Рус балаларына татар телен өйрәткәндә заманча белем бирү технологияләрен куллану

Галиәхмәтова Ильфира Фәрит кызы, туган тел укытучысы
Вахитов районы 51 нче мәктәп


Бүгенге көн җәмгыяте Мәгариф системасына зур таләпләр йөкли. Укыту эшчәнлегенең сыйфатын яхшырту, яңа технологияләр куллану, сыйфатлы белем бирү – заман мәктәбенең төп бурычы булып тора. Россия Федерациясенең Мәгарифне модернизацияләү концепциясе критик фикер йөрткән шәхес тәрбияләүне үзмаксат итеп куя. Бүгенге көн чыгарылыш укучысы алган белемнәреннән рациональ файдалана, мөстәкыйль фикер йөртә белергә тиеш. Хәзерге динамик дөньяда яшь буында мөстәкыйль иҗади эшчәнлеккә омтылыш формалаштыру һәм интеллектуаль күнекмәләрне үстерү таләп ителә. Хәзерге көндә тирән мәгълүматлы, югары белемле булу гына җитми, ә белемне гамәли эшчәнлектә тулысынча куллана белү дә сорала.

Уку-укыту процессында кулланыла торган технологияләрнең үзгәреп торуы безне туктаусыз эзләнергә, үз өстебездә эшләргә мәҗбүр итә. Заманында Г.Ибраһимов: “Мәктәпнең баш максаты укучыларны шәхси һәм иҗтимагый тормышка әзерләү һәм аларга тормыш көрәшендә егылып тапталмас өчен зарур булган куәтне бирмәктер”, - дип язган. Мин дә шушы принциптан чыгып эш итәм, даими рәвештә эзләнәм, яңалыкка омтылам.

Рус мәктәпләрендә укучыларның татар телен белү дәрәҗәсе һәм аралашу мөмкинлекләре төрлечә. Моны исәпкә алып, туган тел дәресләрендә заманча белем бирү технологияләрен кулланырга, алдынгы иҗади алымнарны өйрәнергә, үзара тәҗрибә уртаклашырга кирәк. Яңа технологияләр ярдәмендә телне өйрәнү укучыларны тагын да активлаштыра, аларда мөстәкыйльлек кебек мөһим сыйфатлар тәрбияли. Шуларның барысын да исәпкә алып, мин һәр дәресемдә дә заманча белем бирү технологияләрен кулланам. Иң еш файдаланганнарым түбәндәгеләр:

- уен технологиясе;

- компьютер технологияләре;

- проектлар технологиясе;

- тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе;

- шәхескә юнәлтелгән технология;

- үзара хезмәттәшлек педагогикасы технологиясе;

- дифференциаль укыту технологиясе;

- проблемалы укыту технологиясе;

- интерактив укыту технологиясе;

- аралашуга өйрәтү технологиясе;

В.Н.Мещерякова, Р.Р. Нигъмәтуллина тарафыннан эшләнелгән "Татарча да яхшы бел" укыту-методик комплексын эшләү һәм сынау бик яхшы нәтиҗәләр бирде. Бүгенге көндә мин әлеге укыту-методик комплексы белән башлангыч сыйныфларда укытам. Аның асылында уен технологиясе ята. Уен – гаҗәеп киң төшенчә. Шиллер уенны «һәр сәнгатьнең нигезе» дип санаган. Укучылар коллективында уен һәм белем бирү бер-берсенә шулкадәр тыгыз үрелгән, кайбер очракларда аларның чикләрен билгеләү дә кыен.

Татар теле дәресләрендә төркемләп эшләү чагыштырмача яхшы нәтиҗәләр бирә, чөнки төркем эчендә үз көченә ышанып бетмәгән укучылар да, мөмкинлекләреннән чыгып, актив эш итә башлыйлар.

Югары сыйныф укучылары проектлар методын өстенрәк күрә, әлеге технология ярдәмендә укучылар татар теленнән булган белемнәрен яңа стандарт булмаган ситуацияләрдә кулланырга өйрәнәләр.

Интерактив укытуны оештыру тормыш шартларын модельләштерүне, рольле уеннарны куллануны, төрле хәлләрне анализлау нигезендә проблемаларны уртак хәл итүне күздә тота.

«Социологик сораштыру» алымы укучыларның бөтен класс буенча хәрәкәт итүен яки тәкъдим ителгән тема буенча мәгълүмат җыю максатыннан төркемнәрдә эшләүләрен күздә тота. Һәр катнашучы сораулар исемлеге язылган дәфтәр бите ала. Укытучы сорауларга җавап һәм сораулар бирергә ярдәм итә, үзара хезмәттәшлек татар телендә алып барылуын күзәтеп тора.

«Карусель» алымы балаларга, гадәттә, бик ошый. Эчке һәм тышкы яктан ике боҗра барлыкка килә. Эчке боҗра – ул хәрәкәтчән булмаган укучылар, ә тышкы яктан – әйләнә буенча 30 секунд саен хәрәкәт итүче укучылар. Шулай итеп, алар берничә минут эчендә бирелгән темага (этикет характердагы диалоглар, танышу, милләт темасы, җәмәгать урынында сөйләшү һ.б.) сөйләшергә өлгерәләр.

Татар телен чит тел буларак укытканда рольле уеннар куллану («Кибеттә», «Танышу», «Кафеда», «Репортаж», «Интервью», «Телефоннан сөйләшү» һ.б.) диалог үсешенә ярдәм итә, шулай ук сөйләм темпын һәм сөйләмнең дөреслеген үстерә.

«Кластер» – иң кызыклы һәм нәтиҗәле алымнарның берсе. Ул укучыларның сөйләмендә өйрәнелә торган лексиканы активлаштырырга, төрле грамматик структураларны үстерергә мөмкинлек бирә. Мәгълүмат кластерлар рәвешендә системалаштырыла.

Бүгенге көндә алыштыргысыз технологияләрнең берсе – әлбәттә, компьютер технологиясе. Ул вакытны нәтиҗәле кулланырга һәм белем бирү процессын тагын да кызыклырак, җанлырак итәргә мөмкинлек бирә. Укыту-тәрбия эшендә мәгълүмати технологияләрне максатчан файдалану өчен укытучының фәнни-методик яктан югары әзерлекле булуы белән беррәттән укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белү осталыгы да таләп ителә.

Дәресләрдә без Microsoft Power Point программасы ярдәмендә ясалган презентацияләр, “Электрон белем бирү” сайтындагы татарча мультфильмнарны карап фикер алышабыз, “Цифрлы белем бирү ресурслары”на (ЦОР) куелган тематик күнегүләрне башкарабыз, “Ана теле” (anatele.ef.com) порталындагы видеоязмаларны, УМК га кушымта булып барган дисктагы текстларны тыңлыйбыз, тестлар эшлибез. Шулай ук өстәмә рәвештә түбәндәге кызыклы сайтлардан да файдаланам: Kahoot https://play.kahoot, ClassDojo https://www.classdojo.com/ru-ru/, https://get.plickers.com/ һ.б. Мультфильмнарны тавышсыз гына тыңлап, балаларга аларны үзләренчә “тавышландырырга” (персонаж булып сөйләргә) кушкан биремнәр дә бик кызыклы килеп чыга.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: укытучы үзлегеннән укырга тиеш. Өзлексез рәвештә һөнәри осталыгын камилләштергән, белемнәрен тирәнәйткән, яңалыкларны күрә белгән укытучы гына югары нәтиҗәгә, дәрәҗәгә ирешә.


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2018.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций