Хәйруллин Илһам Рифкать улы.
Казан шәһәре, Киров районы 8 нче урта гомуми белем мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Нәрсә соң ул милли үзаң? Милли үзаң – халыкның мәдәни, икътисади үсеш дәрәҗәсен, яшәү рәвешен билгеләүче, аңа көч-күәт, кодрәт биреп торучы әхлакый-фәлсәфи төшенчә. Ул – кешенең тарихи-рухи тамырлары нигезләренә бәйле.
Кеше тәрбияләү – ифрат каталулы эш. Бүгенге чынбарлыгыбыз үзе үк без, әти-әниләрдән, тәрбияче-укытучылардан зирәклек күрсәтүне, тәрбия эшенә яңача карауны, яңа алымнар куллануны таләп итә. “Адәм баласы үз-үзен тәрбияләргә, камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үз-үзен тәрбияли ала”, - дип язды галим Риза Фәхретдин. Икенче бер галимбез Каюм Насыйри тәрбия сүзенең эчтәлеген билгеләп, болай ди: “ Гаиләдәге тәрбия белән иҗтимагый тәрбиянең үз вакытында һәм күбрәк булырга тиешлегенә басым ясый. Тәрбиянең максаты итеп, ул гуманлы, киң һәм тирән белемле, үз илен яратучы һәм башка халыкларны хөрмәт итүче чын кешене тәрбияләүне алган”. Чыннан да, Татарстандагы мәгариф өлкәсендәге өстенлекле юнәлеше булганлыктан, әлеге фикерләр бик тә тәңгәл килә бит! Ике мөхтәрәм галимебезнең әлеге фикерләрен укучыларыбызда милли үзаң тәрбияләү мәсьәләсенә карата да әйтеп булыр иде. Тәрбияләүгә карата олуг рус педагогы А. С. Макаренконың фикерләрен китереп китү дә урынлы булыр: “Балага тәрбия бирү - тормышыбызның иң мөһим өлкәсе. Безнең балалар менә дигән гражданнар, яхшы ата-аналар булып үсәргә тиеш. Тагын бер дөреслекне онытмыйк – балаларыбыз – алар безнең картлыгыбыз. Тәрбиясез балалар – ул безнең булачак кайгыларыбыз, күз яшьләребез, безнең башка кешеләр һәм бөтен ил алдында кылган гаебебез”.
Күренекле рус педагогы К. Д. Ушинский:” Тәрбия халыкчанлыкка таянырга тиеш. Халыкның үз тарафыннан тудырылган тәрбия абстракт идеяләргә нигезләнгән иң яхшы системаларда булмаган көчкә ия. Һәртөрле тере тарихы – Алланың җирдәге иң гүзәл иҗат җимеше. Бу бай һәм чиста чыганактан тәрбияләүгә файдаланырга гына кала”. Халыкчанлыкның К. Д. Ушинский һәр халыкның тарихи үсеше, географик һәм табигый шартлар белән бәйле үзенә генә хас үзенчәлеге дип саный.
Укучыларда милли үзаң, ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт сыйфатларын формалаштыру – татар халык тәрбиясендә үтә үзенчәлек булуын ассызыклыйсы килә. Туган тел - халыкчанлыкның иң камил чагылышы булганлыктан, баланы укыту-тәрбия эше ана телендә алып барылырга тиеш ( һәм бу күпгасырлык тәҗрибәдә дә ачык өйрәнелгән!). Балалар үз Ватанының тарихын, географиясен, табигатен һәм атаклы шәхесләрен белеп үсәргә тиешләр.Шуңа күрә татар теле дәресләренең беренчесен туган телебезгә багышлап уздырырга тырышам. Биредә ана телебезнең килеп чыгышы, төрки һәм дөнья күләмендәге урыны, атаклы шәхесләре белән танышытырып үтәм (һәр елны берничә шундый данлыклы шәхесләребез белән таныштыру, алар аңында милли үзаң тәрбияләүдә үзеннән бер өлеш кертү дип саныйм). Милли үзаң тәрбияләү, минемчә, ана теленә һәм халыкның тарихына карата мәхәббәт тәрбияләүдән башлана да инде.
К. Д. Ушинский үзенең “Туган тел” дигән хезмәтендә халык телен кешенең рухи тормышында иң гүзәл, беркайчан да шиңми торган чәчәккә тиңли. Телдә халык үзе, аның бөтен Ватаны гәүдәләнә. Халык телендә Туган илнең табигате, шул халыкның бөтен рухи тормыш тарихы чагыла. Тел –халыкның үткәне, хәзерге һәм киләчәк буыннарны тоташтыручы иң тере һәм нык элемтә чыганагы, минемчә. Халык теле юкка чыкса, халык үзе дә бетә, юкка чыга.Туган тел - халыкның рухи үзенчәлекләрен чагылдыручы гына түгел, бәлки, китаплар, белем-тәрбия бирү һәм уку йортлары булмаганда да, халык ны гыйлемле иткән иң яхшы остаз, юл күрсәтүче ролен үтәп килгән, бу шулай дәвам итәр дә. Менә шул асыл сүзләрне укучыларга тиешле дәрәҗәдә аңлата алсак, милли мәктәбебезнең киләчәген тәэмин итүдә зур бер адым булыр иде.Шуннан чыгып, милләтебезнең киләчәге мәктәптә булуын ассызыклыйсы килә.
