“Сүнгән йолдызлар” драмасын яңача анализлау

Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы,
Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең
югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
педагог-оештыручы, Риза Фәхреддин исемендәге премия лауреаты


Яр Чаллыда эшләгән чорда миңа Өзлексез педагогик белем бирү институтының өлкән укытучысы Сафина Зөлфирә Миңнәхмәт кызының әдәби әсәрләрне яңача анализлау турындагы кайбер фикерләрен ишетергә туры килде. Бер очрашуыбызда ул Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасын яңача анализлау турында кызыклы гына фикерләр әйткән иде. Мин ул фикерләр белән тулысынча килешәм һәм татар теле һәм әдәбияты укытучыларына үзем истә калдырган кайбер нәрсәләр турында җиткерергә телим. Бу язмамада мин конкрет дәрес планы тәкъдим итмим, ә драма буенча дәрес планын төзү өчен юнәлеш бирергә телим. Алдынгы фикерле укытучылар өчен бу язмам файдалы булыр дип ышанып калам. Белүемчә, Казан шәһәренең кайбер укытучылары шул юнәлештә ачык дәресләр дә күрсәтергә өлгерделәр.

Тема: К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасын яңача анализлау.

Максат: Драманы анализлау: әсәрнең төп проблемаларына, образлар системасына бәя бирергә өйрәтү; әсәрнең кыйммәтен, авторның идеясен аңлату.

Җиһазлау: Г.Ф. Саттаровның “Татар исемнәре сүзлеге”, дәреслек, драманың тулы варианты.

1 нче дәрестә (искәрмә: драма алдан ук укыла) әсәрнең жанры, образлар системасы, сурәтләү алымнары (Исмәгыйльнең төше, андагы һәр деталь тикшерелә.) Драма сюжеты буенча эш алып барыла: сюжет элементлары искә төшерелә, сөйләп чыгыла.

2 нче дәрес планын һәр укытучы үзе укыта торган сыйныфка яраклаштырып төзи ала. Безнең максат дәрес планын төзеп күрсәтү түгел, драма анализлаганда игътибар ителергә тиешле сорауларны һәм аларга җавапларны тәкъдим итү.

Түбәндәге сораулар тәкъдим ителә:

• Драманың язылу вакыты.

• Драманың үзәген тәшкил итүче төш һәм аның мәгънәсе.

• Исемнәрнең мәгънәләре аша төп проблемаларны тикшерү: дин, милләт, гыйлемнең юкка чыгуы.

• Властька кемнәр килә?

• 4 нче бүлек геройлары.

• Язучының ни әйтергә теләвен ачыклау.

• Драманың кыйммәте нәрсәдә?

“Сүнгән йолдызлар” – драматургиядә гадәти булмаган әсәр. Беренчедән, ул 1923 елда – иҗат кризисы көчле чорда язылган. Икенчедән, нәкъ шундый чорда милли мәсьәлә күтәрелгән. Бу үзе бик зур кыюлык таләп итә торган нәрсә. Революциядән соң татар милләтенә һәм башка милләтләргә каршы да социализм системасы “күсәк” күтәрә. Дин бетү белән, мәгърифәтсезлек тамыр җәя, шуның белән милләт үзе дә юкка чыгу алдында тора. Совет хөкүмәте дингә каршы бик зур көрәш җәелдереп җибәрә. Ул белә: әхлак тәрбиясе дин белән (ә дин һәрвакыт яхшылыкка гына өйрәткән) бәйле. Дин бетсә, әхлак та, белемгә омтылыш та сүнәчәк.

Драма сюжетынында Исмәгыйль күргән төш әһәмиятле роль уйный. Төшендә ул аждаһа төсле бернәрсәнең килеп чыгуы һәм берәм-берәм йолдызларны сүндереп бетереп, Сәрвәр белән үзен һәм барлык яшьләрне кабып йотуы турында сөйли. Ике башлы аждаһа – Россиянең ике башлы каракош гербы. К. Тинчурин нәрсә әйтергә тели? Совет хөкүмәте булса да, власть алмашынса да, халыкка караш үзгәрмәде.

Бу фикерләрне драмада кычкырып әйтеп булмый, шуңа күрә автор читләтеп әйтү юлын сайлый. К. Тинчурин пьесасының сюжетындагы вакыйгалар барышында исемнәрнең мәгънәсе зур роль уйный.

Әсәрдә исемнәргә тирән мәгънә салынган.

Исмәгыйль – Алла үзе ишетә.

Сәрвәр – халык башлыгы, җитәкче, дәрәҗәле.

Надир – сирәк очрый торган, чибәр.

Мөрид – ишанга ант иткән кеше, иярчен.

Сафый – саф, керсез.

Сираҗи – яктырткыч, шәм.

Шайбәк – Шаһибәк.

Сәләхи – игелекле.

Гайфулла – Алланың сәләтле кешесе.

Төп геройлар – Сәрвәр, Исмәгыйль, Надир.

Сәрвәр – артык идеаллаштырып бирелгән образ. Аның бер кимчелеге дә юк, уракта беркем дә аннан өстен чыга алмаган. Димәк, ул баш кеше, халыкның рухи матурлыгы. Сәрвәр – милләтнең үзе.

Исмәгыйль – Алла сүзе, дин символы. Иң беренче дөньядан Исмәгыйль – дин символы китә. Сталин дәүләтендә башта дин юкка чыкты. Дин ул – халыкны тәрбия кысаларында тотучы иң әһәмиятле нәрсә.Тик дин үзеннән-үзе генә бетә алмый, аны милләт үзе юк итә. Сәрвәр – милләт символы – аны (дин символын – Исмәгыйльне) үтерә. Дин беткәч, милләт үз акылында кала алмый. Сәрвәр акылдан яза һәм тиздән үлә. Ул үлә, чөнки динсез милләт яши алмый. Тереклек итә, әмма тәрбияле, максатчан милләт булып яши алмый. Милләт булмагач, гыйлемнең дә кирәге юк. Димәк, Надир – гыйлем символы – шулай ук үләргә тиеш. Надир чалмасына асылынып үлә. Чалма да – гыйлем символы. Дин беткәч, дөнья шайтаннар кулына кала. Надир: “Мин үз-үземә хуҗа,” – ди. Ләкин ул моны үләр алдыннан гына әйтә.

Надирның эчке дөньясы никадәр матур булса, йөзе шулкадәр ямьсез. Надир – хәлфә, ул – белем символы. Тик аны башкалар кабул итми, ягъни җәмгыять өчен белем кирәкми. 20 нче елларда татар дөньясы өчен дә белемнең кирәге калмый, чөнки 1917 елгы революциядән соң җәмгыять хәерчене, белемсезне күтәрде. Совет системасының иң зур хатасы да шул: аңлы, уйлый белә торган белемле кешеләргә дәрәҗә бетте. Шулай да пьесада Надир аулак өйдә тупас телле егетләрне – белемсезләрне бөгеп сала. “Белемле меңне егар” мәкале расланса да, бу соңгы талпыну – белемне саклап калырга тырышу – барып чыкмый. “Син безне гаепләмә. Без бит надан!” – диләр егетләр. Татар үзенең белемсез булуын таный, тик ул аңа күнеккән, исе китми. “Надан” сүзе текстта 10 нан да артык. “Сугышка мине алмыйлар,” – ди Надир. Сугышта надан халыкны кыралар, белемлене түгел! Надан халык хайван көтүе белән бер. Сталин хөкүмәтенә шундый “көтү” кирәк, чөнки алар белән идарә итү җиңел. Динсез, гыйлемсез милләт беркайчан да үзенә-үзе хуҗа була алмаячак. Халыкка яңа власть хуҗа булды. Властька килгәннәр (динсез, затсыз, гыйлемсез, тиз яраклашучан токым) милләт өчен берни дә эшләмәячәк.

Түбәндәге схеманы тәкъдим итәргә була.

Димәк, дин бетү милләтнең юкка чыгуына китерә, ә милләт булмагач, гыйлемнең кирәге бетә. Әсәр әнә шундый пессимистик рухта бетә.

Вакыйганың башланып китүендә дә читләтеп, ягъни символлар аша сурәтләүне күрергә була. Вакыйга болай башлана. Зират өстендә көтү көтәләр. Бу хәл гайре табигый, болай булуы мөмкин түгел. Көтүче Сираҗи (шәм, яктырткыч мәгънәсендә) көтү көтә, кулында чыбыркы. Шайбәк аңа Исмәгыйль каберен күрсәтә, тик Сираҗи битараф кала: чыбыркы шартлата. Аңа дин (Исмәгыйль) кирәкми. Кулда – чыбыркы, көтүне (халыкны) куркытып тотып була. Көтү зиратны таптый. Димәк, ул юк ителәчәк. Зират – хәтер, гореф-гадәт, дин. Хәтерне югалту – хәтәр нәрсә. Бу – тарихыңны, телеңне, милләтеңне югалту дигән сүз. Бүген безгә шундый куркыныч янамыймыни?!

4 нче бүлектә Мөрид образы килеп керә. Ул ишанга тугрылыклы хезмәтче. Ишан бу әсәрдә – власть символы. Мөрид – ишанга тәлинкә тотучы – Күсәкәй авылыннан ишан авылына – Бозлы Чишмәгә бара. Күсәкәй “күсәк” сүзеннән алынган, ә күсәк кыйнау өчен кирәк. Бозлы Чишмә дигән сүзнең исеменнән үк салкынлык бәреп тора.

Исмәгыйль, Сәрвәр, Надир – өч герой да үлде. Алар урынына Сираҗилар, Фатыймалар киләчәк. Фатыйма образы – көрәшче образы. Бу образ – эшче кеше образы. Аңа да белем кирәк түгел. Ул үзе дә җәмгыятьнең бер винтигы (шөребе), башкалар кулында матди байлык тудыручы корал гына. Ул чакта да, хәзер дә бары шул матди байлык дигән нәрсә генә кыйммәткә ия булып калды. Кеше, аның рухи дөньясы, гыйлеме сукыр бер тиенгә дә тормаган, хәзер дә шулай.

Әсәрне анализлау барышында ясалган гомуми нәтиҗәләр.

1. Жанры – драма. Илдә дингә, гыйлемгә, милләткә каршы алып барылган эшләр үзе үк аның трагедиясе саналырга хаклы булса да, бу чорда җәмгыятьтә трагедиягә урын юк, җәмгыятьнең статусы ук мондый нәрсәләр язуны тыйган.

2. Тема – милләт язмышы. Ул чорда мондый нәрсәләрне күтәреп чыгу үзе үк зур батырлык саналган.

3. Идея – милләт саклансын өчен, традицияләр, дин яшәргә тиеш.

4. Проблема – милләт рухи һәм физик яктан юкка чыгу алдында тору.

5. Сюжет элементлары:

– Төенләнеш – Исмәгыйльнең төше.

– Кульминацион нокта – сугыш башлану, колакка дару салу.

– Чишелеш – төп геройларның үлеме.

6. Әһәмияте: Милләт язмышы күтәрелә.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2019

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика