Бакчада экологик тәрбия

Шайдуллина Г. К., Валеева Г . З., Шарафеева Л. Ф. ,
Казан шәһәре Вахитов районының 24 нче
татар телендә белем һәм тәрбия бирүче
катнаш балалар бакчасы тәрбиячеләре


Экологик тәрбия бирү, бала ничә яшьтә булуына карамастан, актуаль мәсьәләләрдән санала. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәр нәрсә белән кызыксыну, күп сораулар бирү кебек сыйфатлар хас. Әйләнә-тирә, табигать дөньясы кече яшьтәге балалар өчен аеруча да кызыклы. Балаларның әлеге кызыксынуларын, экологик тәрбияләрен үстерү һәм камилләштерү өчен мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында максатчан эш алып бару урынлы.

Әлеге фактларны истә тотып, Казан шәһәре Вахитов районының 24 нче катнаш төрдәге татар телендә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчасы коллективы әзерлекле эшчәнлек алып бара. Балаларда табигатькә, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү өчен төркемнәрдә табигать почмаклары, экологик китапханә, экология темасына кагылышлы дидактик һәм электрон уеннар, карталар, глобус, һава торышын күзәтү почмаклары булдырылган. Җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчасындагы тәҗрибә участогында балалар, тәрбиячеләр ярдәме белән, чәчәкләр, яшелчәләр үстерәләр. Орлыкларны, үсентеләрне утырту үзенчәлекләре белән танышалар, уңыш җыеп алынганчы алар артыннан ничек тәрбияләргә кирәклеге хакында мәгълүматларга ия булалар.

Көн дәвамында һава торышы күзәтелеп, махсус почмакка нәтиҗәләр язып куела. Саф һавада булганда балалар белән табигатьтәге үзгәрешләргә күзәтү ясала. Тәрбиячеләр балаларның игътибарын билгеле бер табигать күренешенә юнәлтәләр һәм әлеге күренеш турында әңгәмә коралар. Күзәтү нигезендә ясалган нәтиҗәләр гомумиләштерелә, алынган мәгълүматларга анализ ясала. Шул рәвешле баланың аңында экология, табигать турында күзаллаулар формалаша.

24 нче катнаш төрдәге татар телендә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчасында шөгыльләр һәм балаларның мөстәкыйль эшчәнлекләре вакытында экологик уеннарга зур игътибар бирелә. Мондый төр уеннар балаларда терек һәм терек булмаган табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләргә, экологик үзаңнарын үстерүгә ярдәмче роль уйныйлар.

Ай дәвамында төркемнәрдәге экологик китапханә барлана. Балаларга табигать, аны саклау темасын яктырткан чәчмә һәм тезмә әсәрләр, халык авыз иҗаты үрнәкләре укыла, яттан өйрәнелә.

Квартал саен эшләнә торган эшләрдән тәрәз төбендә «Яшел түтәл» булдыруны атарга мөмкин. Балалар тәрбиячеләр ярдәме белән суган, укроп, помидор кебек файдалы яшелчәләрне утырталар. Төркем бүлмәләрендә аларның тишелеп чыгу, үсү үзенчәлекләрен күзәтәләр.

Бина эчендә үстергән үсентеләр, бакчага чыгарып утыртылалар. Җәй дәвамында аларны тәрбияләп үстереп, көзгә мул уңыш алуга ирешәләр.

24 нче катнаш төрдәге татар телендә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчасында экология өлкәсенә карата алып барылган эш физик һәм акыл эшчәнлегенә генә нигезләнеп калмыйча, мәдәни күңел ачу чараларын да үз эченә ала. Балалар белән табигать, аны саклауга багышланган бәйрәмнәр, чаралар үткәрелә, әкиятләр сәхнәләштерелә. Шул рәвешле балага экологик тәрбия бирү белән беррәттән мәдәният һәм сәнгатькә кызыксыну уяту эше дә алып барыла.

Эш нәтиҗәле булсын өчен балалар бакчасы һәм ата-аналарның үзара килешеп хезмәттәшлек итүе кирәк. Бакчада ата-аналар белән һәрдаим төрле чаралар, конкурслар үткәрелә. Ата-аналар белән берлектә кошларга оялар, җимлекләр ясалды. Табигатьне саклауга багышланган бәйгеләр үткәрелде. Мәсәлән: табигать материалларыннан «Көзге матурлык» күргәзмәсе, «Чыршыларны саклыйк» рәсемнәр күргәзмҽсе, «Агачларны саклыйк» акциясе, «Табигать белән аралашу шатлыгы» консультациясе.


Педаголарыбыз да үзләренең белем һәм осталыкларын күтәрү өстендә эшлиләр: төрле семинарларда чыгышлар ясыйлар; балалар бакчасында экологик мохит булдыру өчен күп көч куялар; экологиянең актуаль мәсьәләләрен яктырткан презентацияләр, дидактик уеннар ясыйлар; экологик китапханәне барлап, тулыландырып торалар; үзбелемнәрен күтәрү максатында күренекле экологларның эшчәнлекләрен өйрәнәләр.

Табигать – безнең яшәү чыганагыбыз, киләчәгебез. Кешелекнең киләчәге табигать, әйләнә-тирә белән турыдан-туры бәйле. Шуның өчен җәмгытькә ныклы әхлакый һәм экологик тәрбия алган кешеләр кирәк. Тәрбия бирү гаиләдә башланып, белем бирү оешмаларында дәвам итә. Бүгенге көннең актуаль мәсьәләләрен истә тотып, 24 нче катнаш төрдәге татар телендә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчасында балаларга экологик тәрбия бирү өлкәсендә логик һәм методик яктан уйланылган, максатчан эш алып барыла.



Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2018.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций