысы балаларның критик фикерләү сәләтләрен үстерү белән беррәттән, рухи-әхлакый кыйммәтләр дә тәрбияләргә омтылырга тиеш.
Критик фикерләү технологиясе фәлсәфә, психология, педагогика фәннәренә нигезләнә. Аның авторлары — америка галимнәре Чарльз Темпл, Дженни Стил, Курт Мередит. Россиядә бу технология 1997 нче елларда кулланыла башлый. Безнең укыту системасына аны Игорь Загашев, Ирина Муштавинская, Сергей Заир-Бек яраклаштыра. Критик фикерләүне үстерү технологиясенең авторлары булып америка галимнәре саналса да, Л.С.Выгодскийның “Теория осмысленного обучения” дигән хезмәтендә дә бу технологиянең төп идеяләре чагылган.
Дәресләрдә критик фикерләү технологиясен куллануның уңай яклары:
- мәгълүматның кабул итү тәэсирен көчәйтә;
- кызыксыну уята;
- критик фикерләргә этәрә;
- җаваплылык, үзаң формалаштыра;
- белем алуның сыйфатын күтәрә;
- бергәләп эшләтә;
- үзеңне замана белән бергә атлаучы шәхес итеп тоярга мөмкинлек бирә.
Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә критик фикерләү технологиясенең кайбер алымнары:
• “Ачкыч терминнар”
• “Сүз-маркер”
• “Пирамидалы вакыйга”
• “Эйдос-конспект”
• “Пресс”
• “Тукталыш ясап уку”
• “Нечкә һәм юан сораулар” һ.б
Дәресләремнең өндәү этабында иң уңышлы алымнарны мисаллар ярдәмендә карап китик.
“Сүз- маркерлар” алымы язучы- шагыйрләрнең биографияләре белән танышканда, туган телдән күнегү өстендә эшләгәндә дә кулай кулланыла. Бирелгән текст өстендә укучы мөһим сүзләрнең, сүзтезмәләрнең астына сызып, үзе өчен иң кирәкле мәгълүматны аерып ала. Мәсәлән, Һади Такташ биографиясенә сүзтезмә – маркерлар. Бу сүзләрдән күренгәнчә, без Һади Такташның 1901 нче елда гади крестьян гаиләсендә туганын, 13 яшендә Бохарада булуын да, приказчик өйрәнчеге булып эшләвен дә, укытучы, китапханәче булып эшләвен дә Ташкентта, Мәскәүдә, Казанда яшәп актив тормыш алып баруын, гомеренең кыска икәнлеген дә күрәбез. Тәҗрибәмнән күренгәнчә, укучымның фикерләү сәләте эшкә җигелә, танып- белү эшчәнлегенә тартыла, ул эзләү процессында фикерли, үз- үзен сыный, мөһим сүзләрне аерып ала. Көтелгән җавабында укучының автор турында күзаллавы булдырыла, бәйләнешле сөйләм теле үстерелә.
“Күз йөртеп уку” алымын текст турында алхәбәр җиткерүче ул. Укучыларга кыска күләмле текст бирелә.Укучы тиз вакыт аралыгында- 30 с эчендә- текст буенча күз йөртеп чыгарга тиеш.Уку зет хәрефен ясау, төрле тамга һ.б сызыклар буенча бирелергә мөмкин. Шул ук вакытта карап киткән сүзләрне мөмкинлектән чыгып истә калдырырга. Фикер алышу дәвамында тулы картина ачыклана: укучыларның хәтерләрендә калган сүзләргә, сүзтезмәләргә таянып фаразлау оештырыла. Мәсәлән, Нәби Дәүли “Дошманнан үч алыгыз” шигыреннән мисал: Ватан, яшәсен, арышлар, сайрамый сандугач, суы кипкән, ерткычлар, авыл яна, бала үлгән, килегез кешеләр. Укучыларның әйтеп киткән сүзләре нигезендә сөйләм оештырыла. Фаразлар тыңлаганнан соң, терәк текстны уку этабы оештырыла.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: бу алымнар аркылы укуга кызыксыну уятып, укучы яңа мәгълүмат алуга омтыла, ягъни укуга мотивация тудырыла.
Критик фикерләүнең икенче өлешендә уңышлы алымнарга тукталыйк.
“Пирамидалы вакыйга” алымын әсәргә анализ дәвамында кулланам. Бу алым аркылы укучыларның зиһене, хәтере ныгый, уйлау сәләтләре эшкә җигелә. Укучылар үз позицияләрен аргументлар ярдәмендә күрсәтеп, сөйләм эшчәнлекләрен дә эшкә җигә. Сораулар 8 өлештән тора. Һәр баскычтагы сораулар гадидән катлаулыга таба бара. Бу алым нигезендә без әсәрне тагын бер кат күзаллыйбыз. Укучылар төп герой, аның сыйфатларын, вакыйганың кайда барганлыгын, әсәрдә күтәрелгән проблема, әсәр өлешләрен, проблеманы чишү юлларын, автор әйтергә теләгән фикер, укучының шәхси фикере ачыклыйлар.
“Юка һәм юан сораулар” алымы аркылы укучылар сорау бирергә дә, тулы җавап бирергә дә җәлеп ителә. Таблицада нигезендә эш алып барыла. Беренче баганада- юка сораулар. Монда бары бер сүз белән җавап бирергә була, ә икенче баганада юан сораулар, җаваплары аңлатуны таләп итә торган характерда. Бу эшне без төрлечә тәкъдим итә алабыз: бирелгән шаблон нигезендә укучылар төркемнәрдә җавап бирәләр, яисә үзләре бу таблицаны тутырып, төркемдәшләре өчен үзләре сорау әзерлиләр. Җаваплар нигезендә әсәрне укучы тагын бер кат күздән кичерә.
Критик фикерләүнең рефлексия этабында “Хат язу” алымын туган тел һәм әдәбият дәресләрендә дә актив кулланырга була. Хатлар төрле адресатларга юнәлергә мөмкин. Хат аркылы без укучының тирән, эзлекле фикерләвен, борчуларын, киңәш-теләкләрен дә күрә алабыз.
“Эйдос-конспект” алымы ярдәмендә без абстракт күренешләрне рәсем, схема, карикатура рәвешендә күрсәтә алабыз. Бу төшенчәләрне укучы ассоциациягә нигезләнеп ясый.
Мондый эш төрләре аркылы укучы әсәргә үз бәясен бирә, фикерен дәлилли, сөйләм телен үстерә, шулай ук төрле төсләр, предметлар аркылы да укучы үз мөнәсәбәтен күрсәтә. Бу алым нигезендә укучы гади бер рәсем тәкъдим итеп кенә калмый , ул әле аны исбатлап аңлатырга омтыла: нәтиҗә ясый.
Шулай итеп, критик фикер йөртү технологиясе шәхеснең ирекле үсеше өчен шартлар тудырып кына калмый, баланы мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә. Укучы дәрестә өйрәнелә торган материалның асылына төшенеп, тулысынча анализлый, нәтиҗәләр чыгара.
Сыйныфтан тыш эшчәнлегем дә укучыларның критик фикерләү сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Сәләтле укучылар белән театрга багышланган проект өстендә эш алып барабыз. Шул проектның нәтиҗәсе булып кабинетыбызда музей почмагы эшләп килә.
Сәләтле укучыларымны барлап, алар белән эш юнәлешләрен яңа уку елы башында ук планлаштырып куям. Фәнне төпле белгән укучыларымны олимпиада, тарих белән кызыксынучыларга фәнни эшләр, сәнгатьле сөйләмгә ия булучылар белән “Яшь журналист” түгәрәге эшчәнлеген алып барам.
Дәрестән тыш эшчәнлегемне укучыларда татар китабына мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү максатыннан, “Татар китабы” дәрестән тыш эшчәнлеген алып барам. Монда без китап тарихы, беренче типография, бүгенге нәшриятлар, халык педагогикасы әсәрләре, мәгърифәтче-язучылар хезмәтләре нигезендә иҗади фикерләүче, югары әхлакый кыйммәтләргә ориентлашкан, җәмгыятьне үстерүдә катнаша алырлык, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләргә омтылам.
Заманча технологияләр куллану- шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш сынауларына, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күздә тота. Әгәр чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз критик фикер йөртеп, алган белем һәм күнекмәләрдән тормышта мөстәкыйль файдалана алса, димәк, без дөрес юнәлештә.
Әдәбият:
1. Федеральный государственный образовательный стандарт основного общего образования ( т 17 декабря 2010 г. № 1897)
2. Заир-Бек С. И., Муштавинская И. В. Развитие критического мышления на уроке. Пособ. для учителя. М.: Просвещение, 2004.
3. Cелевко, Г.К. Современные образовательные технологии. - М.: Народное образование, 1998. – 256 с.
4. Муштавинская И.В. Технология развития критического мышления на уроке и в системе подготовки учителя: учеб.-метол. Пособие/И.В.муштавинская. – СПб.: КАРО, 2009-144с.
Интернет-ресурслар:
1. Лит.мир. Дайана Халперн Психология критического мышления https://e-libra.ru/read/226630-psihologiya-kriticheskogo-myshleniya.html
2. http://io.nios.ru/articles2/81/2/formirovanie-rechevoy-kompetencii-na-urokah-angliyskogo-yazyka-cherez-primenenie
3. http://www.informio.ru/publications/id852/