Милли мәгариф: төбәкара хезмәттәшлек

Илвера Касыймова – Казан шәһәре Совет районы мәгълүмати- методик сектор методисты


Милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлек Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының норматив –хокукый актларына нигезләнә. Дәүләт милли сәясәт Концепциясе, телләрне саклау, татар халкының мәдәниятен үстерүгә йөз тотып төзелгән республика программалары, Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкара хезмәттәшлек бүлегенең уңай эшчәнлеге, җир шарының төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар өчен ана телен саклау һәм үстерү, һөнәри бердәмлек булдыру юнәлешендә теләктәшлек күрсәтүе алдагы эшләрне планлаштырырга һәрдаим ярдәм итә. Районыбыз Төмән өлкәсе, Свердловск, Мәскәү шәһәрләре, Кыргызстан, Мари- Эл республикалары белән хезмәттәшлек итә. Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты укытучылары интернет аша семинарларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашалар. 2017нче елның январь аенда Мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә, Совет районы белем бирү оешмалары, республика семинары кысаларында, регионнарны кабул итәргә әзерләнү эшләре алып баралар: тәҗрибәле укытучылар тарафыннан мастер- класслар, әдәби кунакханәләр үткәрү планлаштырыла. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, уңай тәҗрибә туплау, татар телен укытуны популярлаштыру, хәл итәсе проблемаларны уртага салып сөйләшү максатыннан, октябрь һәм ноябрь айларында Мари-Эл республикасында узачак мәгариф көннәрендә, Төмән өлкәсендә булачак фәнни-гамәли конференция эшендә катнашачаклар.

Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүчеләр өчен 2013 елда татар теле һәм әдәбиятын дистанцион укыту системасы – «Ана теле» проекты гамәлгә куелды. Төмән өлкәсе укытучылары бу проект буенча актив эш алып баралар.

Казанда уза торган Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Туган тел» мастер- класс бәйгесе дә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының тәҗрибә уртаклашу мәйданы булып тора. 2016 елгы бәйгедә Төмәннең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кирамова Халидә 3 нче урынны яулады.

Һәр төбәкнең үзенә генә хас гореф- гадәтләре, үзенчәлекле тарихы, күренекле кешеләре бар. Моның ачык мисалы булып , өч ел рәттән Төмән өлкәсендә фәнни-гамәли конференциядә катнашу тора. Тубыл шәһәренең 15 нче этно-мәдәни мәктәбендә, тантаналы шартларда үтте ул фәнни-гамәли конференция. Үз төбәгеңнән меңләгән чакрым ераклыкта үз телең аһәңе, үлемсез «Туган тел»ең гимн буларак яңгырый! Татар теле һәм әдәбияты буенча дәресләр, түгәрәкләр алып барыла, мәктәптә берничә ансамбль эшли. Мәктәп Себер-татар мәдәният үзәге, Төмән дәүләт өлкә мәгарифен үстерү институты белән ныклы элемтәдә. Заманча җиһазландырылган өр-яңа бинада урнашкан. Бай китапханә, зәвык белән эшләнгән искиткеч милли музей - рухи азык чыганагы.

Секция утырышлары да бик файдалы һәм эчтәлекле. Безгә исә федераль дәүләт стандарты шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышуда катнашырга туры килде, галимнәр белән гамьле әңгәмә, берсеннән-берсе мәртәбәле шәхесләр!

Себер татарлары белән уртаклыклар күп икән. Әйтик, гореф-гадәтләр, йолалар, уртак бәйрәмнәр...

Читтә йөргәндә, туган ягыңны хәтерләткән, теге яки бу ягы белән үз халкыңа бәйләнешле нәрсәләргә һәркем игътибар итәдер. Безне иң гаҗәпләндергәне - Тубыл Кремленең тавы. Кайбер яклары белән ул Казан Кремлен хәтерләтә. Себер елгасы суларын күрәсең дә, үз Иделеңне күзаллыйсың.

Тубыл шәһәрендә үткәргән көннәр артта калса да, аннан алган тәэсирләр күп елларга җитәрлек. Сәфәрдән кайткан көн ераклашкан саен, хәтергә салган уй-төеннәрне кайта-кайта чишеп карыйсың, үз җиреңдәге тәэсирләр белән чагыштырасың. Чит җиргә барырга җыенсаң,башта исеме турында уйланасың.Барып кайткач исә, табигате, кешеләре күз алдыннан китми. Бигрәк тә, матур уй-гамәлләр белән кайтканда!

Шушы очрашуларның нәтиҗәсе булып, 2016 нчы елның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсендә Төмән өлкәсенең Чикча мәктәбе Совет районы Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясе белән узара хезмәттәшлек турындагы килешүләр имзаланды.

Шулай эшләгәндә генә хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре мәктәпләр эшчәнлегендә чагылыш таба , рухи-әхлакый кыйммәтләр, ана телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре уңай нәтиҗәләргә китерә.

Мәгариф өлкәсендәге яңарышлар, үзгәрешләр укыту-тәрбия процессына яңадан-яңа бурычлар куя. Совет районы үзенең укыту-тәрбия эшчәнлеген шушы бурычларны уңышлы үтәүгә юнәлдерә


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2016.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687