Азеева Гулназ Фаниловна,
МАОУ «Средняя общеобразовательная школа №165 с углубленным изучением английского языка»
Ново-Савиновского района г. Казани
«Театр яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә,» - дип язган бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Әйе, театр — сәнгатьнең иң гүзәл төре, дияр идем мин. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да... Театр - милләтнең һич тутыкмас көзгесе ул. Чит җирләргә барып чыгып, андагы кешеләрнең ничек яшәгәнен беләсең килсә, театрын барып күр, дип өйрәтә әби-бабаларыбыз. Чөнки театр – ул тормыш, театр - ул яшәеш.Театр – ул искиткеч могҗиза. Чынбарлык агымы – сәхнәдә. Сәхнәдә, кечкенә генә булса да, роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр. Уйлап карасак, тормышта без, «билгесез режиссер» язган пьесада, үзебезнең рольләрне башкарабыз бит... Театр – ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар. Театр сәнгатен дөньяга китерү, үстерү һәм гасырлар буе яшәтү ул – бөтен халык эше . Шаккатырлык. Татарстаныбызның Казан шәһәрендә генә дә хәзер күпме театр бар! М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Качалов исемендәге Зур рус драма театры, Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт һәм комедия театры.., саный китсәк бик күп алар... Аларны яшәтүче- тамашачы бар. Ә менә мәктәп кысаларында оешкан театр труппасының язмышы ничегрәк? Укытучы һәм сәхнә... Тамашачы моны ничек кабул итә? Сүзем шул турыда.
Казан шәһәренең Абдулла Бичурин урамында урнашкан 165 нче мәктәп кысаларында 2009 нчы елны “ Яшел яр” театр труппасы оешты. Һәрвакыт яңалыкка омтылучы, үзенең кабатланмас идеяләре белән безне шаккаттырырга яраткан директорыбыз Шәмсетдинов Айдар Илдар улының чираттагы яңалыгы иде бу. Укытучы хезмәте бик катлаулы дисәм дә ялгыш булмастыр. Дәресләрне ничек кызыклы итеп уздыру, сыйныфта тәртип булдыру, әти-әниләр белән эш, дәфтәр тикшерү һәм тагын бик күп вак-төяк мәшәкатьләр урап ала укытучыны. Ә монда сәхнәдә спектакль уйнарга кирәк.Уйный алырбызмы, халык безне кабул итәрме? Шундый уйлар белән без Туфан ага Миңңуллинның “ Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен куярга алындык. Афәрин безгә! Быел инде 10 нчы спектакльне сәхнәгә куячакбыз. Беренче спектакльнең режиссёры Айдар Ильдарович үзе булса, киләсе спектакльне без Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, кинорежиссёр Нурания Җамали белән әзерләдек. Мәктәптә Аяз Гыйләҗев музее ачыласы елны безнең труппа Аяз Гыйләҗевның “ Шикәрем син,балым син” спектаклен куярга әзерләнде. Режиссёр юклык үзен сиздерә. Ә анда бит музей ачу тантасына бик күп кунаклар киләчәк. Шунда язмыш безгә зур бүләк ясады. Нурания Җамали безнең белән эшләргә ризалашты. Бүген дә ул безнең остазыбыз. Ул бик таләпчән, бөтен нәрсәне дә югары дәрәҗәдә булдырырга тырыша. Сәхнәнең бөтен нечкәлекләрен бик яхшы белүче үз эшенең остасы ул.
Труппаның репертуарына килгәндә төрле жанрдагы сәхнә әсәрләренә мөрәҗәгать итәбез. Мәктәп кысаларына туры килгән, зур тәрбияви әһәмияткә ия булган әсәрләр сайларга тырышабыз. Тик менә мәктәптә ир-егетләрнең аз булуы гына репертуарны артык җәелдерергә комачаулый.
Алда әйтелгән спектакльләрдән кала Рабит Батулланың “ Кичер мине, әнкәй”, Т. Миңнуллинның “ Ай булмаса, йолдыз бар”, М. Кәримнең “Җәяуле Мәхмүт” спектакльләре мәктәп сәхнәсенә менде. Безнең белән тыгыз элемтәдә торучы, бүгенге көндә әдәбият күгендә үз исемен булдырган яшь язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиеваның исә дүрт әсәрен сәхнәләштердек: “Баш куям тезләреңә”, “ Күз нурларым” “ Бәхет агачы”, “ Ачкыч кайда?”.
Труппаның составы гел үзгәреп тора. Труппаны оештыруда зур өлеш керткән Закирова Найлә апа, Сафарова Алсу, Гыйльметдинов Рөстәм исемнәрен атап китәсем килә. Бүгенге көндә исә Мөхәмәтшина Лилия, Газизова Ирина, Шайхаттарова Гөлчирә,Чагаев Ирек, Гыйльметдинова Гүзәл труппа составында көч куялар. Труппа составында мәктәп директоры Айдар Ильдаровичның булуы гына да бик күпләрне шаккаттыра. Аңардан башка бер генә спектакль дә узмый.
Шушы ун ел дәвамында безнең үз тамашачыбыз барлыкка килде. Беренче елларны халыкны җыю авыр булса, хәзер инде залларыбыз тулы була дип әйтә алам. Безнең тамашачыбызның күпчелеге әлбәттә инде ул безнең мәктәпнең әти-әниләре. Аларның шактые театр сәнгатеннән ерак тора. Кайсыдыр сыйныф җитәкчесенең сүзен тыңлап, кайсыдыр директорны, билгеле бер укытучыны сәхнәдә күрим дип килә. Һәм үзе дә сизмәстән театр ятьмәсенә эләгә, уңга таба бер адым ясый, татар теленең матурлыгына соклана. Менә шунысы белән генә дә бик әһәмиятле мәктәптә мондый труппаның булуы!
Укытучы өчен дә сәхнәдә уйнауның уңышлы якларын ассызыклап үтәсем килә. Сәхнәдә зур публика алдында узеңне дөрес итеп, иркен тота белү, сөйләм телен баету, дөрес дикция булдыру кебек сыйфатлар тәрбияләнә. Бу төрле профессиональ конкурсларда катнашканда бик зур ярдәмгә килә. Гомумән укытучы әз генә булса да артист булырга тиеш дип саныйм мин. Чөнки ул һаман кеше күз алдында: укучылар, ата-аналар, коллегалар.... Үз фикерләреңне дөрес матур итеп, кешегә аңлаешлы телдә, кызыклы, сыйфатлы итеп җиткерә алырга, каушап югалып калмаска өйрәтүдә дә театрда уйнауның роле зур.
Театр буласы көнне безнең мәктәптә бәйрәм рухы күзәтелә. Гадәттә бер генә премьера да күренекле шәхесләрсез, кадерле кунакларсыз узмый. Язучы, тәрҗемәче Фатих Котлы, язучы Айгөл Әхмәтгалиева, Аяз Гыйләҗевның хатыны Нәкыя апа, төрле театр артистлары - безнең даими кунакларыбыз.
Хәзерге вакытта труппабыз яңа әсәр өстендә эшли. Бу юлы без тамашачы игътибарына заман проблемаларын күтәргән, Айгөл Әхмәтгалиеваның әле бер кая да басылмаган, махсус безнең өчен язылган өр-яңа әсәрен тәкъдим итәргә җыенабыз. Килегез, күрегез, бәяләгез, рәхәтләнеп ял итегез!!!
Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагын үткән гомерне уйлатадыр.
Күрерсең анда үз хәлең, көлерсең –
Көләрлек булса, булмаса еларсың.