Әдәби әсәрләр аша укучыларда әхлакый яктан формалашкан күпмәдәниятле шәхес тәрбияләү

Арсланова Әнисә Дәүли кызы,
Казан шәһәре Идел буе районы 73 нче мәктәпнең
югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


“Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар.
Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса,
әхлагы да шул рәвештә булыр.”
(Ризаэддин Фәхреддин)


Әхлакый тәрбия бирү- кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-ягындагылары да бәхетсез була. Кызганычка каршы, бүгенге көндә бу проблема көн кадагына сугылган проблемаларның берсе . Җәмгыятебез социаль һәм икътисади үзгәрешләр кичергән заманда, шәхеснең белемлелеге белән тәрбиялелеге арасында бәйләнеш өзелде кебек. Балаларның, үсмерләрнең үз - үзләрен тотышларындагы тупаслыклар, кешеләр белән аралашуларындагы кимчелекләр һәммәбезне борчый. Мәгълүм ки, кешене яман эшләрдән белемлелек түгел, бәлки әхлак тәрбиясе, әдәплелеге, намуслылыгы саклый. Әхлак белән әдәбият бергә булганда гына укытучы көтелгән нәтиҗәләргә ирешә ала. Әдәбият укытуда нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешү өчен укытучыга педагогика, методика, әдәбият белеме казанышларын белү мөһим.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укытуга программа уку-укыту бурычлары белән беррәттән түбәндәге тәрбияви бурычларны куя:

1) Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр- музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру.

2) Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

Аңлашыла ки, бу бурычлар аерым- аерым күрсәтелсәләр дә, үзара тыгыз бәйләнгәннәр. Алар бердәм уку-укыту процессында гамәлгә ашырылалар, чөнки дәрестә белем бирү, шәхес формалаштыру белән бергә бәйләп алып барыла.

Әдәбият дәресләренең төп максаты - әдәби әсәрләрнең матурлыгын күрә белергә, эстетик һәм интеллектуаль ләззәт алырга өйрәтү. Моның белән генә чикләнмичә, шул ук вакытта әдәби әсәрләр аша укучыларның дөньяви күзаллауларын аңлау - фикерләү сәләтен үстерү, әхлакый тәрбия бирү максатын да онытырга ярамый.

Программага әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, гомумкешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфәгатен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдында тотып сайланган.

Укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә, аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда әдәбият дәреслекләрендә өйрәнелгән әсәрләрнең роле зур. Яшь буынга милли яшәү рәвешен җиткерүдә, аның үзаңын үстерүдә, бу юнәлештә гамәли адымнар ясауга әзерләүдә әдәбият мөһим җирлек булып тора.

Сүз сәнгате буларак әдәбият кеше рухына, җанына аеруча йогынты ясый. Һәр сәнгать төренең үз матурлыгы булган кебек, матур әдәбиятның үзенә генә хас матурлыгы бар. Бу - әдәби образ, аның рухи дөньясы, сурәтләү чаралары. Әдәби әсәрләр зур тәрбияви көчкә ия. Әсәрләрдә сурәтләнгән әхлакый сыйфатлар укучыга уңай тәэсир итә, анда уңай характер сыйфатлары тәрбияли, яшәү мәгьнәсен аңлата, тормышка әзерли.

Әдәби әсәрне бөтен тирәнлеге, сәнгатьлелеге, каршылыклары белән өйрәтергә кирәк. Һәр дәрес - ул укытучының иҗади эше. Дәреснең нәтиҗәлелеге өчен укытучы белән укучы арасында үзара аңлашу, хезмәттәшлек булуы да мөһим.

Яшь буында милли үзаң, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, аларга халкыбызның рухи мирасын җиткерү, халыкара мәдәни кыйммәтләр белән таныштыру, милләте, халкы белән горурлана торган үз иленең лаеклы гражданинын формалаштыру - хәзерге заман мәктәбенең күләмле, җитди эшләренең берсе булып тора. Шуңа күрә һәр дәресемдә тирәнтен гуманитар белем бирү белән беррәттән, укучыларымда кешелеклелек, рухи яктан дөрес, башка милләтләргә карата хөрмәт хисләрен, толерант шәхес тәрбияләү өлкәсендә эчтәлекле эш алып барырга һәм әдәби әсәрләр йогынтысында үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре формалаштырырга тырышам. Ризаэддин Фәхреддиннең “Тәрбияле бала”, Вил Казыйхановның “Әхлак дәресләре” китаплары инде менә ничә еллар минем өстәл китапларыма әйләнде. Укучылар белән, әсәр өстендә эшләп, төп теманы ачканнан соң, “Әхлак дәресләре” китабыннан шушы темага караган берәр мәсьәләне чишүне үземә төп максат итеп куйдым. Укучыларны фикер йөртергә, үз фикерләрен курыкмыйча әйтергә, дәлилләргә өйрәтәм. Еш кына “Сез бик матур уйлыйсыз, фикер йөртәсез. Мондыйларның күңелендә начарлык булмас” яки “Кайда гына булсагыз да, нинди генә эшләр эшләсәгез дә җаваплылык тоегыз. Хөрмәт казанып яшәргә хәзердән әзерләнегез” дигәнрәк фикерләрем белән укучыларның күңелләрен күтәрәм, канәгатьлелек хисләре тәрбияләргә тырышам.

Әдәбият дәресләре әсәрләр өйрәнү белән беррәттән халык авыз иҗаты әсәрләре, халкыбызның җыр - музыкасы, театры, сынлы сәнгате өлкәсендә мәгълүмат бирүне дә максат итеп куя.

Шушы максаттан чыгып, татар әдәбияты укытучысы һәрвакыт эзләнүдә, яңа алымнар, формалар кулланып, һәр дәресен укучыларның күңелләрендә уелып калырлык итеп оештырырга тиеш.

Бу өлкәдә мин күп еллар дәвамында эзлекле рәвештә максатчан эш алып барам. Театр артистлары белән уздырган катнаш дәресләр моның ачык мисалы. 11нче сыйныфта Туфан Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” драмасын өйрәнүне без Г.Камал исемендәге театрга сәяхәттән башладык. Спектакльне караганнан соң театрның мәшһүр артистлары Фәнис Җиһаншин һәм Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Гөлсем Исәнгуловалар белән катнаш дәрес оештырдык. Нәкъ шушы артистларны сайлавымның сәбәбе: күп еллар буе бу артистлар Т. Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” драмасында төп рольләрне башкардылар. Сыйныф икегә бүленде: 1 якта журналистлар, 2нче якта-тәнкыйтьчеләр. Артистларыбыз драманың көн кадагына сугылган проблемалары күтәрелгән өзекләрне уйнап күрсәттеләр, бәхәс һәм фикер алышулар аша драмада күтәрелгән актуаль проблеманы чишүгә ирештеләр, төрле тәрбияви мәсьәләләр яктыртылды. Бары тик намуслы хезмәт, үз эшеңә, профессияңә бирелгәнлек белән генә югары нәтиҗәләргә ирешеп булганлыгына укучылар тагын бер тапкыр инандылар.

8 нче сыйныфта программа буенча “Татар театрының тарихы”дигән тема өйрәнелә. Бу дәреснең нәтиҗәлелеге югары булсын өчен без Татарстанның халык артисты Фоат Әбүбәкеров белән түгәрәк өстәл янында әңгәмә оештырдык. Фоат Әбүбәкеров театрның үткәне һәм бүгенге тормышы турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде, бик күп кызыклы мәгълүмат бирде. Төрле образларның тарихы белән таныштырды. Дәресебез ахырында Фоат Әбүбәкеров тудырган көйләр буенча музыкаль викторина оештырылды.

5 нче сыйныфлар белән Фатих Кәримнең “Үлем уены” поэмасын үткәндә фронтовик-шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова белән очрашу, бөек композитор Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган дәресне Г. Камал театрының халык артистлары Әсхәт Хисмәтов, Фоат Әбүбәкеров, Илсөя Төхфәтуллиналар белән оештыру, 8 нче сыйныфлар белән Харис Якуповның “Хөкем алдыннан” картинасын Муса Җәлилнең музей-фатирында, 7 нче сыйныфлар белән халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” әсәрен Тукай - Кырлай авылындагы музеенда өйрәнү, 9 нчы сыйныфлар белән рәссам Лотфулла Фәттахов иҗатын өйрәнгәндә Сәнгать һәм Шишкин музейларына сәяхәт кылу укучылар күңелендә бу шәхесләргә карата чиксез зур хөрмәт, ә иҗатларына кызыксыну хисләре тәрбияләде. Бу кабатланмас очрашу мизгелләре укучыларга милләтебез, мәдәниятебез белән горурлану хисләре уятты.

Мәктәптә яшь буынга әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүдә матур әдәбият белән беррәттән халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнүгә дә зур игътибар бирелә. Укучыларны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләүнең зарурлыгы турында мәгърифәтчеләр һәм галимнәр дә һәрдаим әйтеп килгәннәр. Үзенең тамырын яхшы белүче кеше генә үз халкын, үзенең туган илен ярата, әти - әнисен, туганнарын, өлкәннәрне хөрмәт итүче булып үсә. Бу гаять җаваплы бурычны хәл итүдә төп чыганакларның берсе – халкыбызның гасырлар дәвамында тупланган күңел җәүһәрләре булган фольклор әсәрләре. Гасырлар дәвамында тупланып, сыналып килгән рухи мирас бүгенге тормышта кирәкле кагыйдә булып, әйткән сүзеңне, кылган гамәлеңне дәлилли белергә һәм үткәнебезгә хөрмәт белән карарга өйрәтә. Программада халкыбыз мирасын өйрәнүгә шактый сәгать бирелгән. Фольклор әсәрләрен балалар яратып укыйлар, аларны җиңел үзләштерәләр һәм чын күңелдән кабул итәләр.

Ә бүгенге катлаулы һәм яңалыкларга бай дөньяда балаларны үз милләтенең фольклор җәүһәрләре белән беррәттән башка халыкларның да мәдәнияте, фольклоры белән таныштыру - яшь буынны бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек итеп тәрбияләүне күз алдында тота. Нәкъ менә шул максат белән инде күп еллардан бирле мин мәктәбебездә түгәрәк эше алып барам. Башта түгәрәк күп еллар буе “Мирас” исемен йөртте. Түгәрәккә төрле милләт балалары зур кызыксыну белән йөрделәр.Төрле милләтләрнең халык авыз иҗаты әсәрләренә мөрәҗәгать итеп, күптөрле кызыклы чаралар оештырылды.

Күпмилләтлелек шартларында бала тәрбияләүдә халык бәйрәмнәре зур урын алып тора. Төрле халыкларның милли бәйрәмнәре балага халыкларның милли асылын аңларга ярдәм итә. Менә шуңа күрә халкыбызның бай мирасы, якты үткәне турында киң мәгьлүмат биргәннән соң тәгәрәкнең исемен “Театр яктылыкка, нурга илтә”дигән исем белән алыштырдым. Башта укучылар белән төрле халыкларның әкиятләрен мәктәп күләмендә сәхнәләштердек. Бераз тәҗрибә туплаганнан соң, һәр ел саен район күләмендә оештырыла торган театр фестивалендә катнашып, призлы урыннар яуладык. Безнең түгәрәккә йөрүчеләр бербөтен булып , чын мәгънәдә тату, бер-берсенә ярдәмчел коллектив булып тупландылар. Ә бүгенге көндә мин җитәкләгән түгәрәк “Театр – могҗизалар иле” исеме астында районда гына түгел, шәһәр күләмендә оештырылган бәйге – фестивальләрдә чыгыш ясап, призлы урыннар яулауга иреште. Инде коллектив булып тупланган түгәрәгебез, моннан соң да җиңүләр яулап, исеменә лаеклы булып калыр дип уйлыйм мин.

Әйе, әдәбият укытучысы һәрвакыт эзләнүдә, яңа алымнар, ысуллар кулланып, һәр дәресен кабатланмаслык итеп оештыра белергә тиеш. Моның өчен ул тарихи һәм мәдәни казанышларыбыздан хәбәрдар булырга, аны укучыларга җиткерә белү осталыгына ия булырга тиеш.

Менә шундый юллар, чаралар, формалар аша укучыларымда намуслылык, тугърылык, кешеләрне ярату, җаваплылык, шәфкатьлелек, инсафлылык, толерантлык кебек әхлакый сыйфатларны тәрбияләргә тырышам мин. Озак еллар буена туплаган тәҗрибәм - моның ачык мисалы.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2019

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика