Халык яшәешенең нигез ташы булып элек-электән аның туган теле торган. Чөнки тел – аралашу чарасы гына түгел, ә буыннан-буынга бай мәгълүмат җиткерү, күптөрле мәдәни байлыклар тудыру коралы да һәм, гомумән, милләтне милләт иткән төп билгеләрнең берсе, халыкның рухын һәм акылын чагылдыручы да. Күренекле педагог К.Д. Ушинский, телнең әһәмиятлелеген ассызыклап: “Халыкның теле – аның бөтен рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге.Телдә бөтен халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә”, -дип язып калдырган.
Туган телне өйрәнү һәр кешенең рухи үсешен, аның гомумкешелек һәм милли кыйммәтләрен үзләштерүен тәэмин итү чарасы итеп каралырга тиеш. Шуннан башка үткән, хәзерге һәм киләчәк буыннар, аларның традицияләре, гореф-гадәтләре, фәлсәфәсе, идеаллары арасында дәвамчанлык өзелер иде.
Телләрне саклау һәм аларның кулланыш даирәсен үстерүдә төп урынны мәгариф системасы били.