Чишмәләргә юллар өзелмәсен

Гимадиева Равия Сахабетдиновна, Теләче районы Шәтке урта мәктәбенең
югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы


Югары Мирәтәк авылы янында урнашкан«Бокыр чишмәсе» белән танышу

һәм аны өйрәнү максатыннан оештырылган практик эшчәнлек экскурсиясе планы



Экскурсияне үткәрү урыны: Югары Мирәтәк авылы янындагы «Бокыр чишмәсе».

Экскурсиянең максаты: практик эшчәнлек аша эзләнүчән, кызыксынучан, иҗади шәхес тәрбияләү.

Экскурсиянең бурычлары: 1. Җирлектәге чишмәләрне өйрәнү һәм барлау;

2. Табигатьнең гүзәллеген, кешеләр арасындагы их­лас, самими мөнәсәбәтләрне чишмәләр матурлыгы аша аңларга өйрәтү;

3. Чишмәләрнең санитар торышын тикшерү, экологик культура тәрбияләү;

4. Укучыларны практик эшләүгә тарту, аларның игътибарын, күзәтүчәнлеген, тәвәкәллекләрен үстерү;

5. Гади тәҗрибәләр аша дөрес нәтиҗәләр ясарга, эзләп табу мәсьәләләрен чишәргә һәм алынган белемнәрне тормышта кулланырга өйрәтү;

6. Табигатьне саклауда үзеңнән өлеш кертү теләген уяту. Чишмәләргә сакчыл караш тәрбияләү һәм аларны чистартып тотуларына ирешү;

Көтелгән нәтиҗәләр: Экскурсия барышында балаларда түбәндәге күнекмәләр формалаша:

- өйрәнелә торган чишмәнең тарихын тирәнтен аңлауга юнәлтелгән класстан тыш практик күнекмә;

- гипотеза чыгару (ничек, нәрсә ярдәмендә, нәрсә килеп чыгачак)

- тикшереп карау (кирәкле әйберләрне сайлап алу)

- проблеманы таба һәм күрә белү, максатны ачыклау

- проблеманы чишәргә тырышу: объект яки күренешләргә анализ ясау, аермалы билгеләрен һәм бәйләнешләрне күрсәтә алу, мөстәкыйль эшчәнлек өчен материаллар, чимал һәм чыганаклар таба белү

- практик эшләр үткәрүдә катнашу, нәтиҗәләр ясау

- биремнәрне аңлап, эшне мөстәкыйль башкарырга өйрәнү

- үзконтроль һәм үзбәя бирә белү.

Экскурсия барышының планы:

I. Теманың актуальлеге, максаты, тикшерү методлары

II. Кереш (экскурсиягә чыгар алдыннан укучылар белән куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү, маршрутны билгеләү, нинди план белән эш итәсен ачыклау)

III. Төп өлеш

1. Су чыганакларының әһәмияте

2. Нәрсә ул чишмә?

3. Чишмә темасы халык аваз иҗатында

4. Бокыр (Бохар) чишмәсенең тарихы

Чишмә янында практик эшләр (7 тәҗрибә)

Суның үзлекләре: 1 нче тәҗрибә ‒ «Су үтә күренмәле»

2 нче тәҗрибә ‒ «Суның тәме юк»

3 нче тәҗрибә ‒ «Суның исе юк»

4 нче тәҗрибә ‒ «Су ‒ сыеклык»

5 нче тәҗрибә ‒ «Суда кайбер предметлар эри, ә кайберләре юк»

Суның катылыгын белү - 6 нчы тәҗрибә

Чишмәнең су чыгымын билгеләү - 7 нче тәҗрибә

IV.Йомгаклау.

1. Чишмәләрнең безгә мөрәҗәгате

2. Чишмәләргә юл өзелмәсен

3. Чишмә паспортлары тарату



Экскурсиянең барышы

- Исәнмесез, исән-сау килеп җиттегезме, кадерле кунакларыбыз безнең?

- Без бүген Шәтке авылы җирлегенә кергән, Югары Мирәтәк авылы чишмәсенә килдек. Күргәнегезчә, чишмә үзенең матурлыгы, каралганлыгы белән аерылып тора.

Халык, кайсы гына динне тотучы булса да, христианмы ул, мөселманмы, бик борынгы заманнардан ук чишмәләргә табына торган булган. Алар чишмәләрне бик зурлаганнар. Чишмәләргә багышлап шигырьләр чыгарганнар, җырлар җырлаганнар, мәкальләр, табышмаклар уйлап чыгарганнар.

-Әйдәгез, балалар, сәяхәтебезне җыр белән башлап чишмәгә юл алыйк: (чишмәгә багышланган җыр җырлап чишмәгә якынаела).

-Чишмә турында нинди табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәр беләсез?

• Исе юк,төсе юк,

Аннан башка тормыш юк. (су)

• Булмаган җире сирәк,

Үзе һәрвакыт кирәк. (су)

• Көзге түгел — ялтырый,

Тәңкә түгел — челтери. (чишмә)

• «Башы – тауда, аягы – диңгездә» (чишмә)


Мәкальләр: « Суны эчкәндә чишмәсен онытма»

«Суның кадере – чишмә корыгач беленә»

«Кулың пычранса су белән юарсың,

Суың пычранса ни белән юарсың?»

Чишмәләрнең әһәмияте бик зур. Нәрсә соң ул чишмә?

(Җир астыннан агып, бәреп чыга торган су чишмә дип атала .)

Чишмә янында үз-үзеңне ничек тотарга кирәк соң? (Чишмә янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре кабатланып үтелә, экскурсиянең максаты билгеләнелә.)

Бокыр чишмәсе дип аталучы әлеге чишмә әйткәнебезчә, Югары Мирәтәк авылы янында урнашкан. Бу авыл хәзерге вакытта берничә генә йортлы кечкенә авыл булып калган. Ә элек колхозларны эреләндергәнче зур авыл булган. Әлеге авылда Бохар исемле кеше яшәгән һәм ул колхозлашу чоры башлангач беренчеләрдән булып колхозга кергән. Югары Мирәтәк авылында төзелгән колхозны шул кеше хөрмәтенә Бохар колхозы дип атыйлар.

Авылдагы олы кешеләр сөйләвенә караганда Бохар исемле әлеге кеше авыл янындагы чишмәне дә карап торган. Чишмәне дә аның хөрмәтенә Бохар чишмәсе дип атаганнар. Еллар узу белән «Бохар» сүзе «Бокыр» сүзенә алмашынып «Бокыр чишмәсе» дип йөртелә башлый.

Административ яктан чишмә Югары Мирәтәк авылы янында, аның көнчыгышында урнашкан. Мирәтәк авылы яныннан агып үтүче кечкенә генә инешкә коя, ә ул инеш Нырсы елгасына кушыла.

Югары Мирәтәк авылында колонкалар булмаганлыктан авыл халкы Бохар чишмәсенә суга йөри. Кешеләр аның суын эчәргә дә, терлекләр өчен дә, бакчаларга сибү өчен дә кулланалар.

2016 елда әлеге чишмәнең тирә-юне яңартылынган, күргәнегезчә, аның янына кечкенә часовня төзеп куелган. Бу эшләр спонсор Шурликов Валерий Петровичның финанс ярдәме белән эшләнелгән.

-Әйдәгез, бүген без сезнең белән әлеге чишмәне практик яктан өйрәник. Иң беренче булып чишмәнең су чыгымын исәплик. (1нче тәҗрибә: 10л. лы чиләк белән секундомерга карап су тутырабыз, пропорция ясап, секундына ничә литр су чыгуын исәплибез)

-Нинди генә чишмәне өйрәнсәк тә безне тагын суының нинди булуы кызыксындыра? (суының эчәргә яраклымы, юкмы икәне, аның суының катымы, яисә йошакмы булуы)

(2 нче тәҗрибә: үтәкүренмәле ике савытка су алыныла. Сулы савытларның икесенә дә 1әр калак чәй содасы салынып болгатыла. Нәтиҗә: су үтә күренмәле булса, чишмәнең суы йомшак, әгәр тонык булса- каты. Димәк, су составында кальций күп. )

Башка тәҗрибәләр өскә менеп, өстәл өстенә куелып ясалына.

3 нче тәҗрибә: Суда кайбер предметлар эри, ә кайберләре юк

Кирәк-яраклар: 2 стакан, тоз, акбур, чәй кашыгы

Беренче стаканга бераз тоз салына, ә икенчесенә шул ук күләмдә акбур. Суны болгатасы.

Нәтиҗә: тоз салынган стакандагы су үтә-күренмәле, ә акбур салынганы болганчык. Бу суның эретүче булуы турында әйтә. Тоз суда эределәр, ә акбур эреми торган матдә. Чөнки суда бөтен матдәләр дә эреми.

Димәк судагы тозлар, минераллар барлыгын без гади күз белән күрмибез, чөнки алар эриләр, ә акбур, яисә известь барлыгын без үз күзләребез белән күргән бар. Без аны юшкын дип атыйбыз.

4 нче тәҗрибә: Җир асты сулары. Чишмә

Өч стакан алына. Аларга бүрәнкә утыртыла. Бүрәнкәләрнең берсенә туфрак, икенчесенә шуның кадәр – ком, өченчесенә балчык салына. Шуннан соң өч стаканга да берүк күләмдә су салына.

Күзәтүләрдән чыгып нәтиҗә ясала.

Нәтиҗә: туфрак һәм ком суны үткәрә, ә балчык тотып кала. Табигатьтә дә шулай ук: чишмәләр туфрак һәм ташлы ком аша үтеп чыгалалар, ә балчык аша юк. )

5 нче тәҗрибә: Суның үзлекләре. Су үтә күренмәле

Кирәк-яраклар. Кашык, стакан белән чиста су.

Кашыкны стакандагы суга төшерәсе.

Нәтиҗә: Су үтә күренмәле, кашык анда яхшы күренә.

6 нчы тәҗрибә: Суның үзлекләре. Суның төсе юк.

Кирәк-яраклар. Чиста сулы стакан, төсле кәгазь.

Төсле кәгазь суга төшерелә.

Нәтиҗә: Чиста суга төшергәч, төсле кәгазьнең төсе шул килеш күренә. Суның төсе юк.

7 нче тәҗрибә: Суның үзлекләре. Суның исе юк.

Кирәк-яраклар. Чиста сулы 2 стакан, ароматизатор, чәй кашыгы

Бер стаканга чиста су, ә икенче сулы стаканга ароматизатор салынып болгатыла. Стакандагы сулар иснәтелеп каралына.

Нәтиҗә: ароматизатор салынган суның исе бар, ә чиста Суның исе юк.

8 нче тәҗрибә: Суның үзлекләре. Суның тәме юк.

Кирәк-яраклар: 2 стакан, шикәр комы, чәй кашыгы

Бер стаканга чиста су, ә икенче сулы стаканга шикәр комы салып болгатыла.

Стакандагы сулар тәмләп каралына.

Нәтиҗә: шикәр комы салынган суның тәме бар, ә чиста Суның тәме юк.

-Гомуми нинди нәтиҗә чыгарабыз? Дөрестән дә «Бокыр чишмәсе»нең суы эчәргә яраклымы икән?

-Нилектән андый нәтиҗәгә килдегез? (Чөнки аның суы үтә күренмәле, суының исе юк, ят исләр, ят тәмнәр юк, һ.б.)

Менә шушы ясаган тәҗрибәләрдән чыгып алдагы көннәрдә бергәләп «Бокыр чишмәсе»нең дә чишмә паспортын эшләп куярбыз. Ә хәзер кунакларыбызга үзебез күзәткәннән соңгы нәтиҗәләр нигезендә үзебез эшләгән «Шәтке чишмәсе» паспотларын бүләк итик. (укучылар тарафыннан кунакларга чишмә паспортлары таратыла)

Чишмәләр - кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрүчеләр. Ә җир йөзендә су булмаса, тереклек бөтенләй яшәмәс иде. Сусыз яшәү мөмкин түгел. Кеше ашамыйча атналар буе тора ала. Әмма сусыз берничә көнгә дә түзә алмый.

Без көн саен чәй кайната, аш пешерә, юына һәм коена торган шушы гап-гади суның искиткеч гаҗәеп яклары, тылсымлы сыйфатлары бар. Чишмә суларын эчеп дәваланганнар. Күз тигән һәм гомумән авырган кешеләрне таң суы алып коендыра торган гадәт тә суның илаһи көче турында сөйли.

Әгәр кеше тәнендәге суның уннан бер өлеше генә кимесә дә, аның хәле начарлана, диләр галимнәр. Халыкта әле шундый ышану да яши, чишмә суы белән юынгач кеше яшәрә икән һәм бу чыннан да шулай. Чишмә суы шундый чиста һәм ул бик көчле вибрация бирә, ә ул кеше организмына күзәнәк дәрәҗәсенә тәэсир итә. Нәтиҗәдә күзәнәк чистара һәм яшәрә. Чишмәләр янында кешеләр чынлап та сафланып, чистарып киткәндәй була.

Йомгаклау.

Чишмәләргә юл өзелмәсен.

-Сезгә бүгенге экскурсиябез ошадымы?

-Без бүген нинди чишмә белән якыннан таныштык?

-Чишмә ни өчен шулай атала?

-Әлеге чишмә турында ниләр әйтә аласыз?

-Безгә чишмәләр кирәкме?

-Ә без, безнең ярдәмебез аларга кирәк микән соң?

-Чишмәләргә ничек ярдәм итә алабыз?

-Иптәшләрегезгә, үзегездән өлкәннәргә ни дип мөрәҗәгать итәр идегез? Нинди әйтер сүзләрегез бар? (Чишмәләр безгә кирәк. Безнең әби-бабаларыбыз да кадерләгән, хөрмәт иткән аларны. Ләкин табигать байлыгы чиксез түгел, табигатькә һич кичекмәстән ярдәм итү юлларын уйларга кирәк. Киләчәк буыннар безне начарлык белән искә алмасын иде. Чишмәләрне бетергәннәр дип үпкәләмәсеннәр. Киләчәктә дә чишмәләргә юл өзелмәсен иде! Алар озын гомерле булсын, һәм кешеләрнең дә гомерләрен озынайтсыннар иде! Сакчыл караш белән алдагы көндә дә чишмәләрне саклыйк!!)

Укытучы. Яшел яфраклар шаулап, болыннар, чирәмлекләр хуш ис бөркеп, чишмәләр чылтырап аккан ямьле урында яшәү нинди зур бәхет, нинди шатлык! Туган табигатебезне, чишмәләребезне саклау - барыбызның да изге бурычы. Чишмәләр югалмасыннар, күмелмәсеннәр! Чишмәләрне саклап, яңаларны тапсак, авылларыбыз дә яшәрер, матурланыр. Табигатьне, чишмәләребезне саклауда үзебездән без дә өлеш кертә алабыз. Карлар эреп, ямьле май урталарында табигать кочагына язгы экскурсияләргә чыккан вакытта чишмәләрне чистарту, тирә-ягын тәртипкә китерү буенча эшне дәвам итәрбез. Без булдыра алган кадәр үз туган ягыбызны чиста тотуда өлешебезне кертергә тиеш.

Киләчәктә без чишмәләребезне карап, чистартып торырга сүз бирәбезме?

Туган ягыбызда чишмәләр җыры тынмасын! Туган ягыбызның табигатен тагын да матурлыйк, баетыйк!



Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2018.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций