Күпмәдәниятле белем бирүнең нәтиҗәлелеге шарты буларак мәдәниятләр диалогы

Вәлиева Энҗе Мәүлитовна,
Казан шәһәре Совет районының 126 нчы гимназиясенең уку–укыту
эшләре буенча директор урынбасары, югары категорияле
туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы


Глобальләшү процессы үзенең көчәюгә йөз тоткан каршылыклы күренешләре белән мәгариф алдында яшьләрне күпмилләтле һәм күпмәдәниятле мохит шартларында яшәргә әзерләү, башка милләт, раса, дин кешеләре белән аралашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен булдыру кебек авыр бурыч куя. Яшь буынны үз милли мәдәниятен үстерү белән беррәттән башка мәдәниятләрнең үзенчәлеген аңларга һәм ихтирам итәргә өйрәтү, аның барлык халыклар белән дус яшәргә тиешлеген тәрбияләү, көнкүрештәге бүтән милләтләр кешеләре турындагы тискәре күзаллауларны тамырдан бетерү бик мөһим. Бу бурычны үтәү балаларга белем бирү һәм аларны тәрбияләү өлкәсендә эшләүче укытучылардан тиешле әзерлекне таләп итә.

Педагогикадагы бүгенге көн таләпләре, бер яктан, белем бирүдә этномәдәни факторны исәпкә алу, икенче яктан башка халыклар мәдәниятен өйрәнү, кешеләр арасында дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү өчен шартлар тудыру бурычын куя.

Россиянең хәзерге көн гомуми белем бирү мәктәбе шартларында күпмәдәниятле белем бирүне гамәлгә ашыруның максатлары, бурычлары һәм төп юнәлешләре нидән гыйбарәт соң? Күп еллар дәвамында совет мәктәбе укучыларны интернациональ рухта тәрбияләүнең бай тәҗрибәсен туплады.

Дөньядагы һәм Россиядәге тирән үзгәрешләр әлеге проблеманы чишүнең яңа юлларын табуны таләп итә, алар исә тупланган тәҗрибәне иҗади кулланып кына күпмәдәниятле белем бирүне тәэмин итә ала.

Күпмәдәниятле белем бирүнең максаты – күпмилләтле һәм күпмәдәниятле мохиттә актив һәм нәтиҗәле эшчәнлек сәләтенә, башка мәдәниятләрне аңлау һәм ихтирам итү хисенә ия булган, төрле милләт кешеләре белән тынычлыкта һәм татулыкта яши белә торган кешене тәрбияләү.

Бу максаттан күпмәдәниятле белем бирүнең конкрет бурычлары килеп чыга: укучыларның үз халкы мәдәниятен тирәнтен һәм һәрьяклап белү, бу башка мәдәниятләргә үтеп керү өчен мәҗбүри шарт булып тора.

Күпмәдәниятле белем бирүнең эчтәлеге түбәндәге критерийларга җавап бирергә тиеш:

• укыту материалында гуманистик идеяләрнең чагылышы;

• Россия һәм дөнья халыклары мәдәниятләрендәге аларга гына хас булган якларны ачып бирү; Россия халыклары мәдәниятләрендәге тынычлыкта һәм татулыкта яшәү мөмкинлеген бирүче традицияләрнең бердәм элементларын аңлатып бирү;

• укучыларны дөнья мәдәниятенә җәлеп итү, глобальләшү процессын, илләрнең һәм халыкларның заманча шартларда үзара бәйлелеген ачып бирү.

Күпмәдәниятле белем бирү барышында баланы башта туган мәдәниятенә, аннары аның аркылы Россия һәм дөнья мәдәниятенә җәлеп итү башкарыла.

Мәктәп укучыларны туган мәдәнияткә, туган телгә тарту өчен шартлар тудыра. Нәтиҗәдә алар үзләренең үзенчәлекләрен аңлый, аларда билгеле бер социаль төркем, бердәм тамырлар, халыкның мәдәнияте, теле, көнкүреше, дини инанулары, аның үз-үзен тотышы нормалары үзенчәлекләре турында күзаллау барлыкка килә, шулай ук бу аларның туган мәдәниятне үстерү һәм баету өчен кирәк булган сәләтләрен һәм табигатьтән бирелгән мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итә. Туган телне өйрәнү сөйләмнең үсеш дәрәҗәсен арттыруга гына түгел, ә этносның мәдәни байлыгын өйрәнүгә, дөньяга фәнни караш булдыруга юнәлдерелергә тиеш.

Балага үз туган телендә уку мөмкинлеге бирелергә тиеш.

Татарстан Республикасында рус һәм татар халыкларының телара багланышлары гасырлар буе яшәп килә.

Рус теле күптеллелек шартларында татар дәүләт теле белән беррәттән яши һәм республика халыкларының милләтара аралашу теле ролен үти.

Бүгенге көндә күп балаларның аңында телләрнең ике системасы яшәп килә. Рус теле закончалыкларын укучылар туган тел аркылы кабул итә һәм анда булган күренешләрне рус теленә күчерә, бу исә еш кына хаталарга китерә. Мондый күчерү интерференция дип атала. Интерференция – тел мөнәсәбәтләре вакытында йә туган булмаган телне индивидуаль өйрәнгәндә барлыкка килә торган икетеллелек шартларындагы тел системаларының үзара бәйләнеше, ул туган тел тәэсирендә икенче телнең нормасыннан һәм системасыннан тайпылышларда чагылыш таба.

Мәктәптә эшләү тәҗрибәсе һәм укучыларның эшләрендәге хаталарны анализлау рус һәм татар телләре интерференциясе баланы акыл ягыннан үстерү чарасы буларак та, шул ук вакытта, тел компетенциясен булдыруны кыенлаштыра торган чара булып та хезмәт итә дигән нәтиҗәгә китерә.

Бу кыенлыклар татар һәм рус телләре системаларындагы аерымлыкларга, укучыларның туган телендә рус теленең кайбер категорияләренең булмавына нигезләнгән. Бу телләр төрле тел гаиләләренә (көнчыгыш славян төркеме һәм төрки тел гаиләсе) генә түгел, ә төрле типологик төркемнәргә дә карыйлар: рус теле флектив телләр төркеменә керсә, татар теле агглютинатив төркемгә карый. Беренче төр телләргә сүз үзгәрешенең нык үскән системасы һәм грамматик мәгънәләрнең бөтен гаммасын бер күрсәткеч, мәсәлән, кушымча белән бирү хас. Икенче төр телләр өчен дә флектив телләрнеке кебек сүз үзгәрешенең нык үскән системасы хас, әмма беренчеләрдән аермалы буларак, агглютинатив телләрдә һәр грамматик мәгънә үз күрсәткеченә ия була.

Уку-укыту процессын дөрес оештыру укучыларда төп булган тел лингвистик һәм коммуникатив компетенцияләрне булдыруга ярдәм итә. Интерференция нәтиҗәсендә барлыкка килгән сөйләм хаталарын булдырмауга юнәлдерелгән күнегүләрне актив гамәлгә кертү текстлар төзүне һәм аларны аңлауны үстерергә булыша. Укучылар рус теленең беренче дәресләреннән башлап дөрес сөйләү үрнәкләрен ишетеп торырга тиеш. Әмма укытучының сөйләвен игътибар белән тыңлау гына җитми, әңгәмәдә үзең дә актив катнашу кирәк. Бу фонетик һәм орфоэпик хаталарны бетерергә һәм язма сөйләмне уңышлы өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.

Рус теле белән чагыштырганда татар телендә алкушымча юк. Бөтен нәрсә кушымчадан тора, ул төгәл бер эзлеклелек белән сүзнең тамырына ялгана. Мондый принцип сүзләрне кушып һәм аерып язу орфограммасын үзләштергәндә (мәсәлән, язуда алкушымча һәм бәйлекне аерганда) тискәре йогынты ясый.

Татар телендә род категориясе булмавы билгеле бер коммуникатив бурычларны хәл итүдә кыенлыклар китереп чыгара: ике телне белгән бала «летал/летала» сүзләрен аермый, нәтиҗәдә «бабочка летал» кебек характерлы хаталар барлыкка килә. Укучылар род категориясе белән исем сүз төркемен өйрәнгәндә таныша, аннары үткән заман фигыльләрен бөтен өч родтагы исемнәр белән куллануның гамәли күнекмәләрен ала. Бу алым фигыльләрнең род кушымчаларын үзләштерүне җиңеләйтә. Әмма укучыларда үткән заман фигыльләрен төрле родтагы исемнәр белән килештерүнең нык күнекмәләрен булдыру бик күп көч куюны сорый. Телдән һәм язма төрле күнегүләр эшләтү юлы белән укучыларның рус фигыленең өч заманын тулысынча аңлавына һәм аларның төрләрен белүенә ирешергә кирәк.

Татар телендәге сыйфат категориясе турында аерым әйтеп китәргә кирәк. Рус телендә сыйфат килештерелә торган (род, сан, килеш буенча) категория булса, татар телендә ул янәшәлек белән бәйләнү категориясенә керә. Шушы аерма сыйфатны өйрәнгәндә авырлыклар тудыра да инде. Әгәр татар телендә сыйфат аергыч булып, аерымлана торган исемгә янәшәлек белән бәйләнеп, исем ничек кенә үзгәрүенә карамастан, бер дә үзгәрмәсә, рус телендә ул исем белән род, сан, килеш буенча килештерелеп һәртөрле үзгәрешләргә дучар була.

Сүз рәвешен төзегәндә хаталар булмасын өчен, түбәндәге күнегүләрне эшләргә кирәк:

• бер үк исемдә яисә төрле сүзләрдә исемнәрнең кушымчаларын язып бетерү;

• килеш сораулары белән җөмләләрне язып бетерү һәм укытучы биргән җөмләләргә үз сүзтезмәләрен кертү;

• үрнәк буенча җөмләләр һәм сүзтезмәләр төзү.

Тел компетенциясен булдырганда укучыларның сүзлекләр белән эшләвен оештыру да бик мөһим. Сүзлекләр белән эшләү күнегүләренең төрләре уку-укытуның гамәли юнәлешенә карый, шул ук вакытта алар укучыларны үстерү, аларның шушы эш белән кызыксынуын тәрбияләү мәсьәләләрен дә хәл итәргә тиеш.

Методистлар фикеренчә, туган телдә язма сөйләмнең дөрес булуы рус телендә дә дөрес язу дәрәҗәсен күтәрә, чөнки әлеге процессны тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Моның өчен, безнең фикеребезчә, рус һәм татар телләрендәге төп лингвистик берәмлекләрне өйрәнүне берләштерергә, уку-укыту планын аларны өйрәнүне бергә бара торган итеп төзергә кирәк.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2019

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций

Яндекс.Метрика