К. Насыйри балаларның тәрбияле, белемле һәм сәламәт булып үсүенә булышуны иң изге эш тиеп саный. Аның фәнни хезмәтләрендә, балалар өчен язылган китапларында әнә шул максатка ирешү төп юнәлеш итеп карала. “ Әхлак рисаләсе” китабында галим иң кирәкле сыйфатларның берсе итеп уку, белем-гыйлем алуны куя һәм шул җәһәттән балаларга мәрәҗәгать итә: “ И газиз бала! Белеп тор, адәмгә иң әүвәл бигрәк кирәк һәм бигрәк зарур нәрсә – гыйлемдер. Вә гыйлем дигәнебез белмәгән нәрсәне өйрәнеп вә сорашып белмәктер. Кайда барса да, надан кешенең кадере юктыр... Гыйлем һәм мәгърифәт иясе һәр җирдә хөрмәтле булып, халык арасында кадере зур булыр”. Әйе, мәгърифәтче галимебез белән килешергә генә кала. Чыннан да, кешенең барлык уңай сыйфатлары, шул исәптән милли үзаңы да, тәрбияле һәм гыйлемле булудан килә.
Әдәбият – мәктәптә эстетика төркеменә керүче фәннәрнең берсе. Ул дөньяны, тормышны, бүгенге һәм кешенең үз-үзен тотышын, психологиясен аңлатуга ачкыч ролен үти, чөнки әдәбиятның төп өйрәнү-сурәтләү объекты – кеше, аның рухи дөньясы, тышкы дөнья, мохит һәм башка кешеләр белән мөнәсәбәтләре. Әдәбият мәдәни һәм иҗтимагый фикер үсеше белән, кеше тәрбияләүдә,аны рухи калыплауда катнаша. Әдәбият халыкның гасырлар буена бөртекләп җыела килгән акыл һәм рухи байлыгын тәшкил итә.Әлеге дәресләрдә укучыларны шәхес буларак (шуннан чыгып милли үзаңны үстерүне дә кертеп) формалаштырудагы мөһим урын алуын раслау өчен, классик әдибебез Фатих Әмирханның сүзләрен китерәсе килә: “ Әдәбият дөньяга карашын киңәйтүдә вә теләгән фикерне аңларлык кешеләргә чәчүдә иң күәтле корал икәнлеге бик күп вакыйгалар белән исбат ителгәндер”.
Тел-әдәбият дәресләреннән сыйныфтан тыш эшләр, нигездә, дәрескә куелган белем-тәрбия бирү мәсьәләләрен чишүне күз алдында тоталар. Аларның максаты туган телгә һәм үз халкыңның әдәбиятына мәхәббәт, ихтирам, аны өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү, туган теле хакында күп белү, аны олылауның, фикере аңлаешлы итеп әйтеп бирә белүнең - һәрбер зыялы кешегә зарури икәнлеген төшендерү. Һәм болар барысы да уртак максатка ярдәм итәргә тиеш, ягъни милли үзаңы булган шәхесне тәрбияләү.
Күтәрелгән мәсьәләне чишү юллары булып, түбәндәгеләрне китереп булыр иде:
- җирлектәге танылган кешеләр белән очрашулар оештыру;
- “Безнең атаклы шәхесләребез” дивар газеталарын чыгару;
- төрле дәрәҗәдәге чараларда катнашу, оешма һәм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр булдыру;
- юбилейлары булган әдипләребезгә багышланган кичәләр үткәрү һәм альбомнар төзү;
- атналыклар, олимпиадалар, әдәби укулар, конференцияләр үткәрү;
- сыйныф сәгатьләрендә тематикасында милли үзаңны арттыру ярдәм итәрдәй чараларны уздыру;
- татар теле дәресләрендә мисалларны, иҗади эш төрләрен (диктант, изложение текстлары) милли үзаңны күтәрүгә ярдәм итәрлекләрен сайлап, дәреснең бер максатына әверелдерү;
- презентацияләр эшләү;
- тарихи һәм истәлекле урыннарга сәяхәтләр оештыру һ.б.
Әлбәттә, әлеге мәсьәләләрне хәл итүне тәэмин итү өчен шартларны да искә төшереп китсәк яхшы булыр:
- мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту, яңарту, заманча җиһазланышын тәэмин итү;
- дәреслекләрнең сыйфатын күтәрү, камилләштерү;
- “балалар бакчасы-мәктәп-урта махсус уку йортлары-югары уку йорты” чылбырында белем-тәрбия бирүнең миллилеген тәэмин итү юнәлеше һ.б.
Минем уйлавымча, алда китерелгәннәр бүгенге көндә милли белем-тәрбия бирүдә (бигрәк тә милли үзаң тәрбияләүдә) иң мөһим мәсьәләләрнең кайберләре генә.