Мәктәп экологик белем һәм тәрбия буенча инновацион мәйданчык

Ибраева Зәлидә Госмановна, Теләче районы Шәтке урта мәктәбенең
беренче квалификацион категорияле
тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы


2012 елның 17 маенда Россия Федерациясенең Мәгариф һәм Фән Министрлыгы реаль шартларга бәйле рәвештә белем бирү системасын үстерүгә юнәлтелгән, Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кабул ителде. Аның бер юнәлеше – «укучыларның үсеше һәм үз-үзләрен табуы, сәламәт, куркынычсыз һәм экологик максатчан тормышы өчен» шартлар тудыру.

Бүгенге көндә укучыларга экологик тәрбия һәм белем бирү җәмгыять һәм мәгарифнең иң төп бурычларыннан берсенә әверелде. Мәктәп әлеге бурычны тормышка ашыруның төп үзәге.

Федераль дәүләт белем бирү стандартларыннан чыгып экологик тәрбия ул:

- шәхестә экологик фикерләү булдыру һәм үстерү;

- аны танып белү, аралашу, социаль практикада һәм профессиональ юнәлештә куллана белү;

- экологик культура формалаштыру, үз-үзеңне тормышта экологик культуралы шәхес итеп тота белү

- мәктәпне тәмамлаучы шәхесне сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, экологик максатчан тормыш рәвеше алып баручы, әйләнә-тирәлектән дөрес файдаланучы итеп тәрбияләү.

Безнең мәктәпнең күп еллык укыту-тәрбия эшчәнлеге нәтиҗәсендә экологик тәрбия бирүнең үз системасы барлыкка килде. Район буенча мәктәбебез экологик белем һәм тәрбия буенча инновацион мәйданчык булып тора. Безнең мәктәп бу юнәлештә КФУ белән дә тыгыз эшчәнлек алып бара. Һәр ел саен КФУ белән берлектә конференция һәм семинарлар уза.

Мәктәптә белем һәм тәрбия бирү эше белемне үзләштерү генә түгел, ә укучыларның табигатьне саклау эшендә актив катнашуы, мөстәкыйль фикер йөртүе, фәнни – тикшеренү эшләре алып баруга этәрүдән гыйбарәт.

Билгеле булганча мәктәптә дәресләр аша гына экологик культуралы шәхесләр тәрбияләү мөмкин эш түгел. Шуның өчен дә әлеге юнәлештә эшчәнлек дәрестән тыш вакытларда да алып барыла.

Шулай итеп, традицион эшчәнлек төрләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

- түгәрәкләр эшчәнлеге;

- экологик сукмак;

- фәнни-тикшеренү эшчәнлеге;

- олимпиада, конференция, конкурсларда катнашу

- мәктәп яны тәҗрибә участогы;

- экологик юнәлештәге лагерьлар;

- экологик акцияләр, дәресләр, бәйрәмнәр.

Әлеге максаттан чыгып мәктәптә экологик юнәлештә эшчәнлек алып барабыз.

Укучыларны экологик культуралы шәхес итеп тәрбияләүдә - туган як табигате аша алып барылган тәрбия зур урын алып тора. Укыту-тәрбия эше буенча теория һәм практика күрсәткәнчә, әлеге юнәлеш, укучыларда ярдәм күрсәтү, читләрнең борчуына битараф калмау кебек сыйфатлар тәрбияләүдә мөһим шарт булып тора.

Авылда табигатькә, табигатьтән файдалануга башка төрле мөнәсәбәт, табигый чынбарлык кешеләр аңында үзенчәлекле чагылыш таба. Экологик җирлек – су һәм урман – халык өчен бигрәк тә әһәмиятле. Экологик культураны табигатьтән тыш, дәресләрдә генә формалаштыру мөмкин түгел. Авылда гореф-гадәтләргә дә зур урын бирелә, ул шулай ук зур тәрбияви көчкә ия.

Укучыларга экологик белем һәм тәрбия бирүне табигатькә экскурсияләрдән тыш кына күз алдына китереп булмый.

Экскурсияләр, походлар, слетлар, кыр практикалары вакытында табигать элементлары һәм процесслары арасындагы мөнәсәбәтләрне күзәткәндә табигатькә һәм табигый ресурсларга карата сакчыл караш формалаша. Экскурсияләр өчен дөрес сайланган маршрут буенча төзелгән экологик сукмаклар шулай ук экологик тәрбия өчен мөһим шарт. Экологик сукмакның маршруты һәм тукталышлары укучылар белән эш методларын, фәнни-тикшеренү эшләренең эчтәлеген, укучыларның экологик тәрбия буенча ихтыяҗларын исәпкә алып төзелә. Безнең экологик сукмак укучылар өйрәнергә тиешле барлык төр объектларны да үз эченә ала. Ул мәктәптә башланып, икътисади объект – ферманы, истәлекле изге урын – зиратны, тарихи урын – дуңгызчылык комплексы урыны, табигый сулыклар – елга, чишмәләрне, буаны, геологик – каръерны, үсемлекләр бергәлекләре буларак – болын, урман кебек объектлардан тора. Әлеге сукмак буенча ел дәвамында экскурсияләр үткәрелеп торыла. Экскурсияләр өчен иң кулай вакыт – яз айлары. Бу чорда һәр сыйныф табигатькә чыгып табигать белән аралаша, ел дәвамында өйрәнгән материалны практика белән ныгыта.

Укыту-тәрбия эшендә экологик походлар да мөһим урын алып тора. Ул фәнни характердагы бурычларны башкару белән бергә алып барыла: географик һәм экологик күзәтүләр, эзләнүләр башкарыла. Укучылар поход барышында урында ориентлашырга, табигатьне күзәтергә, чагыштырырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәнәләр. Балаларда табигать комплекслары турында күзаллау системасы формалаша. Поход табигатькә карата эстетик һәм аңлы караш формалаштыра.

Эзләнүләр вакытында укучылар тирә-юнь табигатенә, аның күптөрлелегенә, үзенчәлекләренә һәм закончалыкларына, табигать компонентларының бер-берсенә бәйлелегенә игътибар итәләр.

Укучылар тарафыннан башкарыла торган фәнни-тикшеренү эшләре – безнең киләчәк буыннар гражданины тәрбияләнүдә иң мөһим шартларның берсе. Бу яшь буынның үзбелемгә һәм иҗади эшкә карата аң һәм кызыксынуларның үсеше белән характерлана. Фәнни-тикшеренү эшләре барышында укучылар табигать компонентлары арасындагы бәйләнешләрне өйрәнәләр, андагы проблемаларны ачыклыйлар.

Төрле сыйныф укучылары белән «Карбонатлы токымнар», «Туган ягыбыз сулыклары экологиясе», «Суның катылыгын билгеләү», «Чишмәләрнең экологик торышы», «Кышлаучы кошлар», «Чүплекләр проблемасы», «Экологик сукмак буенча эзләнү-тикшеренү эшләре», «Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы» дигән темаларга эзләнү-тикшеренү эшләре башкарылды. Әлеге эшләр белән укучыларыбыз район һәм республика күләмендә узучы конференцияләрдә даими чыгыш ясап торалар һәм уңышларга да ирешәләр.

Мәктәбебез экологик инновацион мәйданчык булып эшли башлагач, җәйге лагерьларны да экологик юнәлештә оештыра башладык. Алар да экологик культура формалаштыруда мөһим роль уйныйлар. Лагерьларда укучылар зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү, йөзәргә өйрәнү кебек күнекмәләр, дару үләннәрен, сирәк очраучы үсемлек төрләрен ачыклау буенча белемнәр алалар, сулыклар, чишмәләрне өйрәнәләр, төрле эзләнү эшләре башкаралар. Шулай итеп экологик юнәлештәге лагерьлар яшь буынны табигать белән гармониядә яшәргә өйрәтәләр.

Аерым конкрет экологик фикерләү сәләтен, табигать белән аралашуга ихтыяҗ, экологик нигезле эшчәнлек алып бару теләге булдыруда укучыларның экологик акцияләрдә катнашуы зур урын алып тора. Бу очракта экологик һәм хезмәт эшчәнлекләре икесе бергә ялганып бара. Экологик акцияләр дәвамында укучылар агач үсентеләре утырталар, авыл һәм мәктәп территориясен чистарталар, табигатьне саклау һәм торгызу, өйрәнү буенча башка төрле эшләр башкаралар. Моннан тыш укучылар ел саен агач утырту буенча үткәрелә торган акцияләрдә актив катнашалар һәм табигатьне яшелләндерүдә үз өлешләрен кертәләр. Бу акцияләрдән – «Экояз», «Агач утырт!», «Язгы һәм көзге яхшылык эшлә!» акциясе, «Сделаем вместе», «Эколята», «Чистый берег – чиста яр» акцияләрендә даими катнашып киләбез. Әлеге акцияләрнең нәтиҗәләре белән дә горурлана алабыз. Беренчедән, бу чорда табигатьне саклауга, чистарту һәм яшелләндерүгә зур өлеш кертәбез. Икенчедән, аларның нәтиҗәләре белән катнашкан конкурсларда һәрвакыт җиңү яулап киләбез. Мисал өчен «Экояз» акциясенең «Экомәктәп» номинациясендә ике ел рәттән җиңү яуладык. Узган уку елында мәктәпкә туристик палатка бирелсә, быел мини-лаборатория бүләк ителде. Шулай ук «Экологик марафон» Республика акциясендә дә беренче урын алуга ирештек.

Укучыларның экологик яктан практик эшчәнлеге өчен укыту-тәҗрибә участоклары да зур җирлек бирә. Яздан алып көзгә кадәр әлеге участокларда эшләп укучылар белемнәрен ныгыталар, эш күнекмәләре алалар, ел дәвамында тукланырга җитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, тәҗрибәләр алып баралар. Безнең мәктәп яны тәҗрибә участогы ел саен «Иң яхшы мәктәп яны участогы» бәйгесендә район буенча җиңү яулый. Бакчада эшләгән тәҗрибәләр белән Республикакүләм һәм Бөтенроссия конкурсларда даими катнашып торабыз һәм уңыш яулыйбыз.



Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2018.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций