Укытучыларының иҗади үсеш чарасы буларак һөнәри осталык бәйгеләренең роле

Зиннәтуллин Р.К., Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты,
Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Кол Гали исемендәге Халыкара бүләк иясе


Федераль дәүләт белем стандартлары һәм педагогның һөнәри стандарты шәхесне формалаштыру һәм үстерү, белем - тәрбия процессы белән идарә итү юнәлешләрендә укытучыларга җитди таләпләр куя. Заман мәктәбендә заманча фикер йөртүче һөнәр остасы, тикшеренү компетенциясенә ия булган, иҗади шәхес эшләргә тиеш. Моның өчен укытучының үзенең һөнәри осталыгын өзлексез күтәрүе, мөкәммәл булуы, үзүсешкә ирешүе кирәк.

Бүгенге көндә мөгаллимнәргә һөнәри осталыкка төрле юллар һәм формалар аша ирешергә мөмкин: методик һәм иҗади берләшмәләр, вебинар, виртуаль берләшмәләр эшчәнлегендә, фәнни-гамәли конференцияләрдә, тренинг, методик ринг, педагогик идеяләр фестивале, эшлекле һәм рольле уеннар, методик ункөнлекләр, интеллектуаль марафон, фән атналыклары, авторлык һәм остазлык «мәктәбе», апробация, эксперименталь һәм инновацион эшчәнлектә, һөнәри бәйгеләрдә, презентация, интерактив экскурсия, видеоконференция, дискуссияләр, дебат, түгәрәк өстәл, фокус-төркем, күргәзмәләр һ.б. чараларда катнашу.

Һөнәри осталыкның мөһим билгесе булып педагогның үз эшчәнлеген бәяли, гомумиләштерә, алдынгы тәҗрибәне тарата алуы тора. Соңгы вакытта педагогик коллективлар һәм укытучылар арасында үткәрелә торган һөнәри бәйгеләр һәм мастер-класслар бик популярлашып китте. Бу - педагогик тәҗрибәне трансляцияләүнең мөһим формасы. Беренчедән, педагогик бәйгеләр укытучының һөнәри үсешенә уңай йогынты ясый, икенчедән, мөгаллимнең эшчәнлегенә стимул бирә, өченчедән, укучыларның интеллектуаль яктан камилләшүенә тәэсир итә.

Бәйгеләрнең максаты – белем бирүне популярлаштыру, укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү, иҗади эшләүче укытучылар турында җәмәгатьчелектә уңай фикер формалаштыру. Бәйгеләр, мастер-класслар түбәндәге бурычларны хәл итә: иң яхшы укытучыларны ачыклау, мөгаллимнәрнең һөнәри осталыгына бәя бирү, җәмгыятьтә мәгариф системасы һәм анда эшләүчеләр турында уңай фикер формалаштыру, яңа уңышлы идеяләрне ачыклау һәм аны тарату.

Казан шәһәре мәгариф оешмаларында һөнәри бәйгеләрне даими үткәрү матур традициягә әйләнде. Аеруча «Ел укытучысы» һәм «Мастер-класс» бәйгеләре бик популяр санала.

«Казан шәһәре ел укытучысы» конкурсы «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Гуманитар фәннәр укытучысы», «Табигать һәм физика-математика фәннәре укытучысы», «Мәктәпкәчә белем бирү тәрбиячесе», «Сыйныф җитәкчесе», «Педагог-психолог», «Өстәмә белем бирү педагогы», «Ветеран укытучы», «Педагог-оештыручы», «Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы», «Педагогик дебют» номинацияләре буенча уздырыла. Бәйгедә педагогик стажы 5 елдан артмаган («Педагогик дебют» номинациясеннән тыш) район конкурсларында җиңгән яки призлы урыннар алган педагоглар катнаша ала. Алдагы 2 елда шәһәр конкурсында җиңү яулаган һәм призлы урыннар алган педагоглар катнашмый. Конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр иң элек Казан мәгариф порталында (http://kazanobr.ru) теркәлүе һәм «Казан шәһәре ел укытучысы» конкурсында катнашучылар берләшмәсе» эшчәнлегендә актив катнашуы сорала. Конкурсантлар бу порталдагы блогларында яки шәхси сайтларында үзенең уңышлы эшчәнлеген тәэмин итә торган методик-оештыру шартларны, педагогик карарларны үз эченә алган эш тәҗрибәсен сурәтләргә тиешләр (40 мең компьютер билгесенә кадәр). Блогларында яки сайтта «Үткәнебез белән горурланабыз, киләчәкне төзибез» темасына язылган эссене ( 3-5 мең билге) урнаштыралар. Эссе темасы ел саен үзгәреп тора. Шәһәр бәйгесенең читтән торып үткәрелә торган турында конкурсантларның интернет чыганакларына һәм эссегә бәя бирелә. Интернет чыганакларны бәяләү критерийлары түбәндәгечә: 1. Мәгълүматның үз вакытында сайтка урнаштырылуы, даими яңартылып торуы, интерактив сервислар куллану (комментарийлар, сораштырулар, форумнар). 2. Интернетта урнаштырылган мәгълүматның файдалы, кызыклы, актуаль булуы. 3. Материалның логик эзлекле һәм тулы булуы. 4. Бизәлешенең оригиналь булуы. 5. Интернатта урнаштырылган материалларда әдәби сөйләм һәм язма нормаларның сакланышы. 6. Стилистик төгәллек, тулылык, структураларның сакланышы, уңайлы навигация.

Эссене бәяләгәндә аның жанрга туры килүенә, укытучының һөнәри осталыгын ачу тирәнлегенә, авторның шәхси карашлары чагылышына, сөйләмнең әдәби нәфислегенә, образлылыгына игътибар ителә.

Бәйгенең икенче турында конкурсантлар үзләренең педагогик лабораторияләрен презентациялиләр, ягъни коллегалары, ата-аналар, җәмәгатьчелек һәм башка оешмалар белән үзара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә формалашкан эш тәҗрибәләрен педагогик яки методик совет, яки методик берләшмә утырышында телдән тәкъдим итәләр. Моның өчен бәйгедә катнашучыларга, сорауларга да җавап бирүне исәпкә алып, 20 минут вакыт бирелә. Жюри әгъзалары бу биремне түбәндәге критерийларга таянып бәялиләр: 1. Укытучының инновацион идеяләрне ачыклый, анализлый, гомумиләштерү осталыгына ия булуы һәм һөнәри эшчәнлегеңдә куллана белүе. 2. Укытучының гомуми, һөнәри эрудициясе. 3. Чыгыш ясау осталыгы. 4. Конкурсантның методик темасы буенча педагогик тәҗрибәсенең мониторинг нәтиҗәләре.

Бәйгенең бу этабында конкурсантлар башка мәктәп укучылары белән метапредмет һәм предметара бәйләнешләрне үз эченә алган, кыйммәтләр системасы турында бербөтен күзаллау формалаштыруга юнәлтелгән, сыйныфта хезмәттәшлек педагогикасы идеяләрен тормышка ашыруга ориентлашкан дәрес күрсәтәләр. Дәреснең темасы календарь-тематик планда каралганча бәйгегә 2 көн кала ачыклана. Дәрес 30 минутлык итеп оештырыла. Укытучының дәресенә үзанализ ясавы һәм сорауларга җавап бирүе өчен 10 минут вакыт бирелә. Жюри конкурсантның эшен түбәндәге критерийлардан чыгып бәяли: 1.Теманы тирәнтен ача белү, заманчалык. 2. Төрле чыганаклар, шул исәптән электрон, санлы белем ресурслары кулланып, укучылар белән эшне оештыру осталыгы. 3. Дәрестә кулланылган технологияләрнең һәм ирешелгән нәтиҗәләрнең куелган максатларга туры килүе. 4. Эш алымнары һәм төрләренең күпкырлыгы. 5. Укытучының сөйләм культурасы. 6. Дәрескә үзанализ һәм укытучының үзенең эшчәнлеге рефлекциясе.

Бәйгенең финал турында ярышучылар мастер-класс уздырырга һәм ачык дискуссиядә катнашырга тиешләр. Мастер-класс педагогик җәмәгатьчелек өчен үткәрелә. Анда укыта торган предметыңның дөньяга караш һәм гомуми мәдәни компетентлылык формалаштыруда тоткан урынын, әһәмиятен күрсәтү бурычы куела. Мастер-класс уздыру өчен 20 минут вакыт бирелә, шул исәптән 5 мин. эчендә сорауларга җавап бирергә кирәк. Мастер-классның темасы бәйгегә 1 көн кала әйтелә. Бәяләү критерийлары түбәндәгечә булырга мөмкин: 1. Эчтәлекнең тирән һәм оригиналь булуы. 2. Мастер-класста кулланылган технологияләрнең һәм ирешелгән нәтиҗәләрнең куелган максатларга туры килүе. 3. Аудитория белән идарә (эш) итә алу осталыгы. 4. Киң аудиториядә чыгыш ясау осталыгы, культурасы.

Педагогик хезмәтләрдә мастер-класс турында төрле фикерләр әйтелә, педагоглар арасында аны үткәрү буенча да төрле бәхәсләр йөри. Нәрсә соң ул мастер-класс?

Мастер-класс – гамәли эшчәнлеген камилләштерергә теләүчеләр өчен, шул өлкәдәге оста үткәрә торган тәҗрибә уртаклашу жанры ( семинар, тренинг). Теге яки бу өлкәдә күнекмә формалаштыруга юнәлтелгән танып белүнең заманча формасы.

Мастер-класс-тренинг һәм конференция форматларын берләштергән осталыкка өйрәтү һәм тәҗрибә уртаклашуның интерактив формасы.

«Мастер-класс – укытучы мастерның укучы-укытучыларга үз осталыгын, тәҗрибәсен эш алымнарын төгәл мәгънәдә турыдын –туры комментарийлар белән күрсәтү формасы», - ди күренекле педагог М.М. Поташник.

Мастер-класс принцибы - бу проблеманы чишүнең бик нәтиҗәле ысулын мин беләм, хәзер Сезне дә өйрәтәм.

Мастер-классның асылы: актуаль проблеманы чишү ысулын гамәли эшчәнлекне оештыру аша танытып белдерү. Шулай итеп, мастер-классны күрсәтеп кенә калмыйлар, ә уздыралар. Мастер-классны үткәрү технологиясенең алгоритмы:

1. Укытучы-мастер педагогик тәҗрибәсен презентацияли:

· технологиянең төп идеяләренә кыскача характеристика бирә;

· эшендә ирешелгән уңыш-казанышларын сурәтли;

· технологиянең нәтиҗәлегеннән чыгып, укучылар эшчәнлегенең казанышларына аңлатма бирә;

· укытучы эшчәнлегендәге проблемаларга һңм перспективаларга туктала.

2. Дәресләр системасын тәкъдим итү:

· технологиягә таянып төзелгән дәресләр системасын презентациядә күрсәтә;

· мастер-класста катнашучыларга тәкъдим ителәчәк төп эш алымнарын билгели.

3. «Дәрес»не имитацияләү:

· укытучы-мастер, укучылар белән эшләүнең нәтиҗәле ысулларына таянып, мастер-класста катнашучылар белән дәрес уздыра;

· мастер-класста катнашучылар бер үк вакытта 2 рольне башкаралар: укучылар һәм экспертлар.

4. Модельләштерү:

· укытучы-мастер тәкъдим иткән технологиягә нигезләнеп, мастер-класста катнашучылар мөстәкыйль рәвештә үзләре дәресне модельләштерәләр;

· укытучы-мастер консультант функциясен башкара, мастер-класста катнашучыларның эшчәнлеге белән идарә итә;

· укытучы-мастер мастер-класста катнашучылар белән бергә төрле дәрес модельләрен тикшерүдә, фикер алышуда катнаша.

5. Рефлексия

· укытучы-мастер һәм мастер-класста катнашучылар бергәләп эшләү нәтиҗәләре буенча дискуссия уздыралар.

Конкурсның финал этабында конкурсантлар өчен «Ачык дискуссия» уздыру каралган. Аның өчен 10 минут вакыт бирелә. Конкуста катнашучылар җәмгыять өчен мөһим булган проблеманы (мәсьәлә) җәмәгатьчелек катнашында тикшерәләр. Конкурсны оештыру комитеты тарафыннан проблемаларның исемлеге булдырыла. Педагогик проблема дискуссиягә 1 көн кала хәбәр ителә. Мастер-класны бәяләү:

1. Эчтәлеге ягыннан:

· тәкъдим ителгән проблеманың асылы;

· проблеманы тормышка ашыру идеясе;

· актуальлек һәм фәннилеге;

· методик һәм фәнни яктан гомумиләштерү (гомуми нәтиҗә) мөмкинлеге;

2. Эшчәнлекле-гамәли аспект:

· мастер-класста катнашучыларны кызыксындыру (мотивацияләү) алымнары;

· педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү, аны җәелдерү мөмкинлеге;

· проблеманы чишүгә юнәлтелгән чараларның уңайлы (оптималь) булуы;

3. Шәхескә юнәлтелгән сыйфатлар :

· импровизациягә сәләтлелек;

· аудиториягә тәэсир итү дәрәҗәсе;

· эрудициясе;

· аралашу стиле;

· гомуми культурасы.

Конкурс барышында укытучыларның кайбер кыенлыкларга очравын күзәтергә мөмкин:

1. Үзеңнең концептуаль карашларыңны билгели алмау.

2. Үзеңнең эш тәҗрибәңдә иң мөһим, иң кыйммәтле , иң кирәк өлешен ачыклый алмау.

3. Куллананыла торган белем бирү технологиясе, ысул, алымнарның актуаль һәм заманча булуын дәлилли алмау. Эш тәҗрибәңнең инновацион характерда булуын сыйфатлы итеп тәкъдим итә алмау.

4. Уңай эш тәҗрибәңнән чыгып үткәрелгән дәресеңә үзанализны дөрес итеп ясый алмау.

Шунысы куандыра: бәйгеләрдә катнашучыларның педагогика, методика, дидактика, психология буенча белемнәре елдан-ел арта, тәкъдим ителә торган эш тәҗрибәсенең теоретик нигезләрен, хәзерге мәгариф концепциясен, федераль дәүләт белем стандартларын яхшы белүләрен күрсәтәләр.

Казан шәһәрендә мөгаллимнәрне төрле бәйгеләргә әзерләү, аларны уңышлы үткәрүнең билгеле бер системасы барлыкка килде.

Шәһәр бәйгеләрендә җиңеп, Татарстан данын Россия күләмендә яклаган татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән без хаклы рәвештә горурланабыз. Аларның кайберләрен билгеләп үтәсе килә. Туган тел һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия «Мастер-класс» бәйгесендә абсолют җиңүче Мәскәү районы 4нче гимназия-интернат укытучысы Саяхов И.И. булды, ә 2 урын Авиатөзелеш районының 33 нче урта мәктәбе укытучысы Р.Г. Шакировага бирелде (2014 ел). 2015 нче елда үткәрелгән бәйгедә 1 урынга Идел буе районы 19 нчы гимназия укытучысы Л.М.Хәйбуллина, 2 урынга исә Совет районы 169 нчы мәктәп укытучысы Л.С. Хәмидуллина лаек булды. Быелгы Бөтенроссия «Мастер-класс» бәйгесендә Вахитов районы 39 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салихова С.М. Гран—при, ә Совет районы 175 нче мәктәп укытучысы Гаязова. Э.Ф. 3 нче урын алды. Алдагы елларда татар теле һәм әдәбияты укытучылары И.Х. Әбсәләмова ( Вахитов районы 39 нчы урта мәктәп), Х.Г.Фәрдиева (Киров районы 4 нче гимназия) шулай ук Мәскәү һәм Саранск шәһәрләрендә үткәрелгән бәйгеләрдә 3 урын яулап кайттылар.

Шулай итеп, һөнәри конкурслар педагогларның үзара ярышы гына түгел, ә һөнәри осталыкка ирешү чарасы да. Алар укытучының фән-методология, дидактика, психология-педагогика, валеология, коммуникация, акмеология, медиатехнология һәм башка өлкәләрдәге компетентлылык дәрәҗәсен, иҗади потенциалын, тикшеренү күнекмәләрен үстерүгә этәргеч ясый, яңа педагогик технологияләрне нәтиҗәле куллана белергә, белем бирү процессы белән идарә итәргә, үз тәҗрибәңне трансляцияләргә өйрәтә.



Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2016.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г. Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687