Мәгърифәтче галим

Иляльдинова Фильсина Кадыровна,
Казандагы 121 нче лицейның укытучысы


Мирза Исмагилович Мәхмүтов – татар халкының дөньякүләм танылган галиме.

Аның таланты күпкырлы: атаклы галим, академик, министр, телләр белүче, лингвист. Ул күп санлы фәнни хезмәтләр авторы. Ләкин барыннан бигрәк ул – җитәкче, педагог. Мирза Исмагиловичның педагогика һәм белем бирү өлкәсендә ясаган ачышлары мәшһүр.

Проблемалы укыту, исеменнән үк күренгәнчә, өйрәнүче үзе укыту процессындагы проблемаларны хәл итүдә катнаша. Проблемалы укыту мәсьәләләрен К.Д.Ушинский хезмәтләрнедә күрергә мөмкин. М.И.Мәхмүтов, И.Я.Лерпер кебек педагог-галимнәр мәктәп системасында проблемалы укытуны куллану буенча күп шөгыльләнделәр.

Һәр заманның үз проблемасы, үз герое булган кебек, шуңа бәйләнешле мәктәп, белем бирү системасының да үз үсеш этаплары, ачышлары, яңарыш чоры була.

Проблемалы белем бирү методикасын фәнни нигезләп, аның ысулларын тормышка ашыру, гамәлдә куллану алымнарын сынап, укытучылар белән эзлекле эшне оештыручы буларак Мирза Исмагиловичның истәлеге безнең рәхмәтле йөрәкләрдә әле дә саклана.

Ул елларда мәктәптә эшләгән укытучы-мөгаллимнәр чын мәгънәсендә укыту-тәрбия эшенең эчтәлеген яңача үзгәртеп кору буенча, үзләре өчен яңа ачышлар ясап, дәртләнеп эшләделәр.

Шәһәр һәм республика мәктәпләрендә оештырылган проблемалы төркемнәр эше, семинар, фәнни-гамәли конференцияләр, ачык дәресләр, түгәрәк өстәл янында сөйләшүләр – барысы да проблемалы укыту-тәрбия эшен оештыруның теоретик нигезләрен, гамәли алымнарын үзләштерүгә юнәлтелгән иде.

Проблемалы укыту буенча эшләгән укытучыларның алдынгы тәҗрибәсен туплау, тарату максаты белән чыгарылган җыентыклар укытучыларның өстәл китабына әверелде. Проблемалы укыту укытучылар, мәктәп өчен нинди үзгәрешләр, яңалыклар бирде?

Белем бирүнең нәтиҗәсен күтәрүдә проблемалы укыту – фәнни юнәлешләрнең, эзләнүләр, табышларның берсе.

Проблемалы укытуның максаты – укучыда иҗади сыйфатлар формалаштыру, социаль прогрессның шарты һәм таләбе булып тора. Иҗади сәләтлелек нигезендә гомуми акыл сәләте беренче урында тора, чөнки иҗади эшчәнлек өчен тиз генә дөрес юнәлеш сайлау, зирәклек, тапкырлык, мөстәкыйльлек таләп ителә.

Бу мәсьәләне хәл итү укытуны яңача оештыру, аның методикасын камилләштерү юлы белән, укучыларның күп төрле сәләтләрен үстерә торган сорау һәм биремнәр ярдәмендә алып барылырга тиеш.

Проблемалы укыту традицион укытудан нәрсә белән аерыла? Проблемалы укытуда укытучы белемнәрне әзер хәлендә бирми, укучылар алдына бурыч куя, аны кызыксындыра, хәл итү өчен аерым чаралар табу теләге уята.

Проблемалы укытуда иң әһәмиятле өлеш – интеллектуаль кызыксындыру. Укучы, үзе кызыксынып, кирәкле белем алу юлларын эзли, мөстәкыйль рәвештә тапкан уңыш аңарда канәгатьләнү хисе тудыра.

Гади генә мисал карап үтик.

Проблемалы укытуда укытучы «Агач куактан нәрсә белән аерыла?» – дигән сорау куя. Шундый җавап ишетергә мөмкин: «Агач зур, ә куак кечкенә». Укытучы кечкенә каен һәм зур куак ясалган рәсем күрсәтә һәм сорау бирә: «Каен кечкенә икән, ул агачмы, әллә агач түгелме?» Җавап: «Агач». «Ә зур куак? Мәсәлән, чикләвек куагы һәрвакыт зур була, ул агачмы?»

Әкренләп укучылар эчке каршылыкны күрә башлыйлар, аларда предметның сыйфаты турында төшенчәләр каршылыгы барлыкка килә. Алар үзләре белмәгән нәрсәләр турында уйлый башлыйлар, нәтиҗәдә үзләре дөрес карарга киләләр.

Проблемалы укытуның төп төшенчәсе – проблемалы ситуация. Проблемалы ситуация укучыга нәрсә дә булса уйлау, эш башкару өчен белемнәр, аның эш ысуллары җитешмәгәндә барлыкка килә. Ситуациянең эчтәлеге укучыга азмы-күпме кызыклы, көч җитәрлек булырга тиеш. Барлык уку бурычлары да проблемалы булып тормый. Шунлыктан проблеманы хәл итү өчен яңа белемнәр кирәк һәм алар шул процесста үзләштерелергә тиеш.

Проблемалы сорау гадәтидән аңарда яшертен каршылык булуы, җавапларның бер яклы гына хәл ителми торган нәтиҗәләрен ачуы, әзер чишү системаларының булмавы белән аерыла.

Укучыларның танып белү мөстәкыйльлеге дәрәҗәсеннән чыгып, проблемалы укытуны нигездә өч төрле формада тормышка ашырыла дип саныйлар: проблеманы сөйләп аңлату, өлешчә эзләнү һәм мөстәкыйль тикшеренү эшчәнлеге.

Укучыларның иң аз танып белү мөстәкыйльлеге проблемалы сөйләп аңлату вакытында була: яңа материалны аңлату укытучы тарафыннан башкарыла, ләкин укучылар актив фикерләү эшчәнлегенә тартыла. Мәктәптә ул лекция, сөйләү һәм әңгәмә формасында бара. Бу очракта аларның максаты – укучыларда «бергәләп уйлау» һәм «бергәләп кичерү» хисләре булдыру, проблеманы хәл итүнең бөтен барышы белән кызыксыну тудыру. Проблеманы сөйләп аңлату укытучыдан зур методик осталык таләп итә. Материалның бер өлешенә үзгәртүләр өстәп проблема һәм бурычларны аңлатырга кирәк, ә эш барышында аларны чишү, хәл итү укытучының үзе тарафыннан башкарыла.

Өлешчә эзләнү шартларында да укытучы тарафыннан юнәлеш бирелә. Мөстәкыйль фикерләүгә һәм җавапны актив эзләргә этәрә торган махсус сораулар бирелә. «Бу проблема белән очрашсагыз, сез аны иничек хәл итәр идегез?», «Түбәндәге хәлләргә игътибарыгызны юнәлтегез...», «Бу юлларны укып, аңлагыз...» һ.б.

Бу төр эшчәнлек яңа материалны аңлатканда кулланыла. Ул эвристик әңгәмә формасында укытучы тарафыннан белеп куелган сораулар белән анализ ясаудан торган «ачышлар»га таянып алып барыла.

Тикшеренү эшчәнлеге тулысы белән укучы тарафыннан мөстәкыйль эзләнү формасында хәл ителә. Ул махсус биремнәр буенча доклад, рефератлар язганда кулланыла.

Проблемалы ситуация тудыруның ысулы – һәр укыту предметының эчтәлегенә, үзенчәлегенә бәйле.

Проблемалы укытуның бер ысулы – укучыны турыдан-туры фәнни түгәрәкләрдә катнаштырып, бүгенге фән алдында торган проблемаларны тикшерүгә тарту. Тикшерүләрне дәрес шартларында да оештырырга мөмкин.

Дәрестә тикшерелә торган сорау һәм проблемаларга карата кызыксыну уяту максаты белән, укытучы сөйләү барышында, аеруча кызыклы темалар турында әйтеп, аларның төп асылы, үзенчәлеге турында күзаллау тудыра. Ул андагы кызыклы материалларны тулысынча сөйләмичә, аның әһәмиятле бер өлешен генә әйтеп үтә һәм аларны тагын да тулырак өйрәнүне укучыларның үзләренә калдыра. Яңа теманы өйрәнә башлаганда, укытучы аеруча кызыклы урыннарны укып күрсәтә яки дәрестә китаптан хикәя, берәр өзек укып төгәлли, кызыксынучы укучылар үзләре табып укырга тиеш булалар.

Тормышта, практикада берәү дә кешеләр алдына әзер проблемалар куймый, аны хәл итү өчен иң әһәмиятле, уйлап сайланган мәгълүматлар дә тәкъдим итми. Аларны үзеңә булдырырга кирәк, яки бик күп мәгълүматлар арасыннан иң әһәмиятле булганарны күреп, сайлап алырга кирәк.

Проблемалы укыту булганда, укытучының эшчәнлеге түбәндәгеләрдән тора:

-проблемаларны табу һәм проблемалы ситуация тудыру;

-проблемалы ситуацияне хәл итүнең аеруча нәтиҗәле ысулларын табу;

-проблеманы күреп, тоеп алуга җитәкчелек этабы;

-шартларны анализлауда ярдәм итү;

-хәл итүнең планын сайлау;

-консультация бирү;

-үзконтроль ысулларын табуда ярдәм итү;

-аерым ялгышларны тикшерү;

-проблеманы коллектив белән тикшерүне оештыру.

Проблемалы укытуны, нинди методлар куллану үзенчәлегеннән чыгып, укытуның бөтен этапларында да кулланырга мөмкин. Яңа белемнәр алу этабында ул – проблемалы сөйләү, әңгәмә, лекция, ә ныгыту этабында өлешчә эзләнү эшчәнлеге формасында була. Тулысынча тикшеренү эшчәнлеге укытуның бөтен этапларын да үз эченә ала.

Проблемалы укытуны укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру үзенчәлегенә башкача якын килү.

Проблемалы укытуның нәтиҗәсен карап чыгу шуны күрсәтә: аны дөрес оештырганда, ул укучының акыл көче үсешенә ярдәм итә, уйланырга, проблемалы ситуациядән чыгу юлын эзләргә мәҗбүр итә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә, иҗади фикерләүне, танып белү активлыгын үстерә, логик фикерләүне аттыра, белемнәрне комплекслы файдаланырга зур ярдәм итә.

Кызганычка каршы, гамәлдәге дәреслекләрдә проблемалы укытуның көчле якларын тормышка ашыру максатында бирем һәм мисалларны бик аз бирәләр. Методик әсбапларда да кайсы материалларны проблемалы укыту алымнары белән укытырга кирәклеге турында күрсәтмәләр юк дәрәҗәсендә.

Хәзерге мәктәп «Белем бирүнең Федераль дәүләт стандартлары» буенча эшләгән шартларда проблемалы укыту методикасының ысулларын табигый рәвештә укыту процессында куллану отышлы булыр иде.


Сертификат:


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2016.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г.Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687