20-30 еллар татар әдәбиятында архетип һәм мефологемаларның чагылышы

Гарифуллина Альбина Раил кызы,
Казан шәһәре Совет районы 22 нче урта гомуми белем мәктәбе-мәгариф үзәгенең
башлангыч сыйныф һәм туган тел укытучысы


Әдәби әсәргә мифопоэтик якын килү дигәндә, иң беренче чиратта, архаик мифологик күзаллаулар сакланган структур берәмлекләр булу шарт. Андый берәмлекләр архетиплар дип аталалар.

“Архетип” төшенчәсен фәнни әйләнешкә К.Юнг кертеп җибәрә. Архетип дигәндә, Юнг “Психик энергиянең чагылышы буларак объект тарафыннан актуальләштерелгән, (коллектив аңында аңсыз рәвештә сакланган; бәлки, биологик яктан буыннан-буынга тапшырыла торган), билгеле бер структур схемаларны” [1 : 73-74] күз алдында тота. Иң мөһим архетиплар буларак, К.Юнг түбәндәгеләрне атый: “ана”, “бала”, “күләгә”, “анимус”, “анима”, “зирәк карт”. Һәрбер бирелгән архетип билгеле бер мәгънәгә ия. “Күләгә” архетибы кешенең аң төпкелендә яшәүче шәхеснең аңсыз демоник игезәге турындагы күзаллаулар белән бәйле. Ирләр өчен “анима” һәм хатын-кызлар өчен “анимус” архетиплары шулай ук аңсыз рәвештә чагылган капма-каршы җенес образлары. “Зирәк карт”(“карчык”) исә, фикерләүнең аңлы һәм аңсыз сферасын гармониядә тотучы бер синтез.

Мифологемалар мифопоэтик системада билгеләр функциясен – бербөтен ситуация һәм сюжетны алыштырып килү функциясен башкаралар. Аларның берничәсе буенча авторның поэтик космосын торгызып була, чөнки алар бер-берсенә бәйләнгән һәм берсе-берсен тулыландырып киләләр. “Мифологемалар һәм бинар оппозицияләр системасы дөньяның мифопоэтик моделен тасфирлауның төп ысулы булып тора. Алар пространство (җир-күк, өс-ас), вакыт (көн-төн), иҗтимагый һәм мәдәни оппозицияләр (яшәү-үлем, үз-чит) структурасын колачлап алалар”. Сәнгатьтә мифик аң табигать һәм стихия билгеләре, туу һәм үлем образлары аша чагылыш таба. Тирән мифопоэтик башлангычка ия булган художникларда алар мифологема дәрәҗәсенә үсеп җитәләр.”

“Мифологема” төшенчәсен беренче булып фәнни кулланылышка Дж.Фрэзер кертә. Мифик аңның бер сыйфаты – символлаштыру булу хакында беренче тапкыр Э.Кассирер сүз кузгата. Ә метател буларак миф проблемасы хакында К. Леви-Стросс яза. Россиядә тикшеренүләр башлыча мифопоэтика өлкәсендә тупланганнар, фольклор яисә поэтик текстларда мифологик структураны ачыклауга кайтып калалар.

Мифологема һәм архетип – бер-берсе белән тыгыз үрелгән төшенчәләр. Галимнәр арасында аларның мөнәсәбәтенә бәйле төрле карашлар яшәп килә. Бер яктан, “мифологема” төшенчәсе “архетип”ның гомуми төшенчәсе составына керә.

Икенче караш буенча, мифологема – билгеле сыйфатлар җыелмасын үз эченә туплаган, һәрбер кеше өчен бөтенлекле образ ул. Мифологеманың эчтәлеген архетиплар (беренчел образлар) һәм әйберләрнең “архэ” башлангычлары (дөньяның башы һәм нигезе) тәшкил итә. Mythos (сүз, сөйләм, хикәя) һәм legei (җыю) сүзләреннән оешкан сүзтезмә “бербөтенгә җыю”, “сөйләү” мәгънәсен белдерә. “Мифологема” булып формалашкан бу төшенчә “бәян итү”, “хикәяләү”не аңлата. Бу төшенчәдә архаик җәмгыятьнең бабаларыбыз дөньясы һәм аларга кадәр булган яшәеш турында белемнәре тупланган. Мифологема турындагы әлеге караш-гомумиләштерелгән һәм шушындый вариантта ул әдәби әйләнешкә килеп тә керде. [2: 14-15]

Мифологема төшенчәсе астында беренчел образны, нинди дә булса конкрет сюжет үсеп чыккан билгеле бер мәгънәдә “орлык”ны күзаллыйбыз. Әдәби әсәрдә мифны ачыр өчен шуны аңларга кирәк: мифның серләре мифологемалар аша ачыла. Мифологема – мифологик образның беренчел идея-формасы. Ул иҗади процессның энергиясен билгеле бер тәртипкә салучы “үткәргеч” ролен башкара. Фантазиясен, хыялын активлаштырып аларны мифологемалар аркылы үткәргәч кенә, кеше үзенең шәхси һәм сәнгати мифын формалаштыручы яңа образлар җыелмасын тудыра.

Билгеле булганча, архетиплар мифологемаларның беренче эшкәртелгән формаларыннан аерылып торалар. Архетиплар конкрет психик эчтәлекә ия түгел, алар тормыш тәҗрибәсе белән тулыландырылалар. Мифологеманың эчтәлеге исә – бар нәрсәнең мәгънәсе. Бу мәгънәнең символ аркылы укылышлары чиксез күп булырга мөмкин.

Мифологемаларның аеруча киң таралганнары бар. Алар күп халыклар мәдәниятында уртак бер мәгънәгә ия:

Хатын-кыз–язмыш (Женщина-судьба)- мифопоэтик традиция кысаларында бу архаик образ борынгы кельтларда күп халыкларга таныш Бөек Алиһә культына барып тоташа. Традицион кельт мәдәниятында бу фигура гаять үзгәрә, дөньяви сыйфатларны үз эченә ала һәм гадәти хатын-кызга охшап кала. Ләкин аның караңгы-мистик характеры тулысынча юкка чыкмый, һәм ул- инде хатын, ана, апа буларак, һәрвакыт ир-атка үзенең караңгы ягы белән борылып басырга әзер тора. Нәтиҗәдә, бу ир-атның көрәштә җиңелүенә, хәтта үлеменә дә сәбәп булып тора ала.

Илаһи ана (Богиня-мать) – кагыйдә буларак, җир белән тәңгәлләштерелә. Киңрәк планда исә, табигатьтәге хатын-кыз иҗади башлангычын символлаштыра. Илаһи ана турындагы беренче күзаллаулар палеологик сыннар белән бәйле. Соңрак туган күзаллаулар буенча, Илаһи ана, беренче чиратта, илаһи пар – дөньяны тудыручылар пары мифологемасы кысаларында карала.

Дөнья агачы (Мировое дерево) – фундаменталь мәдәни символ, яшәешнең вертикаль моделен презентацияли. Традицион мәдәниятта тормыш-яшәешнең тәртиптә булуы символы. Архаик мәдәният кысаларында Дөнья агачы мифологемасы мифологик космогониянең мөһим компоненты буларак карала.

Дөнья үзәге (Ось мира) – мифология һәм дини тәгълимат буенча, дөнья үзәге җир һәм күкне тоташтырып тора. Барлык халыклар мәдәниятында да бу мифологемага тәңгәл төшенчә бар. Мәсәлән, багана, баскыч, тау, агач, лиана, һ.б. Дөнья үзәге турында иң киң таралган күзаллау- дөньяның иң югары ноктасы һәм җирнең үзәге булып саналган изге тау. Бу тауда дөнья яратылган дигән фикерләр дә яши.

Алда әйтелгәннәргә нигезләнеп, бу фикеремне Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” һәм Г.Бәшировның “Намус” әсәрләре мисалында дәлиллисем килә.

Акъәби “Әйтелмәгән васыять”тә образ гына түгел, ә мифологиядән алынган мифологема булып тора. XX гасыр әдәбиятында неомифологик фикерләү бөтен мифология һәм барлык мәдәният хәтере белән эш итә,бу аның төп үзенчәлеге булып тора. Шуңа күрә дә, без караган хатын-кыз образы барлык мифология һәм мәдәниятлар күзаллауларын үз эченә алырга мөмкин. Шуның өстенә, ул, билгеле, авторның дөньяны кабул итүен дә чагылдырачак.

Илаһи ана мифологемасы бик еш җир белән тәңгәлләштерелә. Ана - тормыш бүләк итүче, шуңа күрә дә, аның төп максаты – үзеннән соң нәсел калдыру. Ләкин борынгы мифологиядә Илаһи ана тормыш бүләк итүче генә түгел, ә аны тартып алучы буларак та тасфирланган. Күп халыклар мифологиясендә җир асты Алиһаләренең хатын-кыз җенесле булулары шушы күзаллауларга бәйле.

Илаһи ананың үзенә тиң ире юк, ул бары тик аны тудыра ала. Икенче вариант – ул үзенең баласын йота һәм шуннан корсакка уза.

Әсәргә килгәндә, Акъәби образында алда санап үткән мифологик үзенчәлекләр, һичшиксез, бар. Беренчедән, Акъәби – ана, үзеннән соң нәсел калдыручы. Үзенең балаларыннан кала, ул әле авылдашлары, күрше-күләннәре өчен дә ана вазифасын башкара, барысына да игелекле, миһербанлы була. Димәк, ул генетик, биологик яктан гына бала табучы түгел, ә рухи ана вазифасын да башкара. Икенче төрле әйтсәк, бер төрле ана сыйфатыннан киңрәк, зуррак, колачлырак төшенчәгә әверелә.

Дөнья барлыкка килү, туу, табигатьне барлыкка китерү мифологемалары аң төпкелендә юкка гына Җир-ана образына барып тоташмый. Илаһи ана мифологемасыннан үсеп чыккан Җир-ана образы орлык үсеп чыгу, җиләк-җимешләр өлгерү белән дә ассоциацияләнә. Ягъни, аңсыз рәвештә, аң төпкелебездә без, яңа тормыш яралу, үсү процессын Илаһи ана мифологемасы белән бәйлибез. Акъәби образы да, үз балаларын орлыктан шыттырып үстергән үсемлектәй, яклап-саклап үстерә. Бу авторның гына аң төпкелендә утырган фикер түгел, бу барлык кешелекнең генетик хәтеренә сеңгән күзаллау. Ә.Еники аны бары тик үз әсәрендә уңышлы куллана.

Славяннардагы Мокошь исемле Алиһә тормыш агышы энергиясен символлаштыручы чиксез җеп эрләүче буларак тасфирлана. Җеп эрләүче Алиһә образлары башка халыкларда да сакланган: саам, фин, литва, һ.б. себер халыкларында. Тормыш җебен эрләүче хатын-кыз сыйфатлары Акъәбигә дә салынган, ләкин ул трансформацияләнгән хәлдә әсәргә килеп керә: ул инде өлкән яшьтә булуына карамастан, далада кизәк эзләп йөри, ягъни, әле дә тормыш җебен эрләргә тырыша. Моңа мисаллар итеп тагын берничә күренешне атап була: Акъәби балалары кайтышка иң тәмле, иң татлы ризыкларын әзерләп тора, “утлы көл өстендә куе чәй пешереп тора”. Мифологемалар һәрбер әсәрдә трансформацияләр кичерергә мәҗбүр. Бу, күпчелек очракта, милли мәдәни традицияләргә бәйле.

Алда еш кулланыла дип әйтелгән мифологемаларга татар әдәбиятыннан мисалларны күп итеп китерергә була. Мәсәлән, Гомәр Бәшировның “Намус” романындагы Нәфисә образы. Ул хатын-кыз- язмыш мифологемасына туры килә. Татар әдәбиятында ягымлы, рухи бай, үрнәк-өлге булырдай хатын-кыз- язмыш мифологемасын үз эченә туплаган образлар күп. Алар татар әдәбиятының йөзек кашы, шатлыгы, сөенече була килделәр. Г. Кандалыйның Сахибҗәмалы, Ф. Әмирханның Хәяты, М. Фәйзинең Галиябануы, Г. Исхакыйның Зөләйхасы, Г. Кутуйның Галиясе кебек мәшһүр образлар янында Нәфисә образы да тора. Немец телендә романның «Нәфисә» дип аталуы тикмәгә генә түгел. Ул татар хатын-кызларына хас тыйнаклык, сабырлык, язмыш басымына тешне кысып түзә алу, сөя һәм сөелә белү кебек бик күп сыйфатларны үзенә җыеп алган.

Әсәрдәге реалистик сюжет тукымасына мифологик элементлар “чигелгән”, алар Нәфисәнең космослаштыручы ролен ассызыклап киләләр. Мәсәлән, Нәфисәнең кайнанасы намаз уку дәверендә килене турында уйлаганда һәрвакыт ялгыша, буташа; төп героиняның ире үлүе турында хәбәр килгән көнне табигать бик каты бозыла (“...Ул арада урам өсте караңгылана башлады. Күк йөзен томалап өлгергән кара-кучкыл болытлар тау-тау булып берсе өстенә берсе актарылды, болганып, кайнашырга тотынды...”); һ.б.

Нәфисә күңелдә олы һәм шул ук вакытта җирдә нык басып торган шатлыгы һәм кайгысы, сөенече һәм көенече, табышлары һәм югалтулары белән саф һәм ихлас шәхес булып хәтердә кала. Мәүлиха түти, Әпипә белән бәхәсләшеп, Нәфисәнең төп сыйфатын бер җөмләгә сыйдыра: «Кеше булган кешедә мең кешенең эше бар, кеше булмаган кешедә кешенең ни эше бар». Мансуровның сүзләренә дә тирән мәгънә салынган: «Юк, бу кызый бүтәннәр салган сукмактан барырга гына риза түгел. Ул, абына-сөртенә, адаша-ялгыша булса да, үз ызыгы белән китәчәк...”

Әкият батырлары төсле үзенә көчне һәм ышанычны туган җирдән, дус кызларының теләктәшлегеннән алып, Нәфисә күз алдында үсә. Аның хезмәт сөюе, җиңүгә ышанычы соңгыларына күчә, аларга дәрт һәм куәт өсти. Бу сыйфатлар көчле рухлы, җиңелмәс, бирешмәс лидер характерлы хатын-кыз-язмыш мифологемасының ачык укылышы.

“Ләкин аның караңгы-мистик характеры тулысынча юкка чыкмый, һәм ул- инде хатын, ана, апа буларак, һәрвакыт ир-атка үзенең караңгы ягы белән борылып басырга әзер тора. Нәтиҗәдә, бу ир-атның көрәштә җиңелүенә, хәтта үлеменә дә сәбәп булып тора ала,”дигән идек бу мифологема хакында. Нәфисә образында ул өлешчә генә булса да, билгеле бер контекстта үзен белдерә: ашлык карагы Сәйфине фаш итүе, беренче, язгы чәчәк төсле саф мәхәббәтен рәнҗеткән чибәр музыкант Зиннәтне урынына утыртуы.

Образларда мифологик сыйфатлар булу, аң төпкелендә мифологик күзаллаулар яшәүдән тыш, неомифологиянең төп сыйфатын автор күзаллаулары билгели дип әйткән идек. Авторлар “Әйтелмәгән васыять”тә Илаһи ана, ә “Намус”та Хатын-кыз-язмыш мифологемаларын милли ачкычта ачалар. Илаһи ананы, хатын-кыз – язмышны чагылдырган Акъәби һәм Нәфисә образларының мифологик сыйфатлары белән беррәттән, аңа милли йөк тә өстәлә. Чорына күрә актуаль проблемаларны мифологемаларның мифик функцияләре аркылы автор кискен рәвештә куя.

Шулай итеп, төрле халыкларның мәдәни традицияләрен берләштерү һәм дөнья мифологияләре белән тәңгәлләштерелү неомифологик әдәбиятның спецификасы булып тора. Бу XX гасыр әдәбиятының барлык мифологияләр һәм барлык мәдәниятлар хәтере белән эш итүенә бәйле. Ләкин бу, шул ук чиратта, авторларның иҗади индивидуальлекләре белән дә аңлатыла. Авторлар әсәрләрендә тормышка карата үз фикерләрен чагылдыручы материалны гына сайлап алалар. “Әйтелмәгән васыять”, “Намус” мисалында күренгәнчә, хаос турында күзаллауларны кабул итү, үзгәртү, эшкәртү процессында автор мифологеманы яңача, үзенчә ачуга ирешә.

ӘДӘБИЯТ:

1. Баевский В.С., Романова И.В., Самойлова Т.А. Русская лирика XIX – XX веков в диахронии и синхронии. М., 2003.

2. Мелетинский Е.М. О происхождении литературно-мифологических сюжетных архетипов// Литературные архетипы и универсалии.- М.,


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2019

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика