Этномәдәни һәм җирле-төбәк материалын татар теле дәресләрендә файдалану

Мөхәмәтгалиева Зилә Муллахмәт кызы,
Казан шәһәре Совет районы183нче гимназиянең
туган тел һәм әдәбият укытучысы


Татарстан Республикасының дәүләт телләре, гомуми белем бирү оешмаларында белем бирүдә төп фәннәр буларак, этник яктан зыялы шәхес формалаштыруда зур әһәмияткә ия. Татар теленә өйрәтү барышында укучыларны татар әдәбияты һәм мәдәнияте белән кызыксындыру, ә рус телен үзләштергәндә рус әдәбияты һәм мәдәнияте белән таныштыру гамәлгә ашырыла. Гомумән, республикабыз халыкларының телләре һәм мәдәнияте бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә үсә һәм камилләшә, бу, үз чиратында, күпмилләтле республикада төрле халыкларның үзара килешеп яшәвенә илтә.

Этник-мәдәни белем һәм тәрбия бирүдә файдаланыла торган материал татар һәм рус халкы тормышының үзенчәлекләрен чагылдырыра, чөнки әлеге уку-укыту материалы укучыларның тел һәм аралашу компетенциясен булдыру һәм үстерү чарасы гына түгел, бәлки ил, республика турындагы белемнәрен формалаштыру чарасы булып та тора. Болар барысы да аралашу культурасы тәрбияли: административ-территориаль бүленеш нинди булуга карамастан, төрле халыкларның, дин һәм конфессия вәкилләренең үзара килешеп янәшә яшәүләренә ярдәм итә.

Белем һәм тәрбия бирү барышында этник культура материалларына мөрәҗәгать итү нәтиҗәсендә укучылар билгеле күнекмәләргә ия була. Мәсәлән, республиканың (районның) географик урыны, тарихи үткәне буенча күпмедер белемнәр туплана; җирле халык (бу очракта, татар халкы) мәдәнияте турында фикер алышу, зур булмаган хикәяләр төзү һәм үз халкыңның мәдәнияте белән чагыштыру мөмкинлеге туа: аралашуның көндәлек тормышта еш очрый торган формаларын үзләштереп, аларны гамәлдә куллану күнекмәләре камилләштерелә һ.б.

Туган тел дәресләрендә тарихи фактларга мөрәҗәгать итү башта балаларда гаҗәпләнү тудыра, ләкин алга таба шул юнәлештә эшләгәндә аларны үзләренең ачышлары сөендерә, ахыр чиктә илгә, туган якка карата мәхәббәт уята. Шулай итеп, укыту барышында формаль берәмлек булып саналаган, текст иң әһәмиятле тәрбия чарасына әверелә.

Шуңа бер мисал итеп,

Аяк өсте ашарга ярыймы?

Бүген Аязның әбисе бик тәмле өчпочмаклар пешерде. Алар бергә көндезге ашны ашарга утырдылар. Шулвакыт күрше малай¬лары Аязны урамга чакырырга керделәр.

- Хәзер чыгам,— диде дә Аяз, тәлинкәдән бер кайнар өчпочмакны эләктереп, урыныннан сикереп торды.

- Улым! — дип туктатты аны әбисе.— Тамагыңны өстәл янында туйдырып кит. Аяк өсте ашап йөрергә ярамый: бәрәкәте булмас.

Аяз бик тә урамга чыгарга ашыга иде шул.

- Нигә ярамый? Кичә телевизордан бергә фильм карадык бит, анда апалар урамда басып ашадылар,— диде ул.

- Аяк өсте ашау — чит халыклар гадәте ул, улым,— диде әнисе.— Америкада хәтта хот-дог, сандвич дигән ризыкларны, басып кына ашар өчен, махсус чыгаралар. Мексикада әниләре балаларга, уен арасында ашап алыр өчен, ногыт (фасоль) пәрәмәче белән кактус пешереп бирә. Гомумән, күп халыкларда бар ул аяк өсте генә капкалау. Инглизләр моның өчен балык белән бәрәңге пешерәләр, ди.

Бәхәскә әбиләре нокта куйды:

- Башка халыкларда ничектер, әмма татарларда аяк өсте ашарга ярамый.

Аяз, малайларга таба борылып:

- Сез мине урамда бераз көтегез. Мин ашап бетерәм дә чыгам,— дип, яңадан өстәл янына барып утырды.

Өлкәннәр, елмаеп, Аязның дусларын да табын янына чакырдылар.

Резеда Зәйнидән [3]

Әлеге текстта туган як компонентыннан тыш чит ил гореф-гадәтләре турында да әйтеп үтелә. Бу үз чиратында телләрне чагыштырып өйрәнүгә карата тагын да кызыксыну уята.

Балалар татар теле һәм әдәбияты аша этномәдәни компетенциягә ия булсыннар өчен, мәктәп дәреслекләрендә эш төрләре тәкъдим ителә, ләкин бу гына аз. Шулардан тыш өстәмә материал буларак халкыбызның гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, туган ягыбызның истәлекле, тарихи урыннары, атаклы кешеләрнең – язучыларның тормышы һәм башкалар турындагы текстлар аша этномәдәни компетенцияне формалаштырырга омтылу кулай булыр дип уйлыйбыз. Бу төр эшләр аша укучылар мәдәният белән таныша, яңа лексик берәмлекләр үзләштерә һәм аларда грамматик күнекмәләр активлаштырыла. Димәк, текстларда кулланылган материал буенча грамматик биремнәр дә үтәргә мөмкин.

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында татар телен укытканда, татар сүзләренең милли-мәдәни катламы укучыларга татар мәдәниятенең югары дәрәҗәдәге кыйммәтләрен үзләштерү буенча танып белү эшчәнлеген активлаштыру өчен кирәк. Ә этнокультура белеменә караган материал татар әдәбиятын, халык авыз иҗаты үрнәкләрен өйрәтүгә хезмәт итә. Уку текстларының образлылыгын күрсәтү чарасы буларак, әлеге материал укучыларда татарларга хас булган белемнәрне, ассоциацияләрне, эмоциональ билгеләрне формалаштыра. Алар дәреслекләрдә бирелгән текстларны бердәй кабул итү өчен дә мөһим.

Е. А. Быстрова фикеренчә, шәхеснең эчке дөньясы формалашу “билгеле бер иҗтимагый коллективка хас булган милли-мәдәни фон шартларында, кешенең милли традицияләренә, йолаларына, көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә тартылуын билгели торган» нормалар һәм кыйммәтләр тәэсирендә барлыкка килә [1]. Республикадагы яңа тел сәясәте шартларында шәхеснең формалашуы ике милли мәдәният, традицияләр, сөйләм һәм сөйләмгә карамаган этик нормаларның тәэсире астында бара.

Татар булмаганнарга татар телен укыту зарурлыгы мәдәният турында материалны системалаштыруны да таләп итә. Татар теле дәресләренә мнлли-мәдәни компонентны кертү белем алуга кызыксыну тудыруның тәэсирле чараларыннан берсе булып санала. Мәдәни компонент бигрәк тә лексика, фразеология, афористика өлкәсендә ачык чагылыш таба.

Телгә өйрәтү дөньяның яңа милли картинасын формалаштыруга ярдәм итә торган белемнәр белән бәйле. Укучыларның әлеге белемнәре географиягә караган белешмәләрдән, тарихи вакыйгалардан, көнкүреш һәм тел берәмлекләреннән туплана. Туган төбәкне өйрәнү буенча материаллар укучыларның туган теле һәм әдәбияты белән үзара бәйләнештә булырга тиеш.

Укучыда тиешле белемнәр булдыру өйрәнелә торган телдә аралашу өчен уңай җирлек тудыра. Сөйләүче һәм тыңлаучының ирекле аңлашу-аралашуы – ике якның да телне белүе нәтиҗәсе ул. Белем милли мәдәният үзенчәлеген чагылдыра һәм милли-мәдәни мәгънәне саклаучы булып та тора. Мисал итеп тәкъдим ителгән әлеге үрнәк темалар шушы фикерне раслый: «Татар халкы тарихы битләреннән», «Ватаным Татарстан», «Татар сөйләм этикеты», «Салих Сәйдәшев», «Казан – ике (Көнбатыш һәм Көнчыгыш) мәдәният очрашкан урын», «Татар декоратив-гамәли сәнгате», «Татар читекләре», «Татар һәм рус мәдәниятләренең үзара йогынтысы», «Дин – халык мәдәниятенең учагы», «Мәктәп», «Татарстанда мәдәниятләр диалогы», «Идел Болгарстаны чоры мәдәнияте», «Казан ханлыгы тарихы битләрен актарганда», «Халыкның рухи мирасы», «Җыен», «Сабантуй – татар халкының милли бәйрәме», «Габдулла Тукай», «Туган як табигате», «Татар рәссамнары», «Татар язучылары», «Татар композиторлары», «Казан Кремле», «Казан – спорт шәһәре», «Яраткан шәһәрем (авылым)», «Хайваннар дөньясында», «Милли ризыклар», «Милли киемнәр», «Сөембикә манарасы», «Казан федераль университеты», «Татар әкиятләре».

Мондый темалар мәктәп дәреслекләрендә киң урын алган. Алар татар теле фәне эчтәлегенең лингвокультурологик нигезен тәшкил итә: укучыларга үз яшьтәшләренең милли-мәдәни проблемаларына тирәнрәк үтеп керергә, чит телне үзләштерүгә, укуга кызыксынуны арттырырга ярдәм итә. Тәкъдим ителгән темалар буенча эшне сөйләм эшчәнлеге төрләре белән үзара бәйләнештә, аралашу ситуациясенә бәйле рәвештә оештыру мөһим. [6]

Татар телен укытуның эчтәлеген билгеләгәндә, татар милли мәдәнияте үзенчәлекләрен чагылдырган материалны сайларга кирәк. Мәдәни компонентны телнең теләсә кайсы ярусында, бигрәк тә лексиканы һәм фразеологияне өйрәнгәндә файдаланырга була. Татар һәм рус телләрен үзара бәйләнештә өйрәнү принцибын тормышка ашырганда, сөйләм эшчәнлеге төре буларак укырга өйрәткәндә, милли-мөдәни компонентны киңрәк куллану максатыннан, традицияләр, йолалар, гореф-гадәтләргә һәм этикетны чагылдыра торган сөйләм нормаларына, милли бәйрәмнәр (Сабантуй, Нәүрүз, Пасха һ.б.) турындагы текстларга күбрәк мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мәсәлән, 8 нче класс өчен төзелгән дәреслектә Нигә соң бу Сабантуйлар көн саен булмый икән?- дигән бүлек бар, һәм бер егетнең көндәлегеннән өзек китерелә:

7.06.2008

Сәлам, көндәлек! Бүген кәефем шәп! Иртән ниндидер тавышка уянып киттем. Тәрәзәдән карасам, урам тулы бала-чага, яшьләр. Кемдер гармун уйный башлады, башкалар аңа кушылып җырлап җибәрделәр. Егетләр-кызлар авыл буенча бүләк җыялар икән. Бер егет кулына йомырка белән тулы чиләк тоткан. Яшьләр өйдән өйгә йөриләр, хуҗаларны бәйрәм белән котлыйлар. Күрше Мансур абый озын колга тоткан. Колга башында – төрле-төрле матурсөлгеләр, яулыклар. Дәү әни бик матур яулык биреп чыгарды.

Мин тәрәзәдән урамга карадым. Сабантуйга нинди матур көн! Тиз генә кайнар пәрәмәч белән чәй эчтем дә урамга чыгып йөгердем [4].

Кечкенә генә текстта күпме милли, региональ компонент җыелган. Бу текстны укучы балалар Сабантуй бәйрәме турында, аны үткәрү вакыты, музыкаль уен кораллары, бәйрәм алдыннан уздырылучы сөлге җыю турында кызыклы мәгълүматлар белә алалар. Әле ахырында бу көндәлекне язучы малай кайнар пәрәмәч ашаганын язып, милли ризык исемен дә куллана.

Декоратив-гамәли сәнгать турындагы текстлар (милли киемнәр, чигелгән һәм күннән эшләнгән әйберләр керамика сәнгате һәм металл эшкәртү, ташка язу үрнәкләре һ.б.) исә күрсәтмәлелеккә нигезләнеп (картиналар, сынлы сәнгать әсәрләреннән күчермәләр, мәдәни һәйкәлләрнең фоторәсемнәре, декоратив-гамәли сәнгать әйберләре, видеоматериаллар), укучыларның бу өлкәдәге белемнәренә таянып төзелергә тиеш. Болар барысы да татар мәдәниятенә караган текстларны яхшырак аңларга, кабул итәргә һәм хәтердә калдырырга, балаларның дөньяга карашын киңәйтергә ярдәм итә.

Декоратив-гамәли сәнгатьне ике халыкның мәдәниятләре диалогын формалаштыру өчен нигез итеп куллану очраклы түгел: бары тик сәнгать кенә халыкларга хас булган гомумкешелек кыйммәтләрен үзенә туплый ала. Аерым алганда, татар халкының сәнгатендә мәдәнияте, көнкүреше, дине, дөньяга карашыннан килен чыга торган милли үзгәлек күзгә ташлана. Татарларның декоратив-гамәли сәнгате тамырлары белән ерак үткәнгә барып тоташа. Үз эшенең осталары гаҗәеп сәнгать әсәрләре тудырган: тамбур белән чигү, алтын белән тегү, күн мозаикасы, ювелир әйберләр, бизәкләп туку, каллиграфия (язу сәнгате), керамика һ.б.

Халык бәйрәмнәрен тасвирлаган текстлар татар телен укыту эчтәлегенең лингвокудьтурологик яссылыгын тәшкил итә, һәм алар зур тәрбияви мәгънәгә дә ия. Татар халык бәйрәмнәренең күбесе борынгыдан килә. Мәсәлән, шундыйлардан – Сабантуй һәм Җыен. Туй һәм яңа йортка күченүләр – күп кенә халыкларның, шулай ук татарларның да традицион гаилә бәйрәмнәре. Татарлар һәм русларның бәйрәмнәре дөньяви һәм дини бәйрәмнәргә аерыла (татарларда – Корбан һәм Ураза гаетләре, русларда –Раштуа, Пасха һ.б).

Татар һәм рус халкының бәйрәмнәре турындагы текстлар белән эшләгәндә, укытучылар күрсәтмәлелеккә таянырга тиеш. Бу чит телгә өйрәнү белән кызыксынуны арттыра һәм укучыларның мәдәният өлкәсендәге белемнәрен киңәйтергә булыша. Мәсәлән, Сабантуй турындагы текстны укыганда бәйрәмнең кайбер мизгелләре сурәтләнгән рәсемнәр, фотолар күрсәтелергә мөмкин. Шулай ук милли киемнәр: түбәтәй, калфак, читек алып килеп укучыларга киеп карарга мөмкинлек бирелсә, кызыксынулары тагын да артыр иде [6].

Укыган текстның эчтәлеген аңлау дәрәҗәсен, укуның нәтиҗәлелеген, сөйләм тудыруны, тексттан мәдәнияткә караган мәгълүматны ала белүне түбәндәге билгеләр буенча ачыкларга мөмкин.

1. Этнокультура материалы булган текстны аңлау дәрәҗәсен ачыклау:

а) теманы билгеләү;

ә) текстның эчтәлеген аңлау (төп фикерне ачыклау, төп сүзләрне билгеләү, татар халкының милли-мәдәни үзенчәлекләрен чагылдыра торган фразаларны табып уку);

б) текстта милли үзенчәлекләрне белдерү өчен кулланылган тел чараларын аңлау (табу);

в) текстның эчтәлеген аңлату (текстка һәм абзацларга исемнәр бирү).

2. Укылган текст ярдәмендә укучыларның коммуникатив мәгълүматлылыгын ачыклау:

а) теманы һәм авторның төп фикерен ачу (текст эчтәлеген сөйли белү);

ә) укучылар сөйләменең коммуникатив юнәлештә алып барылуы;

б) культурологик белемнәрне сөйләмдә куллана белү (укучылар сөйләмендә татар милли мәдәниятенең чынбарлыгын чагылдыра торган образлы тел чаралары, терминнарның булуы) [6].

Татар теле дәресләрендә текстлар куллану укытуның этнокультурологик аспектын тормышка ашырырга, укучыларның аралашу мөмкинлеген киңәйтергә булыша. Милли-мәдәни компонентлы сүзләрдән оста файдалану татар халкының мәдәни мирасы турындагы белемнәрен тулыландырырга һәм тирәнәйтергә ярдәм итә.

Туган якның лингвистик берәмлекләрен өйрәнү буенча эш формалары күптөрле. Дәреснең 10-15 минут вакытын алганнарын карап үтик.

1. Сүзлек эше вакытында түбәндәге күнегүләр эшләнә:

- аңлатмалы сүзлектән бирелгән сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау;

- диалекталь сүзләрен хәзерге телгә тәрҗемә итү;

- сүзнең аны тасвирлавы буенча уйлап табу;

- әлеге сүзгә синоним һәм антонимнар сайлау;

- “тематик сүзлек” ясау.

Мисал өчен, этномәдәният сүзлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Җамалетдинов Р. Р. җитәкчелегендә төзелгән бу сүзлектә, читек сүзе – озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре, дип бирелә. Һәм күп кенә кызыклы мәгълүматлар китерелә: ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Матур торсын өчен, эчтән балтырга чолгау бәйләгәннәр [2]. Калфак, түбәтәй, алъяпкыч кебек калган милли киемнәргә дә әлеге сүзлектән аңлатма бирергә була.

2. “Кечкенә текст”лар белән эш – “Туган ягыңны ярат” күнегүләр эшләү һәм мини-диктант язу. Элеге форма түбәндәге эш төрләрен үз эченә ала:

- Ә сез беләсезме ... ?

- Бу кызыклы ...

- Без ник болай сөйләшәбез?

3. Туган якны өйрәнү буенча материалны үз эченә алган текстка лингвистик анализ ясау.

4. Үз текстыңны иҗат итү – туган якны өйрәнүгә караган иң әһәмиятле эшләрнең берсе:

- текстның эчтәлеген башка ысуллар белән бирү;

- проблемалы характердагы сорауга җентекле җавап кайтару;

- иҗади биремле инша язу;

- төрле жанрда сочинение язу;

- реферат язу.

Пунктуацион һәм орфографик ягын гына исәпкә алмыйча, милли үзаңны, туган якка карата мәхәббәт һәм горурлыкны үстерә торган текстлар сайланып алынырга тиеш.

Шулай итеп, этномәдәни лексика “халык җанының” милли спецификасын чагылдыра. Сүз мәгънәләренең формалашуына кешелек факторының йогынтысы да зур. Тарихи факторның йогынтысының нәтиҗәсе буларак сүзләр үзләрен милли стереотип функциясен алалар. Этномәдәни лексика бу телдә сөйләшүче кешеләр өчен генә түгел, чит телле халыклар өчен дә кызыклы.

Тел – иң кыйммәт тарихи чыганак, ул үткәнгене торгыза. Мондый лексиканы өйрәнү мәктәп укучысының сүзлек составын яңа сүзләр белән баетып кына калмый, ул аны халык тарихы белән таныштыра, милли характерның үзенчәлекләрен ача һәм шулай ук, татар теленә карата хөрмәт һәм зур кызыксыну тәрбияли.

Һәр санап үткән эш төрен татар теле дәресләрендә систамалы рәвештә кулланган очракта укучыларга белем биреп кенә калмый, ә тәрбияләп туган телгә мәхәббәт уята.

Димәк, татар теле дәресләрендә этномәдәни һәм туган якны өйрәнү компонентларын куллану – телне саклауда, укучыларда телне өйрәнүгә мәхәббәт уятуда иң отышлы чараларның берсе булып тора. Этномәдәни лексиканы өйрәнү мәктәп укучыларының сөйләм телләрен баетуга китерәчәк, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен булдыруга, телдән һәм язма сөйләм өчен кирәкле чараларны сайлап алуга һәм шулай ук татар теленә һәм аның вәкиле – татар халкына карата кызыксыну уятырга.

Әдәбият

1. Быстрова Е., Баранникова А., Кудрявцева Т., Обучение русских татарскому языку как

государственному // Фән һәм мәктәп. – 1997.

2. Татар теленең этномәдәният сүзлеге: матди мәдәният лексикасы (кием-салым,

тукымалар һәм бизәнү әйберләре атамалары) / Төзүче авторлар: Р.Р. Җамалетдинов, Ә.Ш. Юсупова, Г. Ф. Җамалетдинова, Р.С. Нурмөхәммәтова, М.Р. Саттарова, И.И. Фазлыева, З.Г. Ханова, / Тәрҗемәчеләр: А.Х. Әшрәпова, Л.Р. Мөхәммәтҗанова, Л.Р. Мөхәрләмова, Л.Х. Шәяхмәтова. – Казан: Казан университеты нәшрияты, 2016. – 288 б.

3. Нигъмәтуллина Р.Р. Татарча да яхшы бел: Рус телендә урта гомуми белем бирүче

мәкт. 6нчы кл. өчен татар теле дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 2 кисәктә. 1 кисәк. – Казан: Мәгариф, 2007. – 79 б.

4. Фәизова Ф. С. Яковлева В.А. Татарча да яхшы бел: Рус телендә урта гомуми белем

бирүче мәкт. 8нче кл. Өчен татар теле дәреслеге ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен). – Казан: Мәгариф, 2008. – 151 б.

5. Хаҗипова Г. Укыту-тәрбия эшендә милли төбәк компоненты // Мәгариф. – Казан, 2001. – №12. – 28-30 б.

6. Харисов Ф.Ф. Татар теленең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге: лингводидактик аспект // Прошлое, настоящее и будущее татарского языка: лингводидактический аспект. – Казань, 2017. – 280 с.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2019

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика