Шәриф Камалның “Буранда” хикәясендә әдәби урын һәм вакыт бирелеше

Гимадеева Нурия Рәшит кызы,
Казан шәһәре Мәскәү районы 34 нче татар-рус урта гомуми белем мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Татар халкының күренекле язучысы Шәриф Камал безнең өчен күпсанлы хикәяләрен, повестьларын мирас итеп калдырган әдип. Без аның әсәрләре белән укучыларны урта сыйныфлардан ук таныштырып киләбез.

Язучы кешеләр табигатендәге кыргыйлык, вәхшилек, ваемсызлык, каты күңеллелек кебек тискәре сыйфатларны калкытып күрсәтә. Биредә автор үз геройларында тискәре сыйфатларны туплап бирә. Әйтергә кирәк, аның бу геройлары “уяна”, ләкин инде соң була. Шундый әсәрләр рәтенә Ш.Камалның “Буранда” исемле хикәясен кертәбез.

Әлеге әсәр үткен сюжеты, психологизмы, бай сурәтләү чаралары белән генә түгел, ә үзенчәлекле хронотоп бирелеше ягыннан да игътибарны җәлеп итә.

Хронотоп урын һәм вакыт берлеген тәшкил итә. Терминнар һәм төшенчәләрнең әдәби энциклопедиясендә хронотопка түбәндәге билгеләмә бирелә: “Хронотоп (грек. chronos – вакыт, topos – урын) – әдәбиятта чагылдырылган бербөтен урын һәм вакыт хакындагы күзаллау; әдәби әсәрдә сурәтләнгән дөньяның әһәмиятле элементы” [1: б. 214]. Димәк, хронотопта урын һәм вакыт бердәмлектә, кушылуда чагылыш таба.

Бүгенге көнгә кадәр Ш.Камалның әлеге әсәренең бу аспектта өйрәнелмәве миндә шактый зур кызыксыну уятты.

Әдәби урын һәм вакыт, ягъни хронотоп теләсә кайсы сәнгать әсәренең аерылгысыз өлеше, үзенчәлеге булып тора. Шул исәптән, матур әдәбиятта да алар әдәби әсәрдә сурәтләнгән дөньяның мөһим өлешләре булып тора. Әдәбиятта урын һәм вакыт категорияләрен өйрәнү художестволы чынбарлыкның үзенчәлекләрен, әдәби әсәрнең эчке спецификасын ачып бирүдә, әсәрне кабул итү закончалыкларын ачып аңлауда ярдәм итә.

Хронотоп төшенчәсен әдәбият белеменә ХХ гасырның 30 еллар ахыры 40 нчы еллар башында М.М.Бахтин актив кулланышка кертә. Хронтопны без әдәбиятта чагылдырылган бербөтен урын һәм вакыт турында күзаллау буларак аңлыйбыз.

Хронотопның әһәмиятен билгеләп, галимә Д.Заһидуллина аның сюжетны берләштерүе һәм әсәрнең шартлылыгын тәэмин итүе турында әйтә.

Д.Ф.Заһидуллина исә әсәрдә өч төрле вакыт бирелергә мөмкин дип саный: ул – тарихи вакыт, вакыйгалар вакыты һәм перцептив вакыт.

Шулай ук вакытның берничә формасы да атала: ретроспектив (үткәнгә әйләнеп кайтучы), яки өзлексез, кайчак ябык (сюжет кысаларында), аерым әсәрләрдә ачык (чор буларак) бирелеше, әкренәйтелгән яки тизләтелгән формалары [5: б. 33].

Д.Ф.Заһидуллина татар әдәбиятында юл, тупса, туган җир, авыл, нигез, ишегалды, морзалар утары, урман, өй, Идел хронотоплары бар дип саный [5; б. 33].

Әдәби хронотоп, иң элек, сюжет мәгънәсенә ия, автор тарафыннан сурәтләнгән вакыйгаларның төп оештыру үзәге булып та торалар. Хронотоп эчендә сюжет вакыйгалары конкретлаша, вакыт белән урын исә хисси һәм күрсәтмәле характерга ия булалар.

Концептуаль һәм перцептуаль (перцептив) хронотоп була. Әдәби әсәрнең концептуаль урыны һәм вакыты китапның барлыкка килүе, яшәве һәм искерүе белән бәйле түгел. Ул китапта сурәтләнә торган вакыйгалар эчендәге вакыт һәм урынны күздә тота.

Укучы пространство-вакыт төшенчәсен төрле яссылыкта күрә башлый: әдәби геройның хыялларында, истәлекләрендә, үткәнендә һәм киләчәктә. Герой уй-фикерләренең үткәнгә сәяхәте – истәлек. Ул перцептуаль вакыт һәм пространствода киң кулланылучы форма. Истәлек ул – хәзерге мизгелне сузып, үткән вакыт белән тоташтыра. Шулай итеп, әсәр героеның истәлекләргә әйләнеп кайтуы, хәзерге вакытта булган хәлләрне аңлау, төшенүгә нигез булып тора. Ә бу, үз чиратында, әсәр героеның хис һәм кичерешләрен тагын да тирәнрәк чагылдыра.

Ш.Камалның “Буранда” хикәясенең урын-вакыт ягыннан оештырылышы үзенчәлекле. Әсәрдә хронотоп геройның уй-кичерешләрен, теләк-омтылышларын ачыкларга ярдәм итә.

Әсәрдәге вакытны өч үзәк тирәсенә җыярга мөмкин:

1. Календарь вакыт.

2. Вакыйгалар вакыты.

3. Перцептив вакыт [4].

Повестьта календарь вакыт – кыш ел фасылына туры килә. Әсәр башында ук кышкы күренешләр бирелгән: “Тышта җил, буран дөньяның астын өскә китерерлек булып кузгалган, дулый, лапас һәм морҗаларда әллә нинди моңлы җырлар җырлана иде...” [6: б. 16]. Кыш Мостафа тормышындагы билгеле бер халәтне ассызыклый, ягъни ул символик мәгънәгә ия.

Вакыйгалар вакыты исә ХХ йөз башы белән билгеләнә. Ул кешеләрнең яшәү рәвешендә, көнкүреш детальләрендә табыла. Хикәядә китерелгән түбәндәге юллар, вакыйганың Герман сугышыннан соң булуына ишарәли: “Аның картузы кызыл тирәле булып, шинель погоннарына сары буяу белән Германия императорының вензеле төшерелгән иде: Вильгельм Икенче – Калуга полкының шефы, имеш” [6: б 18].

Ләкин иң мөһиме – перцептив вакыт. Ул Мостафа күңелендәге хис һәм акыл көрәшен күзәтеп, аның фикер агышы артыннан “ияреп бару” кебек тәэсир калдыра, киңәйтелгән, сузылган булуы белән дә үзенчәлекле. Димәк, ул психологик характерда чагылыш таба. Әлеге вакыт Мостафаның әнисе белән очрашуын көтүдән – өмет өзүгә вакыйгасын үз эченә ала. Психологик вакыт исә геройның уйлары, эчке монологлары, хис-кичереш, хәл-халәт үзгәреше белән бирелгән.

Календарь вакытта туры килә торган кышкы буран күренеше. Мостафа күңелендәге эч пошу, борчылу, күңелсезлек, моңлану белән үрелеп барыла. Шулай итеп, календарь вакыт һәм психологик вакыт бер-берсен кабатлап килә. Бу кабатлау табигать һәм кеше халәтен янәшә куярга ярдәм итә.

Мостафа солдаттан үзгәреп кайта, бу үзгәрешне дусты да сизеп ала. Мостафаны нидер борчый, ул каядыр ашыга. Әсәрдәге ярдәмче вакыйга –яшь бала елавы, әнисенең төн буе күзен дә йоммый аны тынычландырырга теләве. Бу төнне Мостафаның күңелендәге хисләре асты-өскә килә. Төн хронотобы аңа тынычлык алып килми, киресенчә, кайчандыр гамьсез, кешедән көләргә яратучы, салкын җанлы кешенең йөрәгендә борчу барлыкка китерә. Бу төн аның әнисенә булган хисләрен тагын да көчәйтә. Мостафа мине дә әнием шулай юаткандыр, яраткандыр дип уйлый башлый.

Икенче хронотопик образ – буран. Буранның бер көчәеп, бер тынып торуы Мостафаның күңел халәтен, анасы турында булган уйларын көчәйтә.

Бу әсәрдә төп конфликтның үсеше – Мостафаның күңел кичерешләренең хәрәкәте – психологик характерда билгеләнә: әнисе белән аралашмавы, анасына күрсәткән тәрбиясезлеге, аннан үскәч тә гафу сорамавы, илтифатсыз һәм салкын мөгалләмәсе.

Әсәрдә юл хронотобы аерым әһәмияткә ия. Бу юл бер тәүлек юл түгел, ә бәлки егерме еллык юлны тәшкил итә, ягъни ул геройның әнисенә таба юлы буларак аңлашыла. Төп геройның юлы туган нигез – ят җир – туган нигез түгәрәген хасил итә. Туган нигезгә Кайту/Кайтмау капма-каршылыгы, оппозициясе ике яклы. Бер яктан герой әнисез үсүе турында уйлана, икенче яктан үзенең әхлаксызлыгы турында борчыла. Бу ялгызлык хронотобын билгели. 20 ел инде Мостафа әнисенә “әни” дип әйткәне булмый. Хәтта җил дә аның колагына: “Әйт! Анам дип әйт... Егерме ел инде...ишетәсеңме!” – дип пышылдый кебек. Аның тизрәк кайтып җитәсе, әнисен күреп, гафу үтенәсе килә. Вакыйгалар геройның уенда үткәннән бүгенгегә һәм киләчәккә даими рәвештә күчеп, Үткән/Бүгенге/Киләчәк оппозициясен хасил итә.

Әсәрдә циклик вакытны ике параметра күзаллап була. Беренчедән, бу вакыт (ахшам – ястү – икенде – ахшам) әсәрнең башыннан ахырына кадәр намаз вакытлары белән билгеләнә: икенде белән ахшам арасында әнисенең елавы, ахшам вакытында хәленең тагын да авыраюы; ахшам узгач, Мостафаның кайтуы. Икенчедән, болар Мостафаның бүгенге көне, дустында төн кунуы, юлга чыгуы, тизрәк әнисеннән гафу үтенергә теләве, әнисенең үлеме кебек әсәрнең мәгънәсе белән бәйле вакыйгаларны билгеләп тора (төн – иртә – көн – кич – төн).

Перцептив хронотопны геройның шәхси кичерешләре тәшкил итә, дидек. Геройның яшьлеге, бүгенгесе күздән кичерелә, алар ярдәмче сюжет сызыгы булып тора. Сюжет сызыгын берләштерүче үзәк булып, хәсрәт мотивы тора. Фатыйманың күз яше, анасының саташуы, ниһаять, Мостафаның акырып-акырып елавы хәсрәт мотивын тулылыландыра. Хәсрәт хисенең сәбәбе-әнисен рәнҗетүе. Ә әнисе бала җанлы, мәрхәмәтле. Гомере буе Мостафаны сагына, ярата.

Перцептив хронотоп буларак төшне күрсәтә алабыз. Юлда Мостафа төш күрә, ул балачакның матур мизгелләре белән бәйле: “әллә нинди канатлы һәм бик матур балалар беләй уйный. Алар аны тарткалыйлар... этәләр... уяна – анасы аны үбеп-үбеп елый... ”. Ягъни ул төшендә өнендә күрергә өметләнгән күренешләрне күрә.

Перцептив хронотоп булып саналган геройның үткәненә кайтып, хатирәләрен яңартуга автор ретроспекция алымын куллану аша ирешә. Аның ярдәмендә Мостафа, балачагы, үсмерчагы вакытларына барып кайта: әнисенең 6 яшьлек улы Мостафа белән хушлашып китүе, аның кайнар яшьләре, әнисен рәнҗетеп, начар сүзләр әйтүе, битенә көл сипкәне...

Ә хәзер исә Мостафа олыгайган, барысын да аңлый, анасыннан үзенең илтифатсызлылыгы һәм салкын карашы өчен гафу үтенергә тели.Бу тупса хронотобы белән билгеләнеп, очрашу, күрешү мәгънәсенә туры килеп билгеләгнә. Герой әлеге тупсаны атлап чыгарга әзер. Мостафа 20 ел буе әнисе белән күрешә алмауга киртә булып торган хисләрен җиңеп, әнисе янына кайта. Тупсаны атлап керә, шул вакытта әнисе дә үлеп китә. Бәхиллек алырга бер мизгел җитми кала. Бу мизгелләр Мостафаны гомерлек газапка сала.

Шулай итеп, Ш.Камалның “Буранда” романының урын-вакыт ягыннан оештырылуы календарь вакыт, вакыйгалар вакыты, геройның перцептив хронотобы белән билгеләнә, буран, юл, төн, тупса, хронотоплары геройның эчке кичерешләре ачык тоемларга ярдәм итә.

Әсәрдәге вакытны өч үзәк – календарь вакыт, вакыйгалар вакыты, перцептив вакыт тирәсенә җыярга мөмкин. Календарь вакыт – кыш ел фасылына туры килеп, Мостафа тормышындагы билгеле бер халәтне ассызыклый. Вакыйгалар вакыты исә ХХ йөз башы белән билгеләнеп, кешеләрнең яшәү рәвешендә, көнкүреш детальләрендә табыла. Перцептив вакыт Мостафа күңелендәге хис һәм акыл көрәшен күзәтеп, аның фикер агышы артыннан “ияреп барырга" ярдәм итә. Календарь вакыт һәм психологик вакыт бер-берсен кабатлап килә. Бу кабатлау табигать һәм кеше халәтен янәшә куярга ярдәм итә.

Әсәрдә геройның эчке халәтен төн, юл, тупса, буран хронотоплары билгеләргә ярдәм итә. Төн хронотобы Мостафага тынычлык алып килми, киресенчә, кайчандыр гамьсез, кешедән көләргә яратучы, салкын җанлы кешенең йөрәгендә борчу барлыкка китерә. Буранның бер көчәеп, бер тынып торуы Мостафаның күңел халәтен, анасы турында булган уйларын көчәйтә. Әсәрдәге юл хронотобы бер тәүлек түгел, ә бәлки егерме еллык юл булып, геройның әнисенә таба юлы буларак аңлашыла. Ул туган нигез – ят җир – туган нигез түгәрәген хасил итә. Вакыйгалар геройның уенда үткәннән бүгенгегә һәм киләчәккә даими рәвештә күчеп, Үткән/Бүгенге/Киләчәк оппозициясен хасил итә.

Әсәрдә циклик вакыт ике параметрда күзаллана: 1) ахшам – ястү – икенде – ахшам, ягъни әсәрнең башыннан ахырына кадәр намаз вакытлары белән билгеләнә: икенде белән ахшам арасында әнисенең елавы, ахшам вакытында хәленең тагын да авыраюы; ахшам узгач, Мостафаның кайтуы. 2) төн – иртә – көн – кич – төн, ягъни Мостафаның бүгенге көне, дустында төн кунуы, юлга чыгуы, тизрәк әнисеннән гафу үтенергә теләве, әнисенең үлеме кебек әсәрнең мәгънәсе белән бәйле вакыйгаларны билгеләп тора.

Перцептив хронотопта әсәрдә беренче планга геройның хатирәләре, төшләре чыга.

Шулай итеп, әсәрдә әдәби урын һәм вакыт геройның психологик халәтен, уй-кичерешләрен, теләк-омтылышларын ачыкларга ярдәм итә.

ӘДӘБИЯТ

1. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007

2. Бахтин М. М. Формы времени и хронотопа в романе. Очерки по исторической поэтике // Бахтин М. М. Вопросы литературы и эстетики. – М.: Худож. лит., 1975

3. Заһидуллина Д. Ф. Əдəби əсəргə анализ ясау / Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов, В.Р.Əминева. – Казан: Мəгариф, 2005

4. Николина Н. А. Филологический анализ текста. – М.: Академия, 2003

5. Татар әдәбияты: Теория. Тарих / Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев, Н.М.Йосыпова. Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006.

Чыганак

6. Камал Ш. Буранда / Ш.Камал. Бәхет эзләгәндә: Хикәяләр, повесть. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1989. – Б. 16-23


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2019

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика