Театр – яктылыкка, нурга илтә......

Кәрамова Эльмира Юныс кызы,
“Яшь талантлар”түгәрәге җитәкчесе,
Яңа Савин районы 103 нче
гомуми урта белем мәктәбе


Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр — яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә
Г. Тукай


Татар театрының барлыкка килүе XX гасыр башына туры килә. Татар театры һәркем өчен дә аңлаешлы халык сәнгате буларак туа.

Татар телендәге халыкка уйналган беренче спектакльләр бер үк вакытта диярлек Уфа, Казан, Оренбург, Әстерхан Октябрь инкыйлабына кадәр татарлар күпләп яшәгән мәдәният үзәкләре булган шәһәрләрдә уза. Казанда беренче спектакль 1906 елның 22 декабрендә (иске стиль белән) уйнала. Шушы көн татар театрының туган көне дип санала.

Беренче татар профессиональ театр труппалары барлыкка килү вакытында милли драматургия да уңышлыгына эшләп килә. 1905-1907 еллар Гәлиәсгар Камал иҗатының чәчәк аткан чоры. Шушы укчорда Гаяз Исхакый, Гафур Колахмәтов, Фатих Хәлиди, я.Вәли кебек әдипләрнеңдә яңа әсәрләре бер – бер артлы язылып тора.

1906-1911 елларны бердәнбер профессиональ “Сәйяр”труппасы күчмә хәлдә яши. Әлеге труппаныңда эш урыны булмый, шул сәбәпле тулы кыйммәтле бер-бөтен спектакль тудыру өчен шартлар да җитәрлек түгел. 1911 елны труппа Шәрык клубы штатына алына.

1912, 1915 елларда татар театрының тагын ике труппасы–“Нур”һәм“Ширкәт”төзелә. Режиссура сәнгатенә башта беренче татар артискасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, соңрак Ш.Шамильский һәм Мохтар Мутиннар килә. Шулай да “Сәйяр”труппасы җитәкчесе Габдулла Кариев бу өлкәдә беренчелекне саклый.

1919 елда Мөселман хәрби коллегиясе элеккеге “Сәйяр” труппасы җирлегендә беренче татар совет драма труппасы төзи. 1920 елда, Татарстан Республикасы төзелгәч, бу коллективка “Аң” труппасы артистлары кушыла һәм Беренче татар үрнәк труппа оештырыла. 1922 елда ул Кызыл Октябрь исемендәге Татар дәүләт театры, 1926 елда Татар дәүләт академия театры дип үзгәртелә. 1939 елда аңа татар драматургия классигы Г.Камал исеме бирелә [1, б. 48].

Соңгы елларда республикада татар теле дәресләре киметелсә дә, безнең Яңа Савин районы 103 нче рус-татар мәктәбе укучылары сынатмыйлар. Мәктәп җитәкчесе Хәбибуллин Ринат Нәкыйп улы ярдәме белән,мәктәбебездә 2018 нче елның 1 нче декабреннән “Яшь талантлар” театр түгәрәге эшләп килә.Түгәрәккә 1-5 нче сыйныф укучылары арасыннан татар телен яратучы укучылар сайлап алынды. 15 укучыдан торган ике төркем бүгенге көндә үзенең эшчәнлеген дәвам итә.

“Яшь талантлар” түгәрәгенең җитәкчесе буларак, әлеге эштә төп максатым - укучыларда Татарстан Республикасында театр сәнгате үсеше турында күзаллау формалаштыру, балаларның сәнгати һәм эстетик культурасын үстерү,аларга тормышта яхшылык һәм матурлыкны күрергә өйрәтү, Татарстандагы барлык күп милләтле театр коллективлары иҗатындагы милли мәдәният кыйммәтләренә карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү. Гомумән, театрның үткәне, бүгенгесе һәм театрга нигез салучыларның иҗади эшчәнлеге белән таныштыру, драма әсәрләрен өйрәнүгә теләк уяту, төрле жанрдагы әсәрләрне сәхнәгә кую аша укучыларның табигатьтән бирелгән сәләтләрен үстерү, сәхнәдә үзеңне тоту осталыгын, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, мәктәп һәм район күләмендә оештырылган бәйрәм, тамашаларда актив катнашу – безнең төп бурычыбыз.

Әлеге максат һәм бурычны тормышка ашыру өчен “Яшь талантлар” түгәрәгендә укучыларда туган якка мәхәббәт уятырга,баланың нечкә күңелен, зәвыгын формалаштырырга, теленә, халкына, Ватанына карата горурлык хисе һәм әхлак тәрбия бирергә тырышабыз. Мәсәлән, укучылар белән Яңа ел бәйрәмен, Гаилә һәм мәктәп журналы хезмәткәре белән очрашуны, Фәнис Яруллинның конференциясен, бөек каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең 113 ел тууына багышлаган кичә, 23 нче февраль Ватанны саклаучылар бәйрәмен, 8 нче март Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен, Нәүрүз һәм Әлифба бәйрәмен бик күңелле итеп оештырдык, балалар шагыйре Резеда Вәлиева әсәрләреннән өзекләр куйдык. Муса Җәлилнең 113 ел тууына багышлаган кичәдә “Ана бәйрәме”поэмасынсәхнәләштердек.Бөек каһарман Муса Җәлил балалар өчен шигырьләр, җырлар, уенлы-хәрәкәтле җырлар, пьесалар язган. Укучылар “Сәгать”,“Карак песи”, “Маэмай”, “Ишек төбендә”, “Без әти белән икәү”,“Кызыл ромашка”, “Җырларым” шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.Әлеге шигырьләрдә туган илгә, аның зәңгәр киңлекләренә, дусларга, туганнарга чиксез мәхәббәт, дошманарга нәфрәт чагыла һәм патриотик тәрбия бирелә.

Патриотизм – хезмәткә ихтирамлы булу, милеккә, мәдәнияткә, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт булдыру, Ватанны ярату кебек иң күркәм, иң изге сыйфатларның нигезе. Ул кешене бәхетлерәк, көчлерәк, әхлакый яктан сафрак итә, халык бәхете өчен көрәшкә рухландыра.

Димәк, Муса Җәлилнең әлеге шигырьләрен яттан өйрәнгәндә һәм сәхнәләштергәндә генә,аның шәхес батырлыгын укучылар күңеленә җиткерергә мөмкин.

Гаилә һәм мәктәп журналының баш мөхәррире урынбасары,журналист,язучы – Нигъмәти Ирек Гарифулла улы белән очрашуда укучылар бик матур итеп “Тәмле кычыткан” (Р. Миңнуллин),”Юкка малай булганмын”(Р.Миңнуллин), “Кызыклы шәкерт” (Г.Тукай), “Үзебез генә калгач” (Р.Миңнуллин), “Эт алыр идем мин дә” (Ф.Яруллин) шигырьләрен, “И Туган тел”(Г.Тукай),”Мин яратам сине, Татарстан” (М.Җәлил) җырларын башкардылар. “Кызыл ромашка” (М.Җәлил) шигырен сәхнәләштерделәр.Укытучылар һәм укучылар әлеге кичәдән туган телгә мәхәббәт һәм телне саклап калу тойгылары белән кайтып киттеләр.

8нче мартта “Балигъ булмаган балаларны вакытлыча тоту үзәгендә” укучылар “Әни кирәк” (Р.Миңнуллин),“Әниемнең кочагы” (Р.Чурагулов)җырларын башкардылар, “Җирдә миңа ни кирәк?”(Ш.Галиев), “Әнием” (Р.Миңнуллин),“Ял ит, әнием!” (М.Садри), “Әниемә булышам” (Л.Әмирханова), “Мин әнигә булышам” (Ә.Габиди),“Әниемнең кызы юк бит” (Р.Миңнуллин)дигән шигырьләрен бик сәнгатьле итеп сөйләделәр.”Өч кыз”(Г.Тукай) әкиятен сәхнәләштерделәр.Бәйрәмдә “Әни–гаиләдә иң якын,газиз кеше! Әниләргә рәхмәтебез чиксез!” дигән девиз белән өйләребезгә таралыштык.

Нәүрүз бәйрәмендә "Март аенда"(Ә.Бикчәнтәева), "Мартта"(Ш.Галиев), "Яз" (Ш.Галиев), "Яз килә"(Н.Гайсин) шигырьләрен,“Яз җитә”(Ф.Кәрим),“Кояш чык,чык,чык!”(Ш.Маннур),“Яз җыры”(А.Хәкимова)җырларын башкардылар.Татар халкының милли киемнәрен киеп парлы бию көйләренә рәхәтләнеп күңел ачтылар.Нәүрүз бәйрәменең төп бурычы-укучыларда татар халкына,милли бәйрәмнәргә,гореф-гадәтләргә мәхәббәт уяту һәм әхләк тәрбиясе бирү иде.Укучылар түгәрәккә бик теләп йөриләр. Бәйрәмнәргә күңел биреп әзерләнәләр,укучыларның һәрберсенең дә төп рольләрдә уйныйсылары килә.Рус-татар мәктәпләрендә сыйныфтан тыш оештырылган түгәрәкләргә йөргән вакытта гына, укучыларда сөйләм телен үстерү мөмкинчелеге камилләшә дип уйлыйм.Театр түгәрәге рус мохитендә яшәгән татар балаларын чиста, төзек әдәби телдә сөйләшергә өйрәтә, татар сәнгатенә мәхәббәт тәрбияли, китап укуга кызыксыну һәм үзләрендә язу теләге уята.

“Яшь талантлар” түгәрәге эше буенча көтелгән нәтиҗәләребез - укучы үзен иркен тотарга өйрәнә һәм психологик яктан ачыла, үзенең мавыгуына туры килгән эш белән шөгыльләнә,түгәрәктәге башка укучылар, укытучы белән аралашу вакытында эчке дөньясы ачыла, аралашу әдәбенә, укучы фикерләргә һәм үз фикерен дәлилләргә өйрәнә, сөйләм телен камилләштерә, әхлак һәм зәвык тәрбиясе ала, шәхес булып тәрбияләнә һәм үз урынын таба, татар теле һәм әдәбияты буенча белемен тирәнәйтә, кызыксыну уята. Киләчәктә бу көтелгән нәтиҗәләребезне яшь талантлар белән тагын да камилләштерербез дип өметләнеп калам.

... Еллар үткән саен яктың арта,

Раушан көзгең тарта, театр.

Халык рухын киләчәккә илтер,

Бик күпләрне әле уятыр

Йолдызларың синең,

Театр,

Сүнмәс йолдызларың...

Рәдиф Гаташ.

Әйе дөрестән дә,театрның матур киләчәге кечкенә,яшь буыннар кулында.Алар театрны һәрвакыт яктыртып,нурга күмеп торырлар!


Файдаланылган әдәбият

1.Арысланов М.Г. Габдулла Тукай һәм Татар театры // Фәнни Татарстан. - ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2011. - Б.44-55.

2.Әхмәдуллина Ф.Ю., Мирошниченко Л.В., Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Тел – халыкның көзгесе. - Казан: Мәгариф, 2009. – 255 б.

3.Бәшров Б. Туган ягым – яшел бишек. – Казан:Татар. кит. нәшр. - 2014. – 444б

4.Иң матур сүз [төз.-авт.К.В.Закирова]. – Яңадан эшләнгән һәм тулыл. 2 нче басма. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2012. – 431 б.

5.Ярми Х., Гатина Х. Татар халык әкиятләре. - “Раннур” нәшрияты. – 1999. –384 б












Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2019

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций