Саликиева Валентина Михайл кызы,
Корбанова Люция Әнвәр кызы,
Казан шәһәре Совет районы 169 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең
I нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары
Экологик проблема – кешелек дөньясы язмышын билгели торган җитди мәсьәлә. Кешеләр, табигатьне буйсындырып, экологик системаларның тотрыклыгын шактый дәрәҗәдә какшатты. Француз океанологы Жак Ив Кусто моны: «Элек табигать кешене өркетеп торды, хәзер исә кеше табигатьнең үзен куркыта» - дип бәяләде. Аерым илләрдә һәм төбәкләрдә хәл кризис дәрәҗәсенә җитте. Экологик проблема безнең Татарстаныбызны да читләтеп үтми. Ник дигәндә, республикабызда фән һәм техника минут саен үсеп тора, төрле химия, металлургия заводлары көннән-көн арта, кара алтын – нефть чыгару да туктап тормый.
Кеше табигатьтән башка яши алмый. Табигатькә чыгып, без ял итәбез, кошлар җырын тыңлыйбыз, хуш исле үләннәр, чәчәкләр иснибез, күңелләребезне сафландырабыз. Мәрхәмәтлелек тамыры табигатьтән башлана. Ә мәрхәмәтлелек ул – мәхәббәт, ярату. Мәхәббәт – җәнлекләрне, кошларны, бар табигатьне ярату, саклау.
Табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый, аңлый белергә дә кирәк. Табигатьне аңлау һәм саклау әхлак тәрбиясенең әһәмиятле мөһим бер өлеше.Үзен ихтирам иткән шәхес әйләнә-тирәне, табигатьне дә ярата, аңа хыянәт итә алмый.
Без мәдәниләшүнең югары биеклегенә күтәрелдек. Инде кеше табигатьтән файдаланып кына кала алмый, ул аның яклаучысы, яңадан тууда, күтәрелүдә булышчысы да булырга тиеш. Бүген кеше табигатькә бәйле дип әйтү генә дөрес булмас иде, чөнки табигатьнең язмышын кеше дә хәл итә, ул экологик тотрыклыкны саклап калырга бурычлы. Нәкъ менә шушы темага язучыларыбыз кабат-кабат әйләнеп кайта. Алар үзләренең әсәрләре аша бу актуаль прблеманы укучыларга җиткерергә тырышалар. Менә шуңа күрә әдәбият дәресләрендә без табигать һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтнең нинди проблемалар китереп чыгаруын һәм ничек булырга тиешлеген ачыклыйбыз. Укучылар белән берлектә фәнни эзләнү эшләре язабыз. Бу эшләр белән республика, шәһәр күләмендә үткәрелгән фәнни-практик конференцияләрдә катнашабыз. Укучылар төрле призлы урыннар алалар. Мәктәбебездә төрле чаралар, бәйгеләр үткәрәбез. Күптән түгел экология темасына багышланган «Брейн-ринг», викторина, КВН, конкурслар булып узды.
Яз көне мәктәп күләмендә Н. Гыйматдинова иҗаты буенча «Китап укучылар» конференциясе үткәрелде. Конференциянең максаты: 1. Н. Гыйматдиновнаның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу; 2. Аның табигать һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтен чагылдырган әсәрләре турында фикер алышу; 3. Матурлыкны күрә, аңа соклана белергә өйрәнү һәм башкаларга да алган белемнәремне җиткерү.
Нәбирә Гыйматдинова үзенең әсәрләрендә табигать турында, кешенең кошлар, хайваннар дөньясына мөнәсәбәте турында сүз алып бара, табигатьне саклау кебек мөһим мәсьәләләрне күтәреп, яшь буынны табигатькә, тереклеккә сак мөнәсәбәттә булырга өнди.
Н. Гыйматдинова үзенең хикәяләрендә бүгенге тормыш өчен хас булган мөһим проблемаларны күтәрә. Бу табигать һәм кеше, ата-ана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәт, мәхәббәт, акчага һәм байлыкка табыну, шуның аркасында кешенең рухи дөнясы ярлылану. Язучының төп геройлары табигать белән бербөтен булып яшиләр. Тормыш итәр өчен көчне табигатьтән алалар. Табигатьтән ерагаю кешене каты бәгырьле, таш йөрәкле итә, ди автор.
Аның хикәяләре гади, аңлаешлы тел белән язылган. Хикәяне укыган кеше экологик проблемаларга битараф кала алмас. Табигатьне саклауга һәркем аз гына өлеш кертсә дә яшәү күңеллерәк, гомер озынрак булыр иде. Нәбирә Гыйматдинова әсәрләренең кыйммәте менә шунда. Конференция укучыларга экологик тәрбия бирүдә уңай йогынты ясады.
Без мәктәп күләмендә төрле чаралар гына үткәреп калмыйбыз, үзебез дә табигатьне саклауга зур өлеш кертәбез. Мәсәлән: яз көне мәктәп тирәсенә агачлар утыртабыз, ботаклары сынган агачларны дәвалыйбыз. Кошларга, хайваннарга ярдәм итүне оештырабыз. Кыш көне җимлекләр ясап эләбез һәм даими рәвештә ашарга салып торабыз. Ел әйләнәсе тирә-якны чүп-чардан чистартабыз. Шәһәр күләмендә үткәрелгән өмәләрдә актив катнашабыз. Үзебез дә өмәләр үткәрәбез.
Йомгаклап шуны әйтергә мөмкин: бүгенге көн балалары экология темасының актуальлеген бик яхшы аңлыйлар. Яшәү йортыбыз булган Җир һәм анда яшәүчеләрнең тормышлары өчен борчылалар. Балалар табигатьнең кешегә яшәү өчен матди мөмкинлекләр дә, иҗат өчен илһам да бирүен дөрес аңлыйлар.