Хатирәләр яңарганда...

Галеев Диктат Әхмәтгали улы, Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы,
Татарстан Республикасының атказанган укытучысы


Илебездә жәмгыять төзелеше алмашыну чорында мәгариф системасы үсешенең яңа шартлары укыту-тәрбия эшенең барлык компонентларын яңача аңлауны таләп итә. Бу хәл мәгариф өлкәсендә эшләүче укытучылар, галимнәр һәм башка белгечләр алдына яңа проблемалар куя. Укытучы төрле идеяләрне, яңалыкларны, укыту-тәрбия эшенең төп максатларын тормышка ашыру процессында төп фигура булып кала.

Эшләү дәверендә минем үземә дә мәгариф өлкәсендәге бик күп үзгәрешләрне кичерергә туры килде. Мин, 1948 елда Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең 7 классын тәмамлап, Минзәлә педагогика училищесына укырга кердем. Училищены бик яхшы билгеләргә генә бетереп, үзем укыган мәктәпкә эшкә кайттым. Югары белем алганнан соң, 26 яшемдә мәктәп директоры итеп билгеләделәр.

1960-1970 елларда, Күбәк мәктәбендә директор булып эшләгән вакытымда, үз эшен белеп, республикабызның киләчәге өчен күп хезмәт куйган Мирза Исмәгыйлевич Мәхмүтов мәгариф министры вазыйфаларын башкара иде.

Директор булып эшләгән бу елларда, минем бәхеткә, Мирза Исмәгыйлевич Мәхмүтов белән өч тапкыр очрашырга туры килде. Шушы очрашу вакытында аның миңа биргән киңәшләре тормышымда, хезмәт юлымда маяк булды һәм чын укытучы, үз эшен яратучы коллектив җитәкчесе булып формалашуда зур роль уйнады.

Мирза Исмәгыйлевич Мәхмүтовның күңелдә уелып калган кайбер киңәшләренә тукталып китәсем килә.

Беренчедән, җитәкче буларак, башлангыч сыйныф укытучыларының белемен күтәрүгә аеруча игътибар итәргә киңәш бирде. Мәктәпкә килгәч, һәрвакыт башлангыч сыйныф укытучылары белән очрашып сөйләшергә вакыт тапты. Баланың югары сыйныфларда уңышлы укуы башлангыч сыйныф укытучыларының хезмәт җимеше булып тора, диде. Башлангыч сыйныф укучыларыныңберенче сменада укырга тиешлегенә аерым басым ясады.

Икенчедән, мәктәп директоры үзе тәҗрибәле педагог, уку-укыту методикасын белүче, һәръяктан коллектив әгзаларына үрнәк булырлык җитәкче булырга тиешлеген әйтә иде. Ул, гадәттә, очрашканда, директор буларак укытучыларның дәресләренә керүем белән кызыксынды. Хөрмәткә лаеклы җитәкче буласың килсә, һәр укытучының эш алымын, уңай якларын һәм җитешсезлекләрен белергә кирәклегенә басым ясады.

Шуңа күрә, директор буларак, һәр дәреснең тиешле югарылыкта үтүен укытучылардан таләп иттем. Дәрес – белем һәм тәрбия бирүнең төп формасы. Шуңа күрә, дәрескә керү һәм аңа анализ ясау – идарә итү, өйрәтүнең яхшы ысулы.

Атна саен үткәрелә торган киңәшмәләрдә, мин һәрвакыт, үземнең урынбасарлардан расписание буенча дәресләрнең ничек укытылуы, укытучыларның дәресләренә керүләре һәм ул дәресләрдә күргән яңа укыту-тәрбия алымнары турында сорый идем. Аларның һәрберсеннән атнасына 12 дәрескә керүен таләп иттем, ә үзем атна саен 6 укытучының дәресенә кереп анализ ясарга вакыт таптым.

Мирза Исмәгыйлевичның бер соравын һич оныта алмыйм. Укытучылар исемлеген алды да: «Күрсәткечләре яхшы булган укытучылар дәрестә башкаларны өйрәтерлек нинди алымнар кулланалар?», - дип сорады. Уку елы дәвамында үзем укытучыларның 150-170 дәресенә кердем, директор урынбасарлары 350-370 дәрескә кереп анализ ясыйлар иде. Һәр укытучының башкаларга киңәш итәрлек алдынгы тәҗрибәсен, дәрестә куллана торган алымнарын белүне үземәтөп бурыч итеп санадым. Мирза Исмәгыйлевич, минем фикеремчә, шуны таләп итте дә.

Өченчедән, директор буларак, беренче ел гына эшли башлаган укытучылар белән эшне оештыру буенча миңа үзенең файдалы киңәшләрен бирде. Мин аны үтәргә тырыштым, нәтиҗәдә ул укытучыларның рәхмәт сүзләре хәзер дә килеп тора. Яшь белгеч мәктәпкә зур өметләр белән килә. Аларның эшенә контроль ясауны, ярдәм итүне һәрвакыт үз өстемә алдым һәм директор урынбасарларына, тәҗрибәле укытучыларга да йөкли идем. Сентябрь ае – яшь укытучылар белән эшләү ае булырга тиеш. Ничек кенә булса да яшь белгечнең беренче дәресләрендә булырга, аңа укучыларга үзенең сәләтен күрсәтергә мөмкинлек бирергә кирәк. Мирза Исмәгыйлевичның яшь белгечләр белән ничек эшләргә кирәклеген кисәтүе минем эш практикасында тормышка аша барды. Аның киңәшләрен 1986-1995 еларда Чаллы шәһәренең 13 нче мәктәбендә директор булып эшләгән чорда да кулландым, шуңа күрә байтак яшь белгечләрем бүген дә шул мәктәптә эшләвен дәвам итәләр.

Дүртенчедән, Мирза Исмәгыйлевич мәктәпне яңа уку елына әзерләүгә аеруча зур игътибар бирде.

60 елларда мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү мәктәп директорыннан зур хезмәт сорады. Кабинетлар 7 бинада урнашкан, кыш көне утын ягып 29 мич белән җылытылалар. Мәктәпнең интернаты да бар, чөнки мәктәпкә тирә-яктагы 32 авылдан һәм Башкортстанның 4 авылыннан килеп укыйлар иде. Мәктәпне яңа уку елына әзерләп, районда мәктәпләр арасында беренче урыннарны ала алдык.

Мирза Исмәгыйлевич Мөслим районы укытучыларының август киңәшмәсенә килгәч, беренче көнне мәктәпләр, балалар бакчалары белән танышты. Шул исәптән, мин эшләгән мәктәпне дә күрергә килде.

Икенче көнне Мирза Исмәгыйлевич август киңәшмәсенең пленар утырышында катнашты, чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында мин эшләгән мәктәптә күргәннәре белән дә уртаклашты. Мәктәпнең яңа уку елына башкаларга үрнәк булырлык итеп, зәвык белән әзерләнгәнен сөйләде. «Барысы да канәгатьләнерлек, ләкин миңа бер нәрсә ошамады. Физика бүлмәсенең ишегендә «эт башы» хәтле йозак эленеп тора. Алай булырга тиеш түгел, мәктәпнең ишегендәге йозак та тәрбия эшенең бер моменты булып тора»,- диде Мирза Исмәгыйлевич. Ул вакытта бергә эшләгән мәктәп директорлары еш кына бу сүзләрне искә төшереп көлешә иделәр.

1995-2006 елларда укытучыларның белемен күтәрү институтында эшләгән вакытта мәктәп җитәкчеләре курсларына берничә тапкыр Мирза Исмәгыйлевичны чакырырга туры килде. Өлкән яшьтә булуына карамастан, очрашырга вакыт тапты, лекцияләр белән чыгыш ясады һәм бер лекциясен проблемалы-үстерешле укытуга багышлады. «Соңгы вакытта укытучыларга тыныч эшләргә ирек бирмиләр, реформалар күбәеп китте. Белем бирүнең алдынгы юллары турында барысы да белгәнгә сабышалар, киңәш бирәләр, өйрәтәләр. Мәктәп директоры мәктәбенә хуҗа булырга тиеш»-, диде ул.

Мирза Исмәгыйлевичның тирән, төпле фикерләре һәркемнең күңелендә онытылмаслык эз калдырды. Иренмичә сөйләшүче, хәл-әхвәл сораучы, файдалы киңәшләр бирүче, ярдәмчел Мирза Исмәгыйлевич министр булып эшләгән чорда мәгариф системасында эшләгән вакытымны хәзер дә сагынып искә алам.


Сертификат:


Kazanobr.ru. Электронный научно-методический журнал. © Copyright 2011-2016.

Казанский образовательный портал. Управление образования ИКМО г.Казани.

Сайт является средством массовой информации (СМИ). Свидетельство о регистрации Эл №ФС 77-61687