Җиһангирова Миләүшә Васыйловна,
Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнарының мәгълүмати-методик үзәк методситы
Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнарында милли мәгариф сәясәте укучыларның туган телдә белем һәм тәрбия алуга бәйле конституцион хокукларын тормышка ашыру өчен уңай шартлар тудыру принцибына нигезләнеп алып барыла. Татар һәм рус телләре, дәүләт телләре буларак, тигез күләмдә өйрәнелә. Яшь буынны күпмилләтле дәүләттә яшәргә әзерләү, башка милләт вәкилләренә карата ихтирам хисе тәрбияләү дә алда торган мөһим бурычларның берсе.
Туган телеңне, үз ана телеңне, мәдәниятеңне ихтирам итү хисе, барыннан да бигрәк, туган тел ярдәмендә тәрбияләнә. Бүгенге көндә милли мәгариф системасы татар теле өчен дә, күпмилләтле Татарстан халыкларының киләчәге өчен дә җаваплы, чөнки яшь буында үз милләте белән горулану хисе дә шул җирлектә барлыкка килә. Менә шуңа күрә дә татар теле һәм әдәбияты укытуны бүген тиешле югарылыкта алып бару аеруча мөһим.
Белем бирүнең сыйфатын яхшырту максатыннан, укытучыларның һөнәри, иҗади потенциалын үстерү, аларга үз белемнәрен камилләштерүгә шартлар тудыру – милли мәгариф үсешенең төп бурычларның берсе. Эшчәнлек фән үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырылырга тиеш, әлбәттә. Һәр укытучының үз эш тәҗрибәсе, үзенә генә хас эш алымнары бар. Шуңа күрә укытучы методик берләшмә эшчәнлегендә үз урынын табып, үз юлын күрә алса, берләшмә эшчәнлегенә уңай нәтиҗә биреп була. Әлбәттә, методистлар, мәктәп җитәкчелеге моңа шартлар тудырырга тиеш.
Алдынгы педагогик тәҗрибәне тарату, укыту – тәрбия процессын камиллләштерү юнәлешендәге эшне оештыруда райондагы Иҗади эшләүче укытучылар, Яшь укытучылар ассоцияцияләре, район методик берләшмәләренең роле зур. Методик бүлек эшчәнлеген нәтиҗәле итеп оештыру - укытучыларга яңа технологияләр, укыту – методик әсбаплар арасында үз юлын табарга ярдәм итә.
Укытуның сыйфатын күтәрү өчен укытучы үзенең һөнәри осталыгын үстерү өстендә эшләп, һәрвакыт һәм өзлексез үсештә булырга тиеш. Зур тизлекләр белән бара торган фән һәм техника үзгәрешләре алдында югалып калмастай, туган яңа теорияне практикада куллана белү өчен, укытучыга һәрвакыт белемнәрен тулыландырып, яңартып, төзәтмәләр кертеп, камилләштереп торырга кирәк. Мәгариф өлкәсендәге һәр яңалыкны, алым-ысулларны вакытында тотып алу һәм эштә куллану зарур. Бүгенге көндә туган телләрне укытуның сыйфатын яхшыртуда төп алшартларының берсе – ул заманча эффектив технологияләрне кулланып эш итү. Белем бирү системасына яңа технологияләр көннән-көн ныграк үтеп керә. Мәктәпләрдә үстерешле, коммуникатив, проблемалы, традицион технологияләр бар. Рус төркемнәрендә исә татар теле укытуда югары нәтиҗәлелеккә ирешү бары тик коммуникатив технологияләргә нигезләнеп эшләгәндә генә мөмкин. Шулай ук бүгенге көндә мәгълүмати технологияләрне куллану зарурлыгы да көн тәртибенә килеп басты. Хәзерге вакытта мәктәпләргә заман куйган бурычларны хәл итәрдәй, иҗади фикер йөртә алырдай укытучылар аеруча кирәк. Ләкин мөгаллимне мәҗбүр иттерү мөмкин түгел, шуңа күрә омтылыш уяту әһәмиятле. Бу юнәлештә методик бүлекнең эшчәнлеге зур этәргеч булып тора.
Районыбыз мәктәпләрендә алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан, уку елы барышында республика, шәһәр, район күләмендәге семинарлар үткәрелә. Бу семинарларда бүгенге көн кадагындагы төп проблемалар хәл ителә. Районыбызда Татарсан китап нәшрияты белән тыгыз элемтәдә эш алып барыла. Үзебезнең метод берләшмә утырышларында, яшь укытучылар өчен үткәрелгән өйрәтү характерындагы семинарларда Татарстан китап нәшриятының төп белгече Ч.И.Ялалаова, дәреслек авторары К.С.Фатхуллова, Ч.М.Харисова, Ф.А.Ганиева, Р.Х.Ягъфаровалар чыгышларыннан укытучылар яна стандартлар буенча дәреслекләр белән эшләү үзенчәлекләрен өйрәнделәр, үзләрен борчыган күп сорауларга жавап таптылар һәм эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Татарстан Яңа Гасыр телеканалы белән дә безнең район мәктәпләре тыгыз элемтәдә торалар. Безнең укытучыларның яраткан тапшырулары: “Тамчы шоу”, “Без – Тукай оныклары”, “Яшьләр тукталышы”, “Башваткыч”, “Күчтәнәч”, “Әдәби хәзинә”, “Тәрҗемә ит”. Бу тапшырулар милли үзаң, ана теленә карата горурлык хисе тәрбияләүдә балаларга халкыбыз тарихын, аның рухи мәдәниятен, йолаларын өйрәтү гаҗәеп игелекле эш булып тора. “Тамчы шоу” тапшыруында укучылар татар теле грамматикасы буенча көч сынашалар. Районыбызның 10, 13, 82, 88, 173 нче мәктәпләре, 1, 27, 19, 139 нчы гимназияләре укучылары татар телен бик яхшы белүләрен җиңүче дипломнары белән дәлилләделәр. Укучылар “Без – Тукай оныклары” тапшыруында үз ана телендә сәнгатьле шигырь сөйләүләре белән дан казандылар. 16 нчы гимназия укучылары Хәсәншин Рөстәм, Биктимерова Адилә, Каримов Исламнар “Яшьләр тукталышын”да алып баручы буларак танылдылар.
Бүгенге көн кадагында укытучы югары квалификацион категориягә аттестация үткәндә интернет челтәрендә видеодәресе булуы мәҗбүри. Инде безнең район укытучыларының күптән дәресләре урнаштырылган иде. Вахитов районы 96нчы гимназиясе укытучысы Тарханова Гүзәлия Инсафовнаның сайты - укытучылар тарафыннан иң күп файдаланучы сайтларның берсе. Интернет челтәрләрендә “Бала РФ” интерактив мультимедийлы китапханәсендә Идел буе районының 24 нче мәктәбе укытучыларының һәм 71 нче балалар бакчасы балаларының видеодәресләре урнаштырылган. Алар -“Шалкан” рус халык әкиятен мультфильм аша төрле яшьтәге рус телле балаларга таныштыру дәресләре. Бу видеодәресләр аша укытучылар һәм тәрбиячеләр бер үк мультфильмны төрле яшьтәге балалар өчен дә кулланып булуны дәлилләделәр. Димәк, мәгълүмати чаралары безгә ана телендә сөйләшергә, аралашырга нык булыша.
Бердәм дәүләт тестированиесендә рустелле укучылары диалогны тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерәләр. Укытучылар үзләре үк ул диалогларны яздыралар, iMovie программасында фильмнар төшерәләр.
Йомгак ясап, шуны әйтергә кирәк: туган телдә белем бирү, туган телләрне һәм дәүләт телләрен өйрәтүдә югары нәтиҗәлелеккә бары тик яхшы әзерлекле педагогик кадрлар булганда, заманча эффектив технологияләр нәтиҗәле кулланылганда гына ирешергә мөмкин.