Полилингваль белем бирү шартларында татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү юллары

Ильясова Ильгиза Миркасимовна, методист по национальному образованию,
учебно-методический сектор информационно-методического отдела
по Авиастроительному и Ново-Савиновскому районам


Соңгы елларда Россиядә алып барылган мәгариф системасын модернизацияләү милли мәгарифнең гомумроссия бердәм мәгариф системасында тоткан урынын үзгәртте.

Билгеле булганча, Татарстан Республикасында милли мәгарифне торгызу эше узган гасырның 90 нчы елларында башланып китте.

Бу көнгә кадәр милли мәгариф системасы төрле этаплар узып, федераль үзәкнең мәгариф сәясәтенә яраклаштырылган форматта килеп җитте.

Берләштерелгән Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында милли мәгариф системасы эше Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы законнары һәм программаларына һәм муниципаль программаларга нигезләнеп тормышка ашырыла.

Соңгы вакытта Республикабызда милли мәгарифнең торышына, үсешенә, киләчәгенә бик зур игътибар бирелә, дәүләткүләм мөһим эшләр башкарыла. Шушы көннәрдә милли мәгарифнең эчтәлеген яңарту, белем бирү методикасын һәм технологияләрен яңа таләпләр нигезендә камилләштерү, республикада милли мәгарифнең нәтиҗәле үсешен тәэмин итүче мониторинг механизмнарын, коралларын булдыру максатыннан, «2030 нчы елларга Татарстан Республикасында Милли мәгарифне үстерү Концепция»се кабул ителде.

Концепциянең төп юнәлешләре:

1 Идарә итү системасының нәтиҗәлелеген арттыру;

2. Белем бирү оешмаларын үстерү;

3. Белем бирүнең эчтәлеген камилләштерү;

4. Фәнни-методик ярдәм күрсәтү һәм ресурслар белән тәэмин итү.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында милли мәгариф эшен гамәлгә ашыруда түбәндәге юнәлешләр буенча максатчан эш алып барыла:

· туган телдә белем һәм тәрбия алу өчен шартлар тудыру;

· сәләтле балаларны барлау һәм үстерү, аларга туган телдә белем алу өчен шартлар тудыру;

· Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында туган телдә белем бирүче мәктәпләрнең эчтәлеген яңарту;

· татар телен дәүләт теле һәм ана теле буларак укытуны контрольдә тоту;

· татар теле һәм әдәбияты укытучылары составын сыйфат ягыннан үстерү;

· милли мәгариф системасы белән идарә итүне камилләштерү;

· Рәсәй Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар белән хезмәттәшлек урнаштыру.

Ике районның барлык мәктәпләрендә татар, рус телләре, дәүләт телләре буларак, Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында 100% өйрәнелә, Дәүләт телләреннән тыш, барлык уку оешмаларында чит телләр укытыла. Әйтергә кирәк, берләштерелгән ике районда (полилингваль) күптелле белем бирү системасы барлыкка килде. Заманча мәктәп төрле телләрне өйрәнүдә, шәхес тәрбияләүдә зур урын алып тора. Һәм шуны ассызыклап үтәргә кирәк: мәктәп-гимназияләрдә күп тел укыту туган телдә белем алуга һич комачауламый.

Алда ассыкланганча, татар теле һәм әдәбиятын укыту проблемасы соңгы елларда иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә.

Полилингваль белем бирү шартларында татар теле һәм әдәбиятын укытуны нинди методик юллар, инновацион технологияләр белән камилләштереп була?

Чыннан да, бүгенге алгарыш, мәгариф сәясәтендә барган үзгәрешләр, белем бирү нәтиҗәләренә яңа стандарт таләпләре укытучының заманнан бер адым алдан баруын таләп итә, болар өчен республикабызда барлык алшартлар тудырылган. Һәм мин аларның кайберләренә тукталып китәм.

Татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү юлларынын мөһим юнәлеше буларак кадрлар мәсьәләсе тора.

Берләштерелгән ике район мәгариф оешмаларында 343 татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли. Укытучыларның 335 (98,8%)- югары һөнәри белемгә ия, 290 (84,5%)-ы югары һәм беренче категориягә ия.

«Иң яхшы укытучы» республи­ка грантында соңгы 4 елда (2011-2014еллар) 55 татар теле һәм әдәбияты укытучысы җиңүгә иреште. Россия күләмендә уздырыла торган өс­тенлекле милли «Мәгариф» проектында быел - 2, «Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары укытучыларының һөнәри үсеше" республика грантында - 4, «Казан шәһәренең -Ел укытучысы» конкурсында 1 татар теле һәм әдәбияты укытучысы җиңүгә лаек булды. Бөтенроссия күләмендә уздырылган туган телдә белем бирүче укытучылар «Мастер-класс»ында 1 укытучыбыз дипломант исемен яулады.

Укытучыларыбыз һәрдаим эзләнүдә, иҗади хезмәттә. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында агымдагы уку елында 76 укытучы Мәгарифне үстерү институты, Казан федераль университеты Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге базасында үзбелемнәрен күтәрделәр.

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ укытуда яңа проектлар

Яңа уку елыннан рус төркемнәрендә татар телен укыту методикасын камилләштерүгә юнәлтелгән «Рус төркемнәрендә эшләүче башлангыч сыйныф татар теле һәм әдәбияты укытучыларын методик сертификацияләү» проекты гамәлгә керде. Ул 4 этапта узачак.

1 этап – 100 кешедән торган республика тьюторлар командасын әзерләү;

2 этап - һәрбер мәктәптә тьюторлар әзерләү;

3 этап – шәһәр мәктәпләрендә эшләүче барлык укытучыларны укыту;

4 этап- республиканың барлык укытучыларын укыту.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының 8 белем бирү оешмасында 14 татар теле һәм әдәбияты укытучысы 1 нче сыйныф укучыларына татар телен Мещерякова системасы буенча өйрәтү һәм аларга нигезләнеп язылган уку әсбаплары белән укыту буенча апробациядә катшнашачак. Cистеманың отышлы ягы шунда: уен технологияләрен кулланып, телне аралашу аша өйрәнү, грамматик материалны коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән чыгып билгеләү.

Укытуны камилләштерүдә ӨСТӘМӘ СӘГАТЬЛӘР мөһим роль уйный.

Татарстан Республикиасы Президенты Р.Н.Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, 2014 нче елнын 1 мартыннан, гомуми белем бирү оешмаларында туган телләрне һәм дәүләт телләрен өйрәнү өчен өстәмә сәгатьләр кертелде. 2015-2016 нчы уку елында Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында әлеге дәресләргә 11989 укучы йөрде. 8045 бала – рус телен, 3944 бала – татар телен сайлады:


2014-2015 нче уку елы

2015-2016 нчы уку елы

Барлык укучылар саны

Татар теле

Рус теле

Барлык укучылар саны

Татар теле

Рус теле

А

3634

1170

2464

4520

1520

3000

Н-С

5466

1559

3907

7469

2424

5045

Барлыгы

9100

2729

6371

11989

3944

8045


Сәләтле балалар белән эшнең мөһим бер юнәлеше буларак, укучыларны фәнни-эзләнү эшчәнлегенә җәлеп итү максатыннан, ике районда да укучылар һәм педагоглар өчен ике дәүләт телендә фәнни-гамәли, фәнни-эзләнү конференцияләре, педагогик укулар уздырыла:

1. Укучылар өчен Ибраһим Хәлфин исемендәге Республика фәнни-тикшеренү конференциясе (Авиатөзелеш районы, 14нче гимназия).

2. «Аксаков укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе (Яңа Савин районы, 143нче мәктәп).

3. Михаил Ломоносов исемендәге Шәһәркүләм фәнни-гамәли конференция (Яңа Савин районы, 7нче гимназия).

4. Казан шәһәре мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен Җәүдәт Вилькеев исемендәге фәнни-гамәли конференция (Яңа Савин районы, 23нче мәктәп).

5. Мөхлисә Буби исемендәге Республика педагогикукулары(Яңа Савин районы, 71нче мәктәп).

6. Муса Җәлил исемендәге Шәһәркүләм фәнни-гамәли конференция (Яңа Савин районы, 31нчемәктәп).

7. Укучыларның Д.С.Лихачевисемендәге Шәһәркүләм фәнни-гамәли конференциясе (Авиатөзелеш районы, 62нче мәктәп).

8. Укучыларның К.Д.Ушинскийисемендәге Шәһәркүләм фәнни-гамәли конференциясе (Авиатөзелеш районы, 37нче гимназия).

9. Фатыйх Әмирхан исемендәге Республика фәнни-гамәли конференциясе (Яңа Савин районы, 170нчемәктәп).

10. «Әбсәләмов укулары» Шәһәркүләм фәнни-гамәли конференция (Яңа Савин районы, 179нчымәктәп).

11. Лев Толстой исемендәге Республика фәнни-гамәли конференциясе (Яңа Савин районы, 7нче гимназия).

Түбәндә санап үтелгән мәктәп укчылары һәм укытучылары конференцияләрдә, педагогик укуларда җиңү һәм призлы урыннар яуладылар:

- «Әбсәләмов укулары» Шәһәркүләм фәнни-гамәли конференциясендә(14 гим., 54, 147 мәк., 7 гим., 177 лиц., 9, 143, 179мәк.);

- Фатыйх Әмирхан исемендәге Республика фәнни-гамәли конференциясендә (103, 132, 165, 170 мәк.);

- Мөхлисә Буби исемендәге Республика педагогикукуларында(9, 23, 25, 43, 71, 91, 170 мәк.);

- Каюм Насыйри исемендәге Республика фәнни-гамәли конференциясендә (5, 10, 37 гим., 119 мәк., 155 гим., 177 лиц., 31мәк.);

- Ибраһим Хәлфин исемендәге Республика фәнни-тикшеренү конференциясендә (14, 37 гим., 26 лиц., 60, 62, 119, 43мәк.);

- «А.Алиш эзләре буйлап» конференциясендә (30, 43, 49 мәк.);

- Муса Җәлил исемендәге Шәһәркүләм фәнни-гамәли конференциядә (5, 10, 14, 37 гим., 26 лиц., 33, 62, 117, 147,9, 23, 25, 30, 31, 43, 49, 85, 91, 113, 165, 179 мәк.);

- Габдулла Тукай исемендәге республика укуларында (60, 23, 31, 43, 49, 113, 165 мәк., 177 лиц.);

-Т.Миннуллин исемендәге республика конференциясендә (179 мәк.);

- Г.Ибрагимоваисемендәге республика конференциясендә (10 гим., 26 лиц.).

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында милләтара килешүне, рухи-әхлаки кыйммәтләрне үстерүгә нигезләнгән, патриотик, гражданлык тәрбиясе бирүгә корылган тәрбия эшен аерым системага салынган.

Казан шәһәре Мәгариф идарәсе боерыгы нигезендә, Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә, 7нче сыйныф укучылары өчен «Дуслык һәм килешү дәресләре» (Толерантлык дәресләре) оештырыла. «Добрый молодец и Красна девица - 2015» бәйгесе матур традициягә әйләнде. Туган телләр көненә, Г.Тукай, М.Җәлил юбилейларына багышлап, матур чаралар үткәрелде.

«Илһам» республика яшь язучылар бәйгесендә 13, 155 нче гимназияләрдән, 103, 165нче мәктәпләрдән, 360нчы прогимназиядән 9 укучы Мәгариф министрлыгының дипломнары белән бүләкләнде.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының җыелма төркеме «Казан-йорт» шәһәр фестивалендә 1 урынны яулады. 179нчы мәктәп укучысы Дарина Гизатуллина Гран-прига ия булды.

Милли мәгарифнең системалы үсешен тәэмин итү, ана телендә белем бирү һәм ана телен өйрәнү өчен шартлар тудыру, Татарстан Республикасы дәүләт телләренең дәрәҗәсен күтәрү һәрвакыт өстенлекле эш юнәлеше булды, һәм ул киләчәктә дә актуаль булып калыр.



Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2016.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